Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

2018 елның 1 нче июленнән коммуналь хезмәтләр өчен түләү артачак

Агымдагы елның 1 нче гыйнварыннан коммуналь хезмәтләр өчен түләү артмады, ди тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе. Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр 2018 елның 1 нче июленнән 4,2 процентка кадәр артачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышында билгеле булды. Быел беренче...

Агымдагы елның 1 нче гыйнварыннан коммуналь хезмәтләр өчен түләү артмады, ди тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе.

Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр 2018 елның 1 нче июленнән 4,2 процентка кадәр артачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышында билгеле булды.
Быел беренче яртыеллыкта табигый газга бәя - куб.м. өчен 5,48 сум (НДС белән). 2017 елның икенче яртыеллыгы белән чагыштырганда, ул артмаган. Монополиягә каршы федераль хезмәт тариф буенча карарларны кабул иткәннән соң, Дәүләт комитеты халык өчен газга бәяләрне билгеләячәк. 2018 елның 1 нче июленнән түләү күләме 3,4 проценттан да күбрәккә артмаячак. 2018 елның 1 нче июленнән электр энергиясенә тариф Монополиягә каршы хезмәт билгеләгән минималь дәрәҗәдә кабул ителгән, бәя арту 3,6 процент күләмендә һәм кВт/сәг өчен 3,69 сумны тәшкил итә.

Республика буенча җылылык энергиясенә тарифларның күтәрелүе шулай ук уртача 4,2 процент дәрәҗәсендә. Ул 1699, 86 сум/Гкал булачак.

Су белән тәэминат өчен 1 нче июльдән куб.м. өчен 24,45 сум түләргә туры киләчәк (беренче яртыеллык белән чагыштырганда, 3,5 процентка арткан). Юынтык суларны агызган өчен 1 нче июльдән тариф куб.м өчен 17,93 сумны тәшкил итәчәк. Беренче яртыеллыкка караганда, тариф 3,7 процентка арта.

"Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина

фото:http://www.province.ru/vnovgorod/media/k2/items/cache/db6d8759d923145272110190aa661283_M.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев