Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскилыларны Мәскәү артистлары котлады

Шәһәребезнең Боз сараенда узган муниципаль район башлыгы чыршысына укуда, спортта һәм башка өлкәләрдә уңышка ирешкән 800 малай һәм кыз җыелган иде. Рәгать Хөсәенов балаларны бәйрәм белән тәбрик итеп, сәламәтлек, укуда яңадан-яңа уңышлар, хыялларының тормышка ашуын теләде һәм 30 уку алдынгысына стипендия тапшырды. Бәйрәмне Мәскәүнең "каледоскоп" шоу-балеты дәвам итте. Яшь лениногорскилыларга...

Шәһәребезнең Боз сараенда узган муниципаль район башлыгы чыршысына укуда, спортта һәм башка өлкәләрдә уңышка ирешкән 800 малай һәм кыз җыелган иде.
Рәгать Хөсәенов балаларны бәйрәм белән тәбрик итеп, сәламәтлек, укуда яңадан-яңа уңышлар, хыялларының тормышка ашуын теләде һәм 30 уку алдынгысына стипендия тапшырды. Бәйрәмне Мәскәүнең "каледоскоп" шоу-балеты дәвам итте. Яшь лениногорскилыларга таныш булган әлеге төркем бу юлы "Кар Кызының тылсымлы маҗаралары" премьерасын тәкъдим итте. Моннан тыш, Мәскәү артистлары бозда цирк номерлары да күрсәтте. Балалар тамашадан да, татлы күчтәнәчләрдән дә канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яћа ел