Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида музейлар көненә әзерләнәләр (фотолар)

18 май - Халыкара музейлар көне. Әлеге уңайдан Туган якны өйрәнү музее балалар бакчасы сабыйлары һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен танып-белүгә ярдәм итә торган яңа уен программасы әзерләде. Ул "Киндер күңел ачулары" дип атала. Күптән түгел музейга, беренчеләрдән булып, 12нче лицейның 2"В" сыйныфы укучылары килеп, уенда катнашты инде. Аларны осталарның...

18 май - Халыкара музейлар көне.


Әлеге уңайдан Туган якны өйрәнү музее балалар бакчасы сабыйлары һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен танып-белүгә ярдәм итә торган яңа уен программасы әзерләде. Ул "Киндер күңел ачулары" дип атала.

Күптән түгел музейга, беренчеләрдән булып, 12нче лицейның 2"В" сыйныфы укучылары килеп, уенда катнашты инде. Аларны осталарның остасы Марья каршы алды. Халык уеннары аша балалар туку кораллары белән танышты, туку станогының ничек эшләвен һәм күлмәкнең "кырда үсүен" белде. Музейбикә "Җепләр белән тукылган үрнәкләр" күргәзмәсе буенча экскурсия уздырды.

Туган якны өйрәнү музее күңелле уен программасына 30 июньгә кадәр кунакларын көтеп кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев