4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне
6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне
Кадерле лениногорскилылар!
Чын күңелдән сезне әлеге бәйрәмнәр белән тәбрик итәм. Республиканың данлы тарихы, аның традицияләре, уңышлары белән горурланып яшәүче халыкларны берләштерүче бәйрәм бу.
Халыклар бердәмлеге көне, чыннан да, халыклар берләшүенең символы һәм тынычлыкка һәм үзара аңлашуга омтылыш булып...
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне
6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне
Кадерле лениногорскилылар!
Чын күңелдән сезне әлеге бәйрәмнәр белән тәбрик итәм. Республиканың данлы тарихы, аның традицияләре, уңышлары белән горурланып яшәүче халыкларны берләштерүче бәйрәм бу.
Халыклар бердәмлеге көне, чыннан да, халыклар берләшүенең символы һәм тынычлыкка һәм үзара аңлашуга омтылыш булып тора. Бердәмлек булганда, авырлыкларны да җиңәргә мөмкин, эш һәм ял өчен уңайлы шартлар да туа, шәһәр һәм авыллар төзекләндерелә.
Ватанга, туган якка булган ярату, хөрмәт хисе барыбызны да берләштерә, ул миллләткә дә, социаль статуска да, яшькә һәм белемгә дә карамый, ул хис безгә балалар һәм оныкларны лаеклы киләчәк белән тәэмин итәргә көч бирә.
Сезгә исәнлек, күңел күтәренкелеге, тыныч-имин көннәр телим.
Рәгать Хөсәенов,
муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев