Бананлы рулет пешерәбез
Камыр өчен: 2 йомырка, 0,5 банка куертылган сөт, 0,5 балкашык чәй содасы, 4 аш кашыгы он. Крем өчен: 0,5 банка куертылган сөт, 100 г атланмай, 2 банан. Йомырканы куертылган сөт,он,чәй содасы белән тугларга. Камырны табага агызып, духовкада 5-7 минут пешереп алырга. Кайнар җәемне сак кына алып, юеш сөлгегә салырга. Крем...
Камыр өчен: 2 йомырка, 0,5 банка куертылган сөт, 0,5 балкашык чәй содасы, 4 аш кашыгы он.
Крем өчен: 0,5 банка куертылган сөт, 100 г атланмай, 2 банан.
Йомырканы куертылган сөт,он,чәй содасы белән тугларга. Камырны табага агызып, духовкада 5-7 минут пешереп алырга.
Кайнар җәемне сак кына алып, юеш сөлгегә салырга.
Крем өчен куертылган сөтне атланмай белән болгатырга. Җәемгә әлеге кремны сөртеп, нәкъ уртасына ике банан куярга һәм рулет формасында төрергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев