Шәфкатьлелек яшәсен йөрәкләрдә
Гөлзинә Ирекле поселогы борылышында төшеп калды да, авыр сумкаларын күтәреп әкрен генә үзәккә таба атлый башлады. Әгәр дә, ял итмичә, тизрәк атласа, авылына кайтучы автобуска да өлгерәчәк. Аңа һич кенә дә соңга калырга ярамый, дип уйлады ул.
Артыннан яңа яуган карны шыгырдата-шыгырдата ике хатын-кыз куып җитеп, узып та киттеләр. Әмма бер ара үткәч, урта яшьләрдәге хатын Гөлзинәгә таба борылып, каерылып-каерылып карады. Озак та үтмәде, алар янәдән борылып килеп, ике яктан Гөлзинәнең сумкасын күтәререп алдылар.
Иңенә төшкән бу җиңеллектән күңеле күтәрелеп киткән Гөлзинә:
- И, рәхмәт төшкере, коткардыгыз, - дип рәхмәт укый-укый атлады.
- Тетя Гуля бу бит сез, - диде аңа баядан бирле текәлеп караган теге хатын. Озын юлдан арыган-талчыган Гөлзинәгә дә бу кешенең йөзе бик таныш кебек тоелды. Кем соң әле бу, каядыр күргәнем бар бит үзен, дип буталган уйларын җыярга кереште.
- Әллә мине һаман да танымадыгыз инде? Алайса кызчыгыма күз салыгыз, - дип янәшәдә баручы уналты яшьләр тирәсендәге кызына ымлады.
Күк йөзе кебек зәп-зәңгәр күзле, сап-сары чәчле, ак тәнле кызны онытып буламы соң?! Сөбханалла, нинди дәү һәм сылу булып үскән, дип сокланып та, гаҗәпләнеп тә карады Гөлзинә яшүсмер кызга.
- Кешегә сөйләсәк, һич ышанырлык хәл түгел. Бәрәкалла, Марина, син бит бу, – дип шатлык нурлары чәчте юлчы хатын.
- Тетя Гуля, мин сезгә бит гомер бу рәхмәтләр укып яшим. Хәтерлисезме, сез мине зур ялгышлыктан саклап калган идегез. Сез булмасагыз, белмим, алда мине ниләр көткән булыр иде. Хәзер бу хакта уйлавы да куркыныч. Очрамаган булсагыз, мөгаен, мин бөтенләй дә кызсыз калган булыр идем, - дип күз яшьләре аша елмайды ул.
Гөлзинәгә бу сүзләрне ишетү бик рәхәт иде. Бу көтелмәгән очрашу аны үткәннәргә алып китте.
Маринаны да, йодрык хәтле генә яңа туган сабыйны да ап-ачык хәтерли. Яңа туган балалар бүлегендә егерме ел шәфкать тутаташы булып эшләгән Гөлзинәгә үз гомерендә күп күрергә туры килде. Андагы күргән-белгәннәре дә берничә китап язарлык. Ә бу караңгы һәм салкын төн аның күңелендә озак сакланды. Декабрь аеның зәмһәрир суык көннәрнең берсендә Балалар тудыру йортына егерме яшеннән узган хатынны алып килделәр. Ни хикмәт, бөтен хастаханәгә бердәнбер бала табучы ул гына иде.
Тулгагы тоткан хатын озак җәфаланмады, көпә-көндез сау-сәламәт кыз бала дөньяга китерде. Тик табуын тапты да, бәбекәчен багарга гына теләмәде. Бер генә тапкыр да яңа туган нарасые ягына борылып карамады ул.
- Бу бала миңа кирәкми. Мин сабыемнан баш тартам,- дип, үз кулы белән гариза тутырып, баласын шунда калдырып китәргә җыенган аналар исемлегендә иде Марина Скворцова.
Кичке сменага эшкә килгән Гөлзинәгә бу күңелсез хәбәрне тиз җиткерделәр. Шәфкать туташы хезмәттәшләре белән озын-озак сөйләшеп тормады, җәһәт кенә ак халатын киде дә, сәдәфләрен дә каптырып тормыйча, тизрәк теге “үксез” бала янына йөгерде.
Кечкенә тимер кроватьтә, салкын палатада кат-кат биләүләргә өтергән, зәп-зәңгәр күзле, алма битле бик матур бер кызчык ята иде. Гөлзинәнең үзендә ике малай булгангадырмы, хатыннарның кыз табуларын белгәч, аеруча да сөенә иде. Аның карамагына эләккән сабыйларның һәрберсен чын күңеленнән яратып, назлап чыга. Бу алма кисәген дә Гөлзинә бер күрүдә яратты, аны кочагына алып иркәләде.
- Бигрәк чибәр бала үзең. Ничек әниең шундый курчагыннан баш тарта алды икән? Сабыем, бәхетле генә була күр, - дип такмаклый-такмаклый баланың юешләнгән астын алыштырды. Балакаем, ачыккансыңдыр инде, дип имезергә аның шешәсен эзли башлаган иде, аны беркаян да таба алмады.
- Бәләкәчем, хәзер мин, хәзер, - дип, Гөлзинә яшь балага сөт эзләп ары чапты, бире йөгерде. Янәшәдә урнашкан терапия, хирургия бүлеге суыткычларын да актарып менде, тик сабыйга ярарлык ризык кына таба алмады. Гөнаһ шомлыгына каршы, иртәнгә кадәр, бу баланы вакытлыча булса да имезеп торырга, башка әни дә юк. Ә баланың елавы көчәйгәннән көчәйде. Аның саен Гөлзинәнең йөрәге өзгәләнде. Озын-озак уйлап тормады, шәфкать туташы баланы күтәрде дә әнисе яткан палатага китте.
- Мә, имез балаңны!- диде ул аңа кызчыгын өтергән тергәкне сузып. Ә ана ничек бөгәрләнеп яткан килеш ята бирде. Гөлзинәгә дә, елаган балага да борылып карамады.
- Хәзер үк аны алып китегез янымнан. Үгетләмәгез дә, сорамагыз да, - дип кулы белән йөзбашын каплады.
Ә ачыккан бала илереп-илереп елады. Аңа кушылып Гөлзинә дә үксеп еларга тотынды. Яшь ана каршысына тезләнеп:
- Зинһар, бала хакы. Аллаһы, Господня хакы өчен үтенеп сорыйм. Балаң ачтан үлә бит. Бер генә тапкыр гына булса да имез инде, - дип ялварды.
Марина исемле бу хатын күпме генә карышса да, Гөлзинәнең дә бирешергә исәбе юк.
- Имез балаңны. Зинһар, тилмерәтмә, кызчыгыңны! Ашат сабыеңны, - дип ялына торгач, ана бераз йомшара төшеп:
- Ярый, бирегез монда. Тик бу беренче һәм соңгы имезүем булыр, - дип теләр-теләмәс кенә нәни кызын күкрәгенә куйды.
Ә бала шуны гына көткәндәй, әнисенең күкрәген тәмләп имде дә,татлы йокыга талды.
Зилә Мөдәррисова
Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетыннан укыгыз
pixabay.com фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев