Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Проза

Тун кирәк миңа!

Әле иртә иде. Сәрия матур төшләр күрә-күрә йоклап ятканда, иртәнге тынлыкны бозып, өй телефоны шалтырады. Хуҗабикә сискәнеп күзләрен ачты, стенадагы сәгатькә күз салды. Аның телләре иртәнге алтыны күрсәтә иде.

Бу вакытта кем булыр, нинди ашыгыч хәбәр китерерләр дип, шикләнеп кенә трубканы алды. Сүз әйтергә дә өлгермәде, теге баштан дәгъва белдерә башладылар:

- Ник телефонны шул гомер алмыйсың? Мәрткә киттеңме әллә? Кайчаннан бирле шалтыратам бит!

Бу Рәбига апа, әлбәттә! Аның  карлыккан тавышын башкаларныкы белән бутап буламы соң?!

- Тыңлыйм, Рәбига апа, – диде Сәрия, телефон трубкасын алуына үкенеп туя алмыйча.

- Кара әле, син теге вакытта вичырга бик матур тун киеп килгән идең.

- Кайчан? Нинди вичыр?

- Кыш көне, Яңа ел алдыннан җыелган идек бит. Шунда туныңа кызыгып калган идем. Миңа да шундый тун кирәк.

- И Рәбига апа... Җәй уртасында тун табып булырмы икән... – дип сүз башлаган иде Сәрия, аны ишетүче булмады.

- Каян алган идең син ул тунны? – дип Рәбига үзенекен тукылдады.

- «Тегеран»нан.

- Кайдан? Алло, алло! Ишетмим! Кайдан алдым дисең?

- «Тегеран»нан дим.

- Тегермәннән? Әстәгъфирулла, анда тун саталармыни хәзер?

- Юк инде, «Тегеран» исемле кибеттән дим.

- Туннар беткән дисеңме?

- Юк, кибеттән, Тегеран кибетеннән алдым дим. Магазиннан!

- Әәә, аңлашылды, магазин. Ә ул магазин кайда соң?

- Шашинда.

- Шашынмыйм мин. Нишләп шашыныйм? Җитмеш яшемә җитеп, әллә миңа тун кияргә ярамыймы?!

- Ал да ки, бер сүзем юк, Рәбига апа. Шашин урамында саталар дим.

-Әәә, урамда дисеңме? Миңа урамда саткан очсыз әйбер кирәкми. Миңа кибет туны кирәк. Тун сата торган  кибет кайда?

- Банк янында.

- Якында гына дисеңме?

- Банк янында, банк ...

- Банкы кайда тагы? Нинди банкы ул?

- Девон-кредит... – Сәрия сүзен әйтергә дә өлгерми калды, Рәбига апа усал тавыш белән оршына да башлады:

- Кредитка алмыйм, башыма тай типмәгән. Диваналар гына кредит ала. Акчам җитәрлек минем. Тун кайда дим бит. Миңа тун кирәк.

 Сәриянең түземлеге төкәнде:

- Кайда булсын? Кибеттә инде!

- Кайсы кибеттә дим бит. Нишләп тыңламыйсың син мине? – дип ярсыды Рәбига.

- Тегеран дим бит, те-ге-ран!

-Телеграмм? Кирәкми телеграмм. Ишетәм мин, саңгырау түгел лә! Телефоннан гына әйт.

- Ничек аңлатыйм инде, и Ходаем? – диде Сәрия башын тотып. – Рәбига апа, әллә соң базардан гына карыйсыңмы, ә?

- Арзанракны кара дисеңме?! Нигә миңа арзан? Әллә мин синнән кимме? Акчам бар дим бит. Миңа яхшы, затлы тун кирәк!

- Уф! Рәбига апа! Сиңа аңлата-аңлата хәлдән тайдым инде. Син шәһәргә килгәч, бергәләп карарбыз, яме. Үзем алып барырмын.

- Кая алып барасың?

- Тун алырга дим.

- Ни сөйлисең син? Җәй көне нәмәрсәмә миңа тун? Кыш көне алырмын әле. Карт дигәч тә, мине башсызга санама, - диде Рәбига апа һәм ачу белән телефонны куйды.

- Ни булды инде бу? Кайсыбыз саташты соң? – дип аптырады Сәрия. Урыныннан торды да, кухняга “нербыларын”  тынычландыра торган үлән чәе әзерләргә китте.

Автор: Зилә Мөдәррисова

Фото:http://vk.com/pixabay

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев