Лениногорскида шәһәр көненә "тере музыка" фестивале узачак
Катнашу өчен заманча музыка буенча эшләүче төркемнәр һәм аерым башкаручылар чакырыла. Төп шарты - тере тавыш, фонограмма куллану рөхсәт ителми. Фестиваль ике этапта үтә: 1 этап: 20 августкача - сайлап алу туры. Төркем (катнашучы) катнашу турында заявка җибәрә, видео, фото, аудио материалларын һәм автор пресс-релизын тапшыра. Аларны тыңлап караганнан соң...
Катнашу өчен заманча музыка буенча эшләүче төркемнәр һәм аерым башкаручылар чакырыла. Төп шарты - тере тавыш, фонограмма куллану рөхсәт ителми.
Фестиваль ике этапта үтә:
1 этап: 20 августкача - сайлап алу туры. Төркем (катнашучы) катнашу турында заявка җибәрә, видео, фото, аудио материалларын һәм автор пресс-релизын тапшыра. Аларны тыңлап караганнан соң жюри икенче этапта катнашучыларны билгели, чакыра.
2 этап: 27 августта - Шәһәркөнен билгеләп үтү кысаларында, М.Горький исемендәге паркта үтә. Көн тәртибе түбәндәгечә:
12:00 - 15:00 - Буяулар фестивале
15:00 - 17:00 - Велосипедта узышу
17:00 - 21:00 - Гала-концерт
Заявкалар 20 августкача кабул ителә, адресы: greenhillfest@gmail.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев