Лениногорскилылар, сезгә шаян хикәяләр укырга ошыймы?
Әлфинәнең ялдан соң беренче эш көне иде. Бөтенесеннән дә алданрак барыйм әле, дип ашкынды ул. Тик аннан өлгеррәкләр дә бар икән, алар күптән ишек төбендә басып тора иде инде. Ул эшли торган контора тирәсенә су буе халык җыелган. Бинага һич керә торган түгел, этеш-төртеш. Иртә таңнан бу кешеләр нишли монда?
Нәрсә булган, дигән уйлар белән Әлфинә ишеккә таба килә башлаган иде.
-Әй, әрсез хатын, кая барсың? Чират ал, - дип кычкыра башладылар. Араларыннан берсе:
- Ханым, бераз оят кирәк, без бит монда иртәнге дүрртән бирле торабыз, -дип ризасызлык белдерде.
Әлфинә акланмады, бакчаны урап, башка ишектән керде. Нинди хәл соң бу? Актлар, спорт залында да ут яна. Әлфинә зур адымнар белән туп-туры мөдир бүлмәсенә үтте. Ни гаҗәп, вакыт иртә булуга карамастан, мөдир дә үз урынында иде. Кәнәфиендә җитди кыяфәт белән нәрсәдер уйлап утыра. Бер ноктага төбәлгән халәттә күпме утырган булыр иде, аны Әлфинәнең тавышы уятып җибәрде:
- Җәмилә Ибраһимовна! -Чү! Тукта, дәшмә! Биш минут! – диде мөдир, сәер тавыш белән.
- Нинди тамаша соң бу?! - дип пошаманга төште Әлфинә. Тик артыгын дәшәргә куркып, ярты сәгать чамасы солдат шикелле басып торды.
Ниһаять, Җәмилә ханым, бүлмәдә кеше барлыгын исенә төшерепме, вакыты җитепме:
- Хикмәт шунда, безнең конторга экстрасенс килде, - диде.
-Кит аннан! Чын экстрасенсмы? - дип тел шартлатты Әлфинә.
- Хе, чын булмаска, ул сиңа Кыш Бабай түгел ич, әлбәттә, чын! -Аннан Әлфинәгә якынрак килде дә, пышылдап кына:
- Вәт шулай, Әлфинә Ураловна! Бездә кунакта мәртәбәле кеше! Шәп экстрасенс. Мондый бәхет бөтен кешегә дә тәтеми, күпләр көнләшеп карый. Үзең дә күргәнсеңдер, каян гына килмиләр. Халыкның өзелгәне юк, барысының сәламәт буласы килә. Саулык - зур байлык! - дип масайды.
Аннары, кофтасын күтәреп, корсак турысын күрсәтте. Тәнендә күренер-күренмәс тырналган эзләр бар иде.
-Күрдеңме? Кичә мин дә ташымны алдырдым. Белсәң, шундый җиңел һәм рәхәт булып китте. Исең-акылың китәр, бернинди авырту сизмәдем. Мактаулы экстрасенс, яхшы белгеч ул. Дарусыз, операциясез генә дәвалый, - дип мактавын дәвам итте
-Менә ничек икә-ә-ә- н бит, - дип гаҗәпләнүен яшермәде Әлфинә. Ярты ел элек медицина тикшеренүе узганда, Әлфинәнең дә үт куыгында таш бар, диделәр, хәтта операция ясарга да киңәш иттеләр. Үз аягында йөгереп йөргәндә, пычак астына кереп ятасы килми, әлбәттә. Шул көннән бирле Әлфинә борчылып яши. Әллә миңа да экстрасенска кереп караргамы, дип уйларга да өлгермәде, Җәмилә Ибраһимовна:
-Әйдә, сине дә алып керәм, тикшеренү үтсәң, комачау итмәс. Миңа сау-сәламәт кадрлар кирәк, - дип, Әлфинәне үз артыннан ияртте. Бәхетләренә, эсктрасенс дигәннәре ялгызы гына иде.
-Менә сезгә тагын бер кеше алып килдем, - диде Җәмилә Ибраһимовна.
40-45 яшьләр тирәсендәге ир-ат сүзсез генә исәнләште дә, Әлфинәне башыннан аягына кадәр үткен карашы белән сөзеп чыкты. Аннары янына килеп басты, кулына келәшчәме шунда, үрдәк борыны сыман тимер тоткан. Ул Әлфинә тирәли берничә тапкыр әйләнеп чыкты.
-Йөрәк, бавыр, үпкә... - дип кулындагы тимер кисәген бер япты, бер ачты.
-Куркырлык бернәрсә дә күрмим, - диде ул ниһаять.
“Ә ташларым кая киткән? Әллә үзләре эреп юкка чыкканмы?”- дип сөенде Әлфинә. Алай да сорады:
-Ә үт куыгым?
-Чиста. Күкрәкләрдә ниндидер төер бар кебек, - дип ипләп кенә кулын суза башлаган иде...
-Юк, юк! Куркырлык берни юк миндә, әле быел гына тикшерендем! - дип артка тайпылды коты очкан Әлфинә
-Бик әйбәт алайса. Ә консультация өчен сездән 500 сум, - диде мактаулы экстрасенес.
Ялдан соң акчаның романслар җырлаган чагы иде, яшереп калган соңгы йөзлекләрен чыгарып салды Әлфинә. Аның каравы, сау-сәламәт булуыңны берни белән дә бәялисе түгел. Нишлисең, акча туздырыр өчен, дип үз-үзен юатты. Башкалар көн дә диярлек килә. Аларга бер дә алай димәгән, күпчелеге контора бусагасын һаман таптый. Кемгә өч, кемгә биш тапкыр килергә кушкан. Кемнәрдер, әнә атналар буе дәваланырга йөри... Әле дә, син чирле дип чыгармаганына Аллаһка рәхмәт укыса да, экстрасенсның үт куыгындагы ташын күрмәгәненә нык аптырады Әлфинә.
Әлеге экстрасенс хатыннар өчен яшәртү сеанслары да үткәрә икән, алар аннан бик канәгать булып чыгалар. Беркөнне, Әлфинә дә, бурычка акча алып булса да, “яшәрү” сеансына керергә уйлады. Егермеләп хатын белән беррәттән, идәнгә сузылып ятты. Менә экстрасенс тыныч музыка куйды, күзләрне йомарга кушты. Бар нәрсәдән шикләнгән һәм йоклап китүдән курыккан Әлфинә күзен йомарга уйламады да. Моны күргән “тылсым иясе” Әлфинә янына ук килеп:
-Күзеңне йом! - дип боерды.
Аның алдында күзен йомды да, ул китүгә тагын ачты. Моны күреп, эктрасенс тагын янына килеп җитте:
-Күзеңне йомасыңмы, юкмы?! Берничә тапкыр шундый ук хәл кабатлангач:
-Миңа комачаулыйсың, - дип бүлмәдән куа башлады.
- Юк, юк, чыкмыйм, минем дә яшәрәсем килә, - дип карышты Әлфинә.
- Алайса, күзеңне йом да, тик кенә ят! - диде ачуы кабарган ир.
Әлфинә йокыга сабышып, ул күрмәгәндә күзләрен ачкалап алды. Ни хикмәт, бөтенесе тирән йокыга талды, ә янындагы берничә хатын паровоз шикелле гырылдый ук башлады. Әлфинә куркынып:
-Ә алар уяначаклармы?- дип сорады.
Экстрасенс аягын-аякка куеп чәй эчеп утырган җиреннән сикереп торды да, ай-ваена карамыйча, Әлфинәне бүлмәдән этеп үк чыгарды. Әллә соравы, әллә һаман уяу булуы ошамады.
- Йөзең качкан, әллә сине дә алдадылармы? - дип сорады ишек төбендә басып торучы бер хатын.
Соравына җавап та көтмичә, бөтен залга ишетерлек итеп:
- Кайда теге хашәрәт? Акчамны кайтарсын! – дип дулый башлады. - Бер атна вакытымны, күпме акчамны әрәм итеп, шул шайтанга ышанып йөргәнмен. Имеш, операциясез таш алдырам. Булды пычагым! Юри генә тикшенергә кергән идем, беркая китмәгән, ташым һаман шунда утыра!
Алар тирәсенә шундый алданган халык шактый җыелды. Тик мактаулы экстрасенстан җилләр искән иде.
Ә сеанслар үткән бүлмәне җыештырганда, ак җәймә астыннан биш бармаклы нәрсәләр килеп чыкты. Ниндидер җанвар тәпиләре, әллә төлкенеке, әллә этнеке. Тәнне кисмичә генә, эчтән таш чыгаручы шулар булган икән...
Зилә Мөдәррисова
Фото:http://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев