Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Табигать куандырды, караклар борчыды

Тагын бер елга нокта куеп, 9 көн буе ял иттек. Синоптиклар халыкны бәйрәмнәрдә суык була, бураннар башлана дип куркыткан иде. Әмма Елан елы матур гына башланып китте. Бу көннәрдә һава торышы шулкадәр яхшы иде. Рәхәтләнеп, һава сулап, урамда йөрергә, балалар белән чана-чаңгы, тимераякта шуарга мөмкин булды. Өстәвенә, кар юк, дип...

Тагын бер елга нокта куеп, 9 көн буе ял иттек. Синоптиклар халыкны бәйрәмнәрдә суык була, бураннар башлана дип куркыткан иде. Әмма Елан елы матур гына башланып китте.


Бу көннәрдә һава торышы шулкадәр яхшы иде. Рәхәтләнеп, һава сулап, урамда йөрергә, балалар белән чана-чаңгы, тимераякта шуарга мөмкин булды. Өстәвенә, кар юк, дип тормадылар, шәһәрдә һәм районда да берсеннән-берсе матур сыннар ясадылар. Балалар өчен «Юбилейный» паркы янында һәм нәниләр өчен Үзәк мәйданда тау ясап куйдылар. Биредә тау көндезен генә түгел, ярты төнгә кадәр бала-чага белән шау-гөр килде. Урман паркы зонасында чаңгыда балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә күрергә була иде.
Көннәрнең матур торуына коммунальчылар да куангандыр. Гадәттә, бәйрәмнәрдә бураннар башланып, бөтен җирне кар каплап китә һәм барлык кеше ял иткәндә, аларга өем-өем кар көртләре белән көрәшергә туры килә иде. Быел табигать барча кешене иркенләп ял иттерде.
Гомумән, ял итү өчен балаларга да, олыларга да барлык мөмкинлекләр тудырылган иде. Мәдәният сараенда мультфильмнар, нәфис фильмнар күрсәтелсә, спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен спорт комплекслары эшләде. Моннан тыш, мәчетләрдә ял сәгатьләре оештырылды, мәктәпләрдә төрле түгәрәкләр балаларны үзенә җыйды.
Тик караклар тик ятмаган булып чыкты. Полициядән алынган мәгълүматларга караганда, Яңа ел бәйрәмнәрендә кичке алтыдан соң фатир басу очраклары теркәлгән. Караклар ничек эш иткән диярсез? Кабаланмый, ватмый-җимерми генә ачык ишектән кереп, кыйммәтле әйберләр урлаган. Мәсәлән, 30 декабрь көнне Гагарин урамы, 9 нчы һәм 33 нче йортта ике фатирның да ишекләре бикләнмәгән булудан файдаланып, караклар хатын-кыз сумкасын эләктереп чыккан. 4 гыйнвардан бишенә каршы төндә Гагарин урамы, 6 нчы йорттан 80 меңлек тун урлаганнар. Әлбәттә, теләсә кем караклар корбаны булырга мөмкин. Шуңа да ишекне бикләп йөрү, тирә-ягыбызга игътибарлы булу комачау итмәс.
Бәйрәмнәрдә «Ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре, гадәттәгечә, эшсез тормаган. Төрле бәхетсезлек очракларыннан - 8, кинәт килеп чыккан күңелсезлекләрдән - 36, йөклелек буенча борчулар белән 7 кеше мөрәҗәгать иткән. Барлыгы 418 кешегә «ашыгыч ярдәм» күрсәтелгән. Кабул итү бүлмәсе дә бәйрәмнәрдә буш тормаган, бирегә 178 кеше китерелгән. Шуның 102се хастаханәгә салынган. Исерткеч эчемлекләр белән мавыгып, 86 кеше хастаханәгә эләккән. Ләкин, ни генә булмасын, яллар җитәрлек булды. Һәркем эшкә яхшы кәеф белән бергә еллык көч, энергия туплагандыр, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яћа ел

2
X