Алабуга районы кешесе, Мәскәүдә бомба куйдым, дип полициягә хәбәр иткән
Алабуга районының Танайка авылы кешесе 20 тонналы термик төшле бомба ясавын һәм хәзер шартлаткыч Мәскәүдә булып, шәһәр халкын кичекмәстән эвакуацияләргә кирәк, дип җиткергән. Полициядә әлеге сигналның кайдан килүен ачыклаганнар. Ачыкланганча, билгесез кеше Алабуга районының Танайка авылында урнашкан таксофоннан шалтыраткан. Полиция хезмәткәрләре Танайка авылының 33 яшьлек кешесен тоткарлаган. Аның психик авырулы...
Алабуга районының Танайка авылы кешесе 20 тонналы термик төшле бомба ясавын һәм хәзер шартлаткыч Мәскәүдә булып, шәһәр халкын кичекмәстән эвакуацияләргә кирәк, дип җиткергән.
Полициядә әлеге сигналның кайдан килүен ачыклаганнар. Ачыкланганча, билгесез кеше Алабуга районының Танайка авылында урнашкан таксофоннан шалтыраткан.
Полиция хезмәткәрләре Танайка авылының 33 яшьлек кешесен тоткарлаган. Аның психик авырулы кеше булып, психоневрология диспансерында исәптә торуы ачыкланган. Шунлыктан аны җибәргәннәр. Хәзерге вакытта тикшерү бара.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/28/153268/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев