19 октябрь 2018 яңалыклары
-
"ЧИШМӘГӘ - 60" (ФОТОЛАР)
"Чишмә" берләшмәсе юбиленнан фотолар.
-
Лениногорскида "Чишмә" иҗат берләшмәсенең 60 еллыгына багышланган кичә үтте (35 ФОТО)
Чишмәлеләрне котларга Казаннан, Яр Чаллы, Әлмәттән кунаклар килде. Бик матур теләкләр булды, бүләкләр тапшырылды.
-
Ташкабактан салат
Ташкабак, кишер, кыярны махсус кыргыч аша чыгарабыз,укроп кушабыз. Үсемлек мае, алма серкәсе ( яблочный уксус), соевый соус, бер чеметем тоз, шикәр комы кушылган катнашма белән салатыбызны болгатабыз. Бер 5-6 сәгатькә суыткычка алып куябыз.
-
Синең машинаң бармы әле ул? (булган хәл)
“Рәзинә, синең машинаң бар бит әле? Менә минеке дә бар. Кич җитте исә ишегалды транспорт белән тула, машина куярга һич урын таба алмыйм. Әллә соң бергәләп йортыбыз каршында гына автотукталыш кайгыртабызмы?” Безнең йортта, беренче подъезда яшәгән Зәрия Ләбибовна мине күргән саен шул хакта сүз кузгата.
-
Лениногорскида Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов Парламент дәресе уздырды
Бүген шәһәрнең 6нчы мәктәбендә Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов Парламент дәресе уздырды. Анда шәһәр мэры урынбасары Гөлфирә Рафикова, укучылар, мәктәп директоры Ирина Никифорова катнашты.
-
Киреч политехник көллиятендә укучыларның гомерләрен алып киткән үтерешнең мотивлары нинди?
17 октябрьдә Кырымның Керчь шәһәрендәге политехник көллияттә булган фаҗига турындагы хәбәр интернет челтәрендә яшен тизлеге белән таралды. Башта уку йорты ашханәсендә газ шартлаган дигән мәгълүмат пәйда булды. Ул арада башына маска кигән кораллы кешеләр көллият студентларын атып йөри дигән куркыныч вариант тәкъдим ителде.
-
Яшелчәне ничек сакларга?
Мул уңышны җыеп алган бакчачы яшелчәләрне кышын ничек сакларга, дип баш вата.
-
Татарстанда фельдшер-акушерлык пунктлары саны ел ахырына 457гә җитәчәк
2018 ел ахырында Татарстан авылларында 44 яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылачак.
-
Министрлыкларның 2019 елга билгеләнгән өстенлекле максатлары өчен тавыш бирү башланды
Сынау проектында Татарстанның Сәламәтлек саклау, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары катнаша.
-
Кышкы тәгәрмәчләрне кайчан куярга?
Белгечләр төнлә температура 5 градус җылы сакланганда тәгәрмәчләрне алыштырырга була, дип саный. Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә бу хакта берни дә әйтелмәгән. Дөрес, кышкы тәгәрмәчләр белән җәйге айларда йөрүне тыючы закон гамәлдә. Кышын җәйге резина белән йөрү куркыныч кына түгел, бу – ахмаклык.
-
Керчьтагы фаҗигадән соң Татарстан уку йортлары куркынычсызлыгын өстәмә тикшерәчәкләр
Республика мәгариф оешмаларына видеокүзәтү камерасын һәм куркыныч туганда чакыру төймәләрен системалы төстә урнаштырып торалар.
-
«Ничек бәреп үтерердәй кыяфәтле Илсөя Бәдретдинова, киез итекләр киеп, чүп савыты янында утырырга мөмкин?»
Ижауның Тимерьюлчылар мәдәният йортында сезонны Башкортстан Республикасының популяр җырчылары Марат Шәйбәков, Дамира Сәитова тәмамлады. “Аксион” мәдәният сараенда Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин концерты башланыр алдыннан Резидә Миркасыймова Габделфәт Сафинның авыру сәбәпле килә алмавын һәм аның урынына башка танылган халык артистлары килүен, бик яхшы “солянка” булачагын белдерде. Ничәдер тамашачы бу белдерүдән соң залдан торып чыгып китте. “Җыелма” артистлар дигәч, тамашачы Зәйнәп белән Зөфәр чыгышларыннан соң башка артистларны да көтте. Ләкин…
-
Лениногорскида бүген "Тоннель" операциясе үткәрелә (ФОТОлар)
Аның максаты - коммуналь түләүләр, налог, штраф һәм алимент бурычлары булганнарны ачыклау һәм аларга карата чаралар күрү.
-
ҖОМГА КОЙМАГЫ
Пәйгамбәребез: “Адәмнәргә(кешеләргә) явызлыгыңны тидерүдән саклан, бу эш синнән садака булыр", - дигән.
-
Хәерле җомга иртәсе белән!
Изге эшләрегез, кылган догаларыгыз кабул булсын!