18 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Файдалы да, зарарлы да
Бөекбританиядә яшәүчеләргә бер елга җитәрлек кофены итальяннар ике көндә эчеп бетерә. Кофелы чынаяктан күтәрелгән пардагы файдалы матдәләр микъдары өч әфлисунныкына тигез. Тиз пешерелә торган кофе Җир шарындагы иң күп кулланылучы эчемлеккә әйләнеп бара. Кофеин мускуллар көчен 1,3 процентка арттыра (билгеле, вакытлыча гына). Әмма шул ук кофеин кальцийны "суыра" һәм сөякләрнең...
-
Урыссуда февраль аенда яңа гимназия ачыла
Февраль башында шәһәр тибындагы Урыссу бистәсендә (Татарстанның Ютазы районы үзәге) яңа гимназия ачыла. 2017 елның июнендә булачак гимназиянең нигезенә беренче таш салынды. Ул чагында әлеге чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашкан иде. Ул объектны файдалануга тапшыру тантанасына да килер, дип көтелә. Районда соңгы тапкыр яңа мәктәп моннан 16 ел...
-
2018 елның 1 нче июленнән коммуналь хезмәтләр өчен түләү артачак
Агымдагы елның 1 нче гыйнварыннан коммуналь хезмәтләр өчен түләү артмады, ди тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе. Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр 2018 елның 1 нче июленнән 4,2 процентка кадәр артачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышында билгеле булды. Быел беренче...
-
Лениногорскида Шиһабетдин Мәрҗанига багышланган күргәзмә ачылды
Үзәк китапханәнең милли бүлегендә мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани тууның 200 еллыгына багышланган күргәзмә эшли башлады. Анда аның китаплары, аның турындагы китаплар, мәкаләләр урын алган. Күргәзмә ел ахырына кадәр эшли, китапханәнең эш вакыты көндезге 10.00 сәгатьтән 19.00 гә кадәр, шимбә көнне эшләми. Рәхим итегез!
-
Дөрләп янган автобус эчендә 52 кеше һәлак булган [+ВИДЕО]
Фаҗига Казахстанда булган. 52 кеше тереләй янып үлгән, нибары 5 кеше генә чыгып котыла алган. Тагын 57 кеше зыян күргән, дип хәбәр ителә. Хәзер урынында коткаручылар эшли. Гадәттән тыш хәл килеп чыгу сәбәпләрен тикшерү дәвам итә. http://matbugat.ru/
-
Лениногорск акробатчылары сынатмады
Шәһәрнең 1нче спорт мәктәбе акробатчылары Россия Идел буе федераль округы Беренчелеге һәм Чемпионатында үзләрен танытты. 1нче мәктәп акробатчылары Татарстан командасы составында парлы чыгышлар күрсәтте. Ралина Федорова-Виктория Тимофеева, Алина Әблиева-Иван Храмов, Андрей Хәйретдинов-Артем Иванов лаеклы чыгыш ясап, Мәскәүдә узачак Беренчелек финалына керделәр. Дарина Федорова белән Дамир Варисов Чемпионатның көмеш медаль призерлары...
-
2013 елдан Татарстанда 126 ветеринария клиникасы төзелгән
2018 елда республикада Баш ветеринария идарәсе учреждениеләренең 27 бинасы һәм авыл хуҗалыгы идарәләренең 15 бинасы ремонтланачак. 2013 елдан башлап Татарстанда 296,1 миллион сумга 126 ветеринария клиникасы төзелгән. Шулай ук дүрт елда республикада ветеринария хезмәте һәм авыл хуҗалыгы идарәләре өчен 191 бина ремонтланган. Бу эшләргә 230 миллион сум акча тотылган. 2018...
-
Былтыр Татарстан юлларында үлем очрагы алты процентка кимегән
2017 елда юл полициясе хезмәткәрләре 5 миллион ярымнан артык кагыйдә бозу очрагын ачыклаган. Узган елда Татарстан юлларында 425 кеше һәлак булган. Бу сан 2016 елдагыга караганда 6 процентка кимрәк. 2017 елда барлыгы 4654 авария булган, аларда 5 меңнән артык кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем...
-
Лениногорскида мәктәп укучыларын ашатуга 19 млн сум тотылачак
Шәһәрнең җиде мәктәбен кайнар аш белән тәэмин итүгә 19 млн сумнан артык акча тотылачак дип хәбәр итә KAZANFIRST. Чиновниклар санавы буенча, Лениногорскиның 7нче номерлы мәктәбе балалар ашатуга 5 млн сум тотачак, 2нче мәктәп - 4,1 млн сум сарыф итәчәк икән. Иң әз тотучы 1нче мәктәп - 674 566 сум. Мәктәп...
-
Лениногорскида "Кар машинасы-2018" операциясе бара
Шушы елның 15 гыйнварыннан "Кар автомобиле-2018" операциясе башланды. Ул 7 мартка кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда Дәүләт техник күзәтчелегенең район буенча баш инспекторы Илнур Галимов хәбәр итте. Әлеге чара кар автомобильләрен эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны кисәтү буенча уздырыла. Тикшерү барышында рейдлар булачак. Гадәттән тыш хәлләр, гостехнадзор, дәүләт автомобиль инспециясе вәкилләре машинаны...
-
Лениногорскида флюорогорафия бүлмәсе вакытлыча башка урынга күчте
Ремонт эшләре бару сәбәпле флюорография бүлмәсе вакытлыча Медсанчастька күчерелде: Горький ур., 36 йорт, 2 этаж. Эш вакыты: дүшәмбе-җомга 7.00 - 17.30 сәг. кадәр. Техник тәнәфес: 11.30-12.00 сәг. аралыгында. Чәршәмбе: 11.00-12.30 сәг. кадәр. Шулай ук инфекция кабинеты да күчте. Ул вакытлыча ЦРБның инфекция бүлегендә урнашкан. Эш вакыты: 8.00-14.00 сәг. Нарколог түләүле...
-
Балалар йортыннан өч кыз югалган
16 гыйнварда кич белән балалар йортында тәрбияләнүче өч кыз югала. Элек аларның балалар йортыннан сорамыйча беркая да киткәннәре булмаган. 15 яшьлек Дарья З., 14 яшьлек Елена М. һәм 15 яшьлек Влада С. өчесе дә Яшел Үзән районы Нурлаты авылы урта мәктәбендә белем ала. Югалган көнне алар мәктәптән балалар йортына кайта...
-
Лениногорскилыларга 18 гыйнварга Йолдызнамә
Овен Сегодня сложный день для делового общения, ведения переговоров и т.д. Ты можешь услышать в свой адрес кучу претензий и потратишь нервы на выяснение отношений. Это очень хорошее время для пребывания, прогулок и отдыха на природе. И все равно, что сейчас зима и разгар рабочей недели. Хорошо поехать куда-нибудь недалеко,...
-
Хәерле иртә, лениногорскилылар!
Көннәрегез уңышлы булсын. Җылы киенегез, бүген суык. фото: https://go.mail.ru/search_images?fr=chvbm7.1.30&gp=812210&q=%D0%B7%D0%B8%D0%BC%D0%BD%D0%B5%D0%B5%20%D1%83%D1%82%D1%80%D0%BE%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&frm=web#urlhash=100325147956808044