Укучыбыз Люция Закирова яза: Маңгай күзе генә күрә, күңелнеке – сукыр
Көзге иртә. Әкрен генә яңгыр сибәли, аяк асты пычрак. Болай да телгәләнгән йөрәкне тагын меңгә теләрдәй булып ачы җил исә. Ара-тирә берсен-берсе күздән югалткан каргалар тавышы ишетелгәли. Караңгы салкын көз җитсә дә, тормыш дәвам итә.
Әнә салкын җилдә йомгак сыман түгәрәкләнеп бетеп, ташландык песи баласы утыра. Җил көчлерәк искән чакта, ачлыктан һәм авыртудан көчсезләнгән бичара, кырда ялгыз үскән каен сыман, селкенеп куя һәм сул як күзен ачып куя, аның уң күзе эренләп шешкән, инде күптән ачылмый. Тәнендәге йоннары кайбер җирендә коелып, йомарланып юешләнеп беткән, алар көзге салкын җилдә катып бернинди дә җылы бирмиләр, тирән итеп һава суларга да комачаулыйлар.
Туйганчы ашарга юк
Эх, бала… Нинди ачы язмыш бу. Бер генә дә сагынып искә ала торган җирең юк бит синең. Рәхәтләнеп бер туйганчы ашаган, уйнаган, онытылган вакытларын, күпме генә тырышса да, хәтерли алмады бичара. Әнисен исенә төшерсә, ничектер җылырак булып китә иде аңа. Төнлә белән шәһәр подвалында әнисе җылытып ята иде әле, кышка керер алдыннан бөтен песиләрне куып чыгарып, йортларны җылытыр өчен алар йөри торган подвал тәрәзәләрен кадаклап киттеләр шул. Әнисе бер сеңелесен аркасыннан тешләп күтәреп, агач ботаклары арасына яшерергә киткән арада аны малайлар уйнарга алып киттеләр шул. Башта авырттырмыйча иркәләп кенә, аннары туп сыман бер-берсенә атып, соңыннан типкәләп тә уйнадылар. Кич белән биек үләннәр арасыннан әнисе эзләп тапты аны.
Мырылдый-мырылдый ялап туймады, тозлы яшьләрен агызып, күкрәк сөтен имезергә корсагын куйды. Әмма сабыеның авыртудан башы чатный, бер күзеннән кан ага иде. Әнисе аркасыннан кабып, агач төбенә сеңелесе яткан җиргә алып кайтты. Имә алмады сабый. Бер-ике көн тилмереп яткач, әнисе аны тагын аркасыннан капты да, нигәдер, юл читенә эскәмия янына илтеп куеп, кешеләрдән ярдәм көтте. Күрерләр, баласына ярдәм итәрләр, дип уйлап, шунда калдырды да, яңа оясына, исән баласы янына китте. Бик озак сызланып ятты песи баласы, көндез аны саран кояш җылытты, төнлә салкын чыклар чылатты, иртән ул әнисен эзләп китте. Таба алмады.
Авыртуларга да түзәргә өйрәнде. Аның пычрак, чирле, ямьсез кыяфәтеннән чирканып, урап узалар иде. Әмма берсен дә каргамады, ачуланмады ул, башына типкәнгә саңгырауланып бара торган колаклары белән моңсуланып, саубуллашкан карга тавышларын тыңлап, аларны жәлләпме, үзенең язмышын уйлапмы, сызланыпмы – сыңар күзеннән җылы күз яшьләрен койды да койды. Кинәт көзге ачы җил ялгыз ярымшәрә утыра торган песине жәлләп, колагына бишек җыры җырлый башлады, әмма песи баласы аны ишетерлек түгел иде, ачлыктан быгырдаган эче бишек җырын да тыңлатмады.
Вакыт-вакыт ул кечкенә генә зәгыйф башын өскә күтәреп нечкә тавыш белән үзәкләргә үтеп кычкырып ала торган булды. Аңа шулай ничектер рәхәт булган кебек иде. Юк, кешеләрнең игътибарын җәлеп итәр өчен түгел, ризык, җылылык сорап түгел... Ул күптән аңлады инде: игътибар, сөю, ярату, тәмле ризык, йомшак урын-җире башкалар өчен. Шушы кечкенә генә түмгәккә тормыш бөтен ямьсез, мәрхәмәтсез, шәфкатьсез якларын күрсәтеп өлгерде.
Ә алда ниләр көтә?...Песекәй башын күтәреп, әле күрә торган сул күзе белән йөзеп бара торган кара болытка карады. Кинәт аның алдында бер кеше сурәте пәйда булды. Кеше? Юк, юк... Кеше аның каршысына килеп чүгәләмәс иде, чөнки ул бик пычрак, шыксыз иде...Андыйлар янына беркем дә килми...
Люция Закирова, Керкәле
Тулысынча "Заман сулышы" газетыннан укыгыз
Фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев