Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Проза

Зилә Мөдәррисовадан гаилә көненә шаян хикәя

Ничәнче көн рәттән кәрәзле телефоныма бер мөлаем гына тавышлы кыз шалтырата да: “Без фәлән компаниядан, бездә фәлән акция, без сезгә бүләккә келәмегезне чистартырга булдык. Кыскача гына әйткәндә, фатирыгызда презентация үткәрергә телибез. Сездән берни дә кирәк түгел, бары тик игътибар һәм тормыш иптәшегезнең дә сөйләшенгән вакытта өйдә булуы таләп ителә”, - дип теңкәмне корыта.

Бу бәйләнчек кыздан котылыр өчен  ризалашмый булдыра алмадым.  Бушлай да дигәч, зинһар, күңеле булсын,  әйдә чистартсын рәхәтләнеп дип өйгә  килергә рөхсәт иттем.

Хәләл җефетемә келәм чистарту хакында авызымны ачуым булды:           “Презентацияң миңа ни пычагыма?  Бу тамашада катнашырга бер теләгем  юк”, - диде дә, телевизор карап утырган җиреннән  йокы бүлмәсенә кереп посты.

Билгеләнгән вакытка минуты-секунды белән ишектә кыңгырау шалтырады. Ачсам, каршымда кәртинкә кебек  бер яшь кенә егет елмаеп басып тора. Мөкиббән китеп карап торуымны күреп, чибәр егет сүзгә килде һәм беренче соравы: “Тормыш иптәшегез өйдәме соң?”- булды.

“Әйе, әйе, узыгыз бирегә”, - дип “кунак егете”нә  зал бүлмәсенә узарга куштым. Келәм чистартырга килүче егет күз ачып йомган арада үзе белән алып килгән  барлык әйберләрен җәһәт кенә идәнгә тезеп ташлады. Аннан миңа сынаулы караш ташлап: “Йә, кайда инде  ирегез?  Тормыш иптәшегездән башка һич кенә дә ярамый, презентациябезнең беренче шарты шул”, - диде.

Кроватька сузылып яткан иремне йокы бүлмәсеннән  алып чыгулары ай-һай җиңелләрдән булмады.  “Әйдә инде, чык! Презентация тыңлаганнан гына укаң коелмас. Бер ялгызымны шушы сөйкемле егет белән калдырмассың бит инде”, - дип  тәки  күндердем үзен.

 Җанкисәгем чыраен сыта-сыта яраткан  диванына  менеп кунаклагач, ниһаять, презентациябез ачык итеп игълан ителде. “Борчылмагыз, сездән берни дә кирәк түгел. 40 минут вакытыгызны  миңа сарыф итсәгез, шул җитә. Презентация барышында мин  сезгә сораулар да бирермен, ә соңыннан шушы келәмегезне дә чистартып китәрмен”, -  диде. Унбиш  минут җир йөзендәге иң шәп, иң соңгы технология белән эшләнгән суырткыч хакында илһамланып сөйләгәч:  “Менә сез сәламәтлеккә ничек карыйсыз?” - дигән соравын бирде. “Исәнлек-зур байлык. Байлыкның башы-тазалык. Әлбәттә кеше иң беренче чиратта  сәламәтлекне алга куя...”. Әлегә кадәр ваемсыз гына, дәшми-тынмый утырган ирем телгә килеп: “Туктатыгыз бу фәлсәфәне. Кара әле, афәнде, нигә әле  шундый ахмак сораулар биреп безнең башны катырасың, ә? Үзеңне балалар бакчасына килдең диеп белдеңме әллә?”. “Зинһар, атасы, кызма, нерваларыңны сакла.  Гап-гади сорау,  хыянәт иткәнең булдымы, яки урлауда,  кеше үтерүдә гаепләнгәнегез булмадымы  дип сорамады ич”, - дип  хәләл җефетемне тынычландырырга керештем.

Презентация алып баручы егет  дулкынлануын яшерергә тырышып, башлаган сүзен дәвам итте: “Сез белергә тиеш, бу искиткеч суырткыч! Ул келәмне генә чистартмый, әле һавадагы бөтен  зарарлы микробларны да  юк итә. Ә бит безнең тирәдә алар меңләгән, миллионлаган... “.

Калганын егеткә сөйләп бетерергә насыйп булмады. “Шәп әйттең, егеткәй! Бу тылсымлы суырткычың барлык микробларны да бетерсен ди. Шуның белән бөтен авыру-сырхаулардан котылып булыр дисеңме? Подъездда, урамда авыз-борынны бәйләп йөрергә кушасыңмы, әллә инде  кесә суырткычы да уйлап тапканнармы? Син бу уникаль товарыңны ал да, сәламәтлекне саклау министрына бар һәм китте тезеп, китте тезеп...  “Кара әле, атасы, презентацияне кем үткәрә монда? Шушы егетме, әллә синме?” - дип атакага күчтем. Яшь егет, рәхмәт дигәндәй,  башын кагып елмайгандай булды. “Бу суырткычның мөмкинлекләре бик күп, ул шулай ук  юа, киптерә, юрган-мендәрләрегезне дә яңартып җибәрә. Бу суырткыч үзе өчен яшәгән, үзен  яраткан кешедә, һәрбер гаиләдә булырга тиеш. Менә әйтегез әле ханым,  сезгә шундый суырткыч кирәкме?”.  “Әлбәттә, бу суырткычтан баш тартмас идем,  дизайны матур, аннан программасы да күп төрле. Нинди хуҗабикә мондый булышчы хакында хыялланмас икән ул? Ә бәясе, бәясе  күпмерәк  соң?”, - дип кызыксына башлаган идем.  Әле ярый утырып тора идем. Хакын әйткән иде, валлаһи,  күз алларым караңгыланып авып ук киттем.  “Әлеге хикмәтле суырткычның бәясе 125 мең... Юк, юк, тик сез борчылмагыз, ташлама ясарга мөмкин, аннан  бездә кичектереп түләү дә  каралган”, - диде егет.  Тормыш иптәшем, югалып калмады, киресенчә, сикереп торды да: “Әһә, синең белән бар да аңлашылды иптәш. Карак, ышпион син! Күптән түгел генә бер тапшыруда  сак булырга куштылар. Шулай матур гына сайрап, суырткыч сатып бер  пенсионер әбине төп башына утыртканнар. Мескеннең  ничә еллар җыйган акчасыннан  җилләр искән. Инде безнең шәһәргә килеп, безнең халыкны  да таларга уйлыйсызмы? 125 меңгә түгел, 125 сумга да алмыйм бу сәләмә суырткычыңны”,  - дип китте дулап һәм  чәт кенә теге егетнең бугазына барып ябышмады. Мәскәүләргә хәтле барып та торасы юк, үземне Малаховның тапшыруына эләккәндәй хис иттем. “Зинһар, тынычлан кадерлем!  Күпме әйтеп киләм, бертуктаусыз телевизордан  әллә нинди тапшырулар  каравың бер дә хәерлегә  булмас дип.  Ник әле бу егеткә бәйләнәсең? Суырткычны да  көчләп тагарга җыенмый, бары тик таныштыра гына. Кайгырма, суырткычны алырга безнең аның хәтле акчабыз да юк. Әлдә килгән дип шатлан! Менә мин кайдан белер идем әле, дөньяда бер машина торырлык суырткыч бар икәнен”, - дип гаилә башлыгын җайлый-майлый  тәмам хәлдән тайдым.

Яңа гына май  кояшы кебек балкыган егетнең нурлары әллә кая качты, бер агарынды, бер бүртенде. Алдан ятлап куйган сүзләрен онытып, кәҗә тәкәсе кебек ык-мык килде.

“Әле шушы кыйммәтле суырткыч белән келәмемне чистарттылар дип мактаначакмын, гәҗиткә дә язачакмын!” - дип күңелен күтәрмәкче булып,  шаяртуга күчкән идем, шуны гына көтеп торгандай,  мескен егет презентациясен ташлап яшен тизлеге белән келәмне чистартып чыкты  да, аннан-моннан барлык  әйберләрен тартмасына ташлап сыпырту ягын карады.  “Беләсезме,  үз гомеремдә беренче тапкыр шундый презентация булды”, -диде дә саубуллашырга да онытып китеп барды. Артыннан бары тик  тузан төтеннәре генә калды.

Кире борылып кергәндә, ирем: “Суыртты имеш, чүпләре калган шул килеш”, - дип  мытырдый-мытырдый безнең биш еллык, биш  мең тәңкәгә  сатып алган суырткыч белән келәм чистартып маташа иде.

Фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев