Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
тормыштан

Синең машинаң бармы әле ул? (булган хәл)

“Рәзинә, синең машинаң бар бит әле? Менә минеке дә бар. Кич җитте исә ишегалды транспорт белән тула,  машина куярга һич  урын таба алмыйм. Әллә соң  бергәләп йортыбыз каршында  гына автотукталыш  кайгыртабызмы?” Безнең йортта, беренче подъезда яшәгән Зәрия Ләбибовна мине күргән саен шул хакта сүз кузгата.

Хәл-әхвәл дә сорап тормыйча:
-Рәзинә, машинаң ничек? Әле уйламадыңмы, ишегалдында үз автотутаклышыбыз булдырабызмы?- дип  кызыксына.
-    Зәрия! Минем машина бик кечкенә. Автотукталышсыз да бик  рәхәт, бөтен җиргә дә сыям, - дим. -  Автостоянканың сызымнары да минем баш өчен түгел, укыганда да иң яратмаган дәресем - сызым дәресе иде. Кочак-кочак кәгазь дә җыясы,  вупщем, эше күп. Аннан архитектураның кая икәнен дә белеп бетермим,  - дигән булып,  ничек тә бу темадан качу ягында. Очраган саен, миңа бәйләнмә, башкаларга мөрәҗәгать ит дип тә карыйм. Юк, Зәриянең үз туксаны туксан.  Мине күрде исә,  һаман бер балык башын  чәйни. Имеш, миңа, аңа  автотукталыш кирәк. Артыннан  йөрергә  һәм булдырырга...
Күргән  саен  бу хакта сөйләп теңкәмне корытуы җитмәгән, беркөнне кесә  телефоныма шалтыратып:
-    Рәзинә, әй, алдакчы да икән син! Ә мин сине юньле кешегә санап, сиңа ышанып йөргән идем, - дип “ябырылды”.
-    ...
-    Икейөзле, хәйләкәр төлке, ялганчы... фәлән-фәсмәтән.
Сүзнең кыскасы,  Зәрия ханым үзенең сүзлек запасындагы бөтен белгән кире сыйфатларны санап чыкты. Шулай унбиш минут телефоннан агуын чәчте. Ә мин, бичара, авызымны ачарга да өлгерми калдым. Беренчедән, әңгәмәдәшем сүз кыстырырга ирек бирми. Икенчедән,  үземне нигә шулхәтле битәрләүләрен озак аңламый тордым.
-    Зәрия Лябибовна! Чү, бераз гына туктап торыгыз әле! Нинди начарлыгым тиде, - дидем, ниһаять.
-    Синең машинаң бармы?
-    Бар! Шуннан?
-    Шуннан шул, үзеңә автотукталыш ясаткансың да, рәхәтләнеп качып ятасың.
-    Нинди тукталыш?
-    Ярый, ярый белмәгән булып кыланма! Әле сызым дәресен яратмадым, архитектура бинасын белмим, вакытым  да юк дигән булдың бит. Вәт елан!
-     Нәрсә сөйлисез инде? Минем монда бер катнашым да юк.
-    Саруымны кайнатып, һаман алдамакчы! Батыр бул,  дөресен әйт, ичмасам.
-    Валлаһи, бернинди автотукталышым да юк.
-    Бар, шул бар. Үз күзләрем белән күрдем. Акка кара белән язылган иде. И, төлке! 
-    Кайда һәм нәрсә язылган иде?
-    Син бит Рәзинә?
-    Рәзинә.
-     Ленин урамы, 15 нче йортта яшисең?
-    Яшим.
-    Синең машинаң бармы?
-    Бар.
-    Вәт шул, акыллым. Архитектурага кергән идем, анда  безнең  ишегалдында автотукталыш ясау буенча сызымнарда, барлык кәгазъләрдә синең исемең һәм  фамилияң тора!
-    Булмас!  
-    Була икән шул!  Алдама инде! Үз күзләрем белән күрдем,  Ленин урамы, 15 йорт, 6 нчы фатир Рәзинә  Исхакова дип язылган иде.
-    Ә мин бик беләсегез килсә,  Рәзина Кадыйрова һәм алтыда түгел,  утызынчы фатирда яшим. Шулхәтле гаепләр тагып, якама ябышканчы, исем-фамилиягә ачыклык кертәсе булган.  Аннан мин бөтенләй шәһәрдә дә түгел, ял итәм. Хәзерге вакытта Казанда театрда йөрим. Тапкансың вакыт, - дидем мин  дә ачуым чыгып.
  Ялгышы өчен гафу үтенерме, дип көткән идем. Кая ул!  Ялымның ямен бетереп шалтыратуы гына җитмәгән иде,  нишләп әле  үзең генә киттең? Ирең ялгызыңны нигә җибәрде? Балаларыңны  ничек калдырдың? – дип ярсып-ярсып  тагын кычкыра, гаепләр тага  башлаган иде. Аллага шөкер, телефонның зарядкасы утырды. 

Зилә Мөдәррисова

фото: pixabay.com


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев