Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Проза

"Сиңа ияреп гөнаһка батып беттем"

Күршем белән әкрен генә урамнан атлыйбыз. Бездән алда күлмәгенең арка өлеше бөтенләй ачык яшь кенә хатын-кыз бара. Күршем җор телле: – Болар иртүк тавышланышканнар, ире хатыны ишектән чыкканда гына күлмәген ертып, аерып төшергән, – ди.


Мин, ышана язып:
 
– Нәрсә, син боларны беләсеңмени? – дип сорадым.
 
– Юу-ук, күлмәгенә карап кына нәтиҗә чыгардым, – ди күршем. Көлештек.
 
Күрәбез, каршыга таза гына яшь хатын килә. Күкрәкләре мулдан. Күлмәгенең түше нык ачык. Күкрәкләре ишелеп, ояларыннан менә-менә чыгып төшәрләр төсле. Монысы узып китүгә, күршем:
 
– Моңа тиз арада кияү кирәк, дәрте ташып чыккан, – дип куйды.
 
Ул арада биек үкчәле туфлиләрдән яшь чибәркәйнең каршыбызга атлаганы күренде. Күлмәгенең бер җиңе бөтенләй юк, берсе озын җиңле.
 
– Бусын сөяркәсенең хатыны эләктергән, күлмәгенең бер җиңен өзеп кисәтү ясаган, минем ир белән тагын чуалсаң, башка кайбер нәрсәләреңне дә өзеп кулыңа тоттырырмын дип, мәсьәләне катгый куйган, – дип нәтиҗә чыгарды.
 
Безне тагын бер ханым, бәлки туташтыр, узып китте. Монысының күлмәк итәге бер яктан кыйгачлап киселеп менгән, бер як итәге озын. Күршем:
 
– Болар теге байлар поселогыннан инде, үз йортлары белән яши торган гаилә, – дип фаразлады. – Димәк, сыер асрыйлар. Поселоктан түбәндәрәк үз йортлары белән яшәүче байлар поселогы бар. Йортлар икешәр, хәтта өчәр катлы. Мунча, гараж, абзар-куралы, коймалары өстеннән ишегаллары да күренми торган ихаталы. Менә шул йортларның берсендә ханымның күлмәк итәген бозау чәйнәгән, ханым үзе генә кыеклатып кисеп ташлап, бөгеп куйган.
 
– И-и, фантазиягә бигрәк бай син! – дим күршемә, шаккаттып.
 
Берсе гүпчим эчке күлмәктән чыгып киткән фатирыннан. Чынлап та, төнге күлмәк кебек ике элмәк белән генә җилкәләренә эленгән ап-ак челтәр күлмәк кигән шул берсе.
 
– Йокысыннан соң торган, ашыгып чыгып киткән, – ди күршем.
 
Бераздан, көн бик эссе булуга карамастан, башын-муенын урап, чорнап бетергән, күлмәк итәкләре җир себереп килә торган әллә үзбәк, әллә гарәп хатыны күренде. Җитмәсә муенына бала аскан. Андый халык та күбәйде бит хәзер бездә. Ирләре төзелештә, базарда. Күбесе мәчет тирәсенә елышты. Ике-өч дога ятлап алып, ирләре башларына түбәтәй киеп, хатыннары яулык-шарф урыйлар да, гади, тиз ышанучан татар халкын алдап-йолдап йөриләр.+
 
Минем әнкәй 90ны узып бакыйлыкка күчте. Коръәнне гарәпчә яттан белә иде. Саргаеп, битләре тузып беткән Коръән китабын һәрвакыт өстәлдә тотты. Дөрес, авыр сугыш елларында унҗидешәр сәгать колхоз эшендә йөргәндә Коръән кайгысы булмагандыр. Ул вакытларда әлеге изге китап иске генә ак яулыкка төреп, киштәдә сакланды. Ә күлмәкләргә килгәндә, әнкәйнең нибары ике күлмәге бар иде. Берсе – кешелеккә кия торганы. Әле аларны кулдан үзе теккән булган. Эшкә кия торганын: “Юаем да эләем, киптерәем дә кияем”, – дип көлдерә иде. Чынлап та, көз, кыш айларында юып, мич алдындагы бауга элеп, иртән сырлы бәләк белән бәләкләп, ягъни үтүкләп кия иде. Үзебездә үтүк юк. Кешедән үтүген алып чыксаң да күмере юк. Әни безнең – гаиләдәге һәркемнең киемен шулай юа, бәләкли иде. Шуларны уйлап, күңелем төште, күршемә кушылып көләсем дә килми башлады. “Әйдә кайтыйк, сиңа ияреп гөнаһка батып беттем. Кисеннәр, кылансыннар. Синең белән миңа хәзер әлләни кисәк тә килешми шул инде”, – дип, күршемне кайтыр юлга бордым.
 
 
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА    
Татарстан яшьләре 
№ --- | 29.08.2018  

ФОТО: https://pixabay.com

http://matbugat.ru/news/?id=23258 сайтыннан 



 

 

 

 
 


  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев