Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Проза

БӘХЕТЛЕ БУЛАЧАКМЫН

Ирен соңгы юлга озатырга килгән хатынга бик авыр иде. Мәетне зиратка таба күтәреп чыгучы бер төркем ир-атларга  битараф кына карап торды ул.

Яныннан башларын кагып узучы кешеләрне дә игътибарга алмады Сиринә. Биш яшьлек кызының:
-    Әни, алар әтине кая алып киттеләр, - дигән сүзләрен дә ишетмәде. Аның колагында бозык пластинка сыман каенанасының:
-    Син генә харап иттең улымны. Син аны үтердең, дигән зәһәр сүзләре яңгырады. 
Килененә катырак  бәрелде шул. Бердәнбер улын югалткан ана сагышыннан җирне тырный-тырный,  котырып-котырып  елады.
-    Хәзер үк күземнән югал, күрә алмыйм сине. Улымның башына син җиттең, - дип бәргәләнде ул. Яшь хатынны казыклап бастырып куйганнар диярсең, аңа каршы дәшәрлек, хәтта селкенерлек тә хәле юк иде. Хәсрәтеннән башын җуйган ана, аның саен явызланып:
-    Син барыбер  рәхәт күрә алмассың!  Син беркайчан да бәхетле була алмассың, - дип бөтен дөньяга  кычкырды.
Сиринә, гөнаһсыз сабыеннан  ярдәм эзләгәндәй, аны тагын да  ныграк  кочаклап:
-    Зинһар, каргама мине. Юк,  минем гаебем, юк.  Без әле, һичшиксез, бәхетле булачакбыз, дип уйлары белән  “җүләр” ана белән карышты. Эченнән генә шулай үз-үзен “бәхетле булачакмын” дип юатты.
Әйе, Сиринәгә әйтеп бетергесез авыр иде. Ирен югалтуы бер хәл. Дөрес, алар инде күптән бергә яшәми, күптән бер-берсе өчен ят кешеләр. Каенанасының  агулы сүзләре үзәгенә бәгырен нык телгәләде шул. Иләс-миләс килгән ананың  ләгънәтеннән куркып, бөтенләй куырылып төште.
Аның авыр сүзләрен йөрәгенә  якын алмаска тырышып: “Юк, аның   үлемендә бернинди гаебем дә юк”, дип теле белән әйтә алмаса да, шулай акылы белән көрәшеп бер урында озак басып торды ул. Ә йөгерек уйлар, истәлекләр әллә кайдан өермәдәй булып, аның алдына килеп басты. Тукта әле, әллә соң  Сиринә чынлап та гаеплеме? Ул кайда ялгышлык кылган? Каенанасы, бәлкем, хаклыдыр да...   Барыбер дә бар  икән бит аның хатасы.  Гаебе  түгел, бары  хатасы гына. Гаеп белән хата арасында  зур аерма... Әйе, яратырмын дип хаталанган иде шул. Бик нык үзенә ышанган булган икән. Күтәрә алмастай йөкне үз өстенә алган булып чыкты. Тормышның шул мизгелен видеотасмадагы шикелле карап, яки кире әйләндереп булсаммы?! Мөмкин булса, бу вакыйгаларга һич кенә дә юл куймас иде.  Шулай килеп чыгачагын белсә, Сиринә беркайчан да Сабирҗанның хатыны булырга  ризалашмас иде.  Әгәр дә ул бу хатаны кылмаган булса? Үзен дә, ирен дә,  бу ананы да  бәхетсез итмәгән булыр иде, бәлки...
Эх, әти-әнисен шул вакытта нигә  тыңламаган икән? Хәзер үкенүдән  ни файда, ни мәгънә?  Ә бит әнисе  аңа:
-    Кызым, бер белмәгән кешегә кияүгә чыгу- зур ахмаклык. Ныклап уйла, тормышка чыгу- күлмәк салып кию генә түгел,  - дип ничә мәртәбә үгетләп карады. 
Төпчек кызларын Сабирҗанга бирергә теләмәде шул алар. Хәер, алар кызның беренче мәхәббәте Азат белән йөрүләренә дә каршы килде, югыйсә. Унҗиде яшьлек кызның башы-аягы  белән  гашыйк булуын беркем дә чынга алмады. Ул вакытта бер-берсен өзелеп сөйгән ярны аңлаучы табылмады. Сәбәбе дә бик гади, егетне ошатмаганга түгел, ә  асылда бер йортка ике кыз бала килен булып төшәргә тиешле дигән ышану  иде.  Ярамый икән дигән ниндидер бер сүз кызларының бәхетле булу теләгенә караганда өстенрәк булып чыкты. Менә хәзер дә Азатын искә төшергәндә Сиринәнең моң-сагыш тулы  күзләре балкып китте, йөрәге урынынан чыгардай булып тибә башлады.  
Бер-берсен  күрергә ашкынып торган егет белән кызның хисләрен җигәнләрләк түгел иде.  Искиткеч матур пар, берсе кояш булса, икенчесе –ай иде. Зәңгәр күзле, аксыл чәчле Сиринә, кара шомырттай күзле, бөдрә чәчле Азатка сокланып туймаслык иде. Хәер, яшьлек үзе хәйран соклангыч мизгел. Аның белән узышып кара! Әйе, алар кача-поса очрашып, киләчәктә абый-апалары шикелле матур гаилә корырга хыялланды. Ул вакытта аларның  мәхәббәтләренә бернинди киртәләр дә, кеше сүзләре дә үтмәс сыман иде. Сиринә сөйгәнен армия сафына озатты һәм ике ел арада йөргән мәхәббәт хатлары үзе бер тарих. Әнисеннән яшерер өчен дус кызы аша алышып, бер-берләре белән аралашып киләчәккә якты өметләр баглады алар. Әмма...нигә соң ул  теге көнне автобуска соңарды... Бары биш минут көтеп торган булса... Биш минут соңару аның  бөтен хыялларын челпәрәмә китерде...Бәлки гаеп бөтенләй автобуста да түгелдер. Шунда  тәкәбберләнмәсәләр, күзгә-күз карашып аңлашкан булсалар. Кеше сүзенә ышанмаган булсалар?  Әти-әниләре дә аякны нык чалды шул. Һич кенә дә  риза түгел иде аларның кавышуына. Шул вакытта егет белән кыз берсе апасы, икенчесе абыйлы булуына ничек итеп көенгәннәрен үзләре генә белә.  Тик язмыш дигәне башка сынау әзерләгән булып чыкты. Алар моңа әзер булмаган, күрәмсең. Сөйгәнен күрергә зар булган, автовокзалда  Сиринәсен күрмәгәч, солдатның бөтенләй кәефе төште. Юкса, һәрвакыт сүзендә тора иде, ә бүген ул килмәде.  Аны бу көнне  башка берәү чәчәк тотып Гүзәл каршы алды. Өйгә кайткач аңа әнисе тагын да күңелсезрәк хәбәр- Сиринәнең кияүгә чыгуы хакында ялган хәбәр ирештерде. Соңлап янып-пешеп килгән Сиринәгә аның исә киресен Азатның өйләнүе турында җиткерделәр.  Күрше йортта яшәүче Гүзәл аның  күктә язылган никахы булып чыкты. Егет кинәттән Сиринәнең тормышка чыгуын ишетеп тиктомалдан  күрше кызына  тәкъдим ясаган иде. Бөтенләй чит-ят түгелләр,  бергә балалар бакчасында йөргәннәр, бер сыйныфта укыганнар иде. Ә Сиринә, киресенчә, урамда беренче очраган кешенең юлдашы булды да куйды.  Әллә үз-үзенннән качарга теләде, әллә язмыш аның белән  качышлы уйнады.  Азатның өйләнүе аның башына таяк белән сугу бер иде. Аңгыраеп калып, бер төркем этләр өерендә ничек калганын да сизми калды. Шул вакыт аңа Сабирҗан ярдәмгә килде дә инде. Зур зәңгәр күзле кызга егет шундук гашыйк булды. Тик Сиринәнең йөрәгенең хуҗасы башка иде шул. “Азатны югалтты, хәзер кемнең яры булса да барыбер” дигәндәй коткаручысына гомерлек яры булырга ризалашты. Тик ... тик җиңел генә тормыш корып җибәрә алмады. Сабирҗан ничек кенә тырышмасын, хатынының мәхәббәтен яулый алмады. Сиринә  юк иде, аның күләгәсе генә калды. Кәләш булып төшкәндә дә, беренче тапкыр иренең кочагына кергәндә дә, хәтта кызын Алсуны тапканда да нигә Азат белән түгел дип өзгәләнде. Сиринәнең битарафлыгын  Сабирҗан күтәрә алмады, салгалап кайта башлады. Хатыны эчә башлаган ирен туктатырга уйламады да. Ире эчеп йоклаган вакытта хыял диңгезендә рәхәтләнеп йөзде. Анда Азатына , бары тик Азатка гына урын бар иде. Ә Сабирҗан көннән-көн упкынга тәгәрәде, ахыр чиктә эчмичә тора алмый башлады. Шунда тотында инде чын мәһшәр. 
-    Син мине яратмыйсың, иргә санамыйсың, - дип гаепләде, хәтта кул да күтәрә башлады.  Сиринә өендә чыккан ызгы тавышны якыннарына сиздермәде башта. Көне-төне беренче мәхәббәтен уйласа да, күңеле белән аңа тартылса да, иренә хыянәт итмәде. Әллә нинди ямьсез һәм пычрак сүзләр белән аны  нахакка рәнҗетә иде ул.  Соңгы тапкыр кыерсытуыннан ул чәт үлемнән калды.
Бертуган апасының игезәк кызларының  биш яшь тулган көне иде ул. Сабирҗанны да кунакка көткәннәр иде, әмма ул эшендә тоткарланып калды. Сиринә ике яшьлек баласын  күтәреп апасына ашыкты. Азат та килгән иде. Ул ялгызы гына,  улы авырып тору сәбәпле, гаиләсен алып килә алмаган булып чыкты. Тәнәфес арасында Сиринә белән Азат аралашып алды. Бер-берләрен һаман яратулары икесенең дә күзенә чыккан:
-    Нигә соң шулай килеп чыкты? Нигә без бергә түгел, - дип өзгәләнде алар.
-    Терсәк тешләүдән ни файда? Без юк инде, - диде Сиринә йөрәге януына түзә алмыйча.
-    Әйе, безгә бергә булырга язмаган икән. Ничек сине өзелеп сөйсәм дә, гаиләмне, улымны ташламаячакмын, - диде  Азат.
-    Минем дә аерылган икән данны күтәрәсем килми, - диде Сиринә.
Әмма тормыш юллары бормалы, башкачарак килеп чыкты.
Туган көннән кайтып керүгә Сабирҗан хатыннан чәченнән өстерәп алды да, кыйнарга тотынды. Бәхетенә каршы кызы өйдә юк иде. Алсу йокыга киткән иде һәм аны уятып тормыйча өенә ашыкты хатын.  Ярсыган ире тәнен кара яндырганчы типкәләп-типкәләп  кыйнады. Пычакка да үрелгән иде... Сиринә фәрманга торып йөгерергә көч тапты. Әле генә аерылмыйм дигән сүзе җилгә очты һәм шул көнне гаилә тормышына нокта куйды да инде. Дөрес, Сабирҗан хатынын күпме кире кайтырга үгетләп караса да, башка бу хәл кабатланмас дип вәгъдәләр итсә дә, Сиринә кире кайтмады... Кызы белән дә әллә ни аралашмадылар. Ярты елга бер исенә төшкәндә дигәндәй  бер конфет тотып бала янына килә иде. Өзелгән инде, күптән өзелгән иде җепләр...  Ә менә бүген ул кызының атасын соңгы туена  озатырга килделәр. Сабирҗан исереп эшендә йокыга киткән һәм аның трактор өстеннән чыгып җан тәслим кылган иде ул.
-    Син үтерүче! Син аны үтердең, - дигән сүзләрдән озак айный алмады ул чакта...
Һәркемнең бу дөньяда бәхете өчен көрәшергә хакы бар. Һәркем бәхетне төрлечә аңлый һәм шуңа омтыла. Сиринә дә Сабирҗаннан китеп кызы белән яңа тормыш башларга карар кылды. Шуңамы ул гаепле? Бәхет бар, бары тик ышанырга гына, югалып калмаска кирәк.
... Ә бүген ул бик тә  бәхетле. Алсу башлангыч сыйныфны тәмамлады, улы Газинурга да  өч яшь булды. Янәшәсендә сөйгәне Азат белән бәхет-назга төренеп яши. Гаиләмне ташламыйм дисә дә, аның да күге  кояшсыз иде. Менә алар, ике гашыйк, ике йөрәк бергә. Кода-кодагыйлар да сөенеп бетә алмый, имеш-мимешләргә карап гашыйкларның бәхетенә аяк чалуларын соңлап аңладылар шул...


Зилә Мөдәррисова

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

14

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев