Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Кесәңдә булсын өчен эшләргә кирәк

Керкәле Мәдәният йортында район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә авыл җирлеге башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашында киңәшмә үтте. Аграр министр Марат Әхмәтовның: "Быел Лениногорск уңышлы районнар исемлегенә керер",- дигән сүзләренә күз тияр, ахры, ник дигәндә, урып-җыю салмак темпларда бара. Тиз арада барлык хуҗалыклар да дәррәү булып эшкә керешмәсә,күп...

Керкәле Мәдәният йортында район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә авыл җирлеге башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашында киңәшмә үтте.


Аграр министр Марат Әхмәтовның: "Быел Лениногорск уңышлы районнар исемлегенә керер",- дигән сүзләренә күз тияр, ахры, ник дигәндә, урып-җыю салмак темпларда бара. Тиз арада барлык хуҗалыклар да дәррәү булып эшкә керешмәсә,күп күләмдә икмәкне югалтачакбыз. Әле бездә, Татарстанның башка районнарына караганда, һава торышы әйбәт булды: яңгырлар җитәрлек дәрәҗәдә яуды. Россиянең кайбер өлкәләре корылыктан интегә. Димәк, булган уңышның кадерен белеп, югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Кайбер җитәкчеләр: "Юеш бит, дымлы ашлыкны кая куярга",-дип әйтсәләр дә, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хисмәтуллинның сүзе катгый булды: "Бөгелмә элеваторына тапшырыгыз". Барысына да элеватор белән килешү төзергә кушылды. Ул көнне азык-төлек җитештерүче компанияләргә һәр хуҗалык күпме ашлык тапшырырга тиешле норма әйтеп кителде. "Куелган планнан читкә тайпылмасыннар, үзем контрольдә тотачакмын",-диде Р.Хөсәенов.
Шул ук вакытта терлекчелеккә дә игътибар кимемәсен иде. Чөнки соңгы ике атнада, узган елдагы белән чагыштырганда, сөт кимүе күзәтелгән. "Урып-җыю эшләре белән терлекчелек арасында үзара бәйләнеш булырга тиеш",- дип әйтте авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дамир Миңнебаев. Маллар торган биналарны дезинфекцияләү эшләре буенча хәл итәсе мәсьәләләр район Дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рашат Әхмәтовка йөкләнде.
Урак өсте җитү белән, ашлык урлау башлана. Хуҗалыкларда сакчылар белән тәэмин ителеш булырга кирәклеге хакында Эчке эшләр бүлеге начальнигы Марат Мәхмүтов сөйләде. "Сак кую белән бер үк вакытта, аның кем икәнен дә ачыклагыз",- диде ул. Авыл хуҗалыгы техникасы руле артына утырган кешенең кирәкле документлары да булырга тиеш.
Ул көнне авыл җирлеге башлыкларына берничә төрдәге эш күрсәтмәләре бирелде. Аның беренчесе - ындыр табагында эшләү өчен кешеләр билгеләү; икенчесе - пайчылар исемлеген барлап, төзәтмәләр булса - кертеп, финанс-бюджет палатасына юлларга, бу салым түләгәндә аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен кирәк. Тагын бер мәсьәлә - күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү. Кайбер авылларда гаиләләрнең үзләре теләгән җирдән аласылары килсә дә, алай килеп чыкмый, җир кишәрлекләре бүленүгә бюджеттан чыгымнар тотыла. Шунлыктан кайда бирәләр, шуннан алмый хәлең юк.
Авыл халкын су белән тәэмин итү буенча "КомВодСтройСервис" җәмгыяте директоры Илшат Миназов предприятиегә халыкның бик зур күләмдә бурычы булса да, су линияләрен төзекләндерү эшләрен дәвам итүләре турында сөйләде. Алар белән килешү төзергә риза булмаган авыллар киләчәктә әлеге юнәлештә эшләрен җайга салыр, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл