Балалар агулана, берәмләп түгел, дистәләп. Мәктәп ашханәләрен тикшереп торуга карамастан, узган ел республикада егермегә якын шундый очрак теркәлгән. Белгечләр Арча районындагы күңелсезлек башка мәктәпләрдә кабатланмас дип ышандыра алмый. Чөнки хилафлыкларның сиксән проценты хезмәткәрләрнең санитария кагыйдәләрен үтәмәвенә бәйле.
Узган ел Арчаның хоккей клубында шөгыльләнүче балалар һәм тренер кафеда ашап, эчәк инфекциясе...
Балалар агулана, берәмләп түгел, дистәләп. Мәктәп ашханәләрен тикшереп торуга карамастан, узган ел республикада егермегә якын шундый очрак теркәлгән. Белгечләр Арча районындагы күңелсезлек башка мәктәпләрдә кабатланмас дип ышандыра алмый. Чөнки хилафлыкларның сиксән проценты хезмәткәрләрнең санитария кагыйдәләрен үтәмәвенә бәйле.
Узган ел Арчаның хоккей клубында шөгыльләнүче балалар һәм тренер кафеда ашап, эчәк инфекциясе белән хастаханәгә озатылган иде. Бу юлы шау-шу тагын Казан артында купты. Узган ял көннәрендә мәгълүмат чараларында, Арча укучылары бозылган тавык ите белән тәбә ашап агуланган, аны мәктәп ашханәсеннән тиз арада юк иткәннәр, дигән имеш-мимешләр таралырга өлгерде. 40ка якын кешенең чирләп китүе уен-муен түгел шул. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина "куллану вакыты чыккан ашамлык" дигән мәгълүматны кире какты. Әмма тарттырылган тавык итенең тышлыгында бернинди язу булмаган.
"Атна уртасында Казанбаш мәктәбендә бер пешекче авырып киткән. Аның урынын ашханә хезмәткәре алыштырган. Тик ул бу эштә катнашырга тиеш булмаган. Хезмәткәр үзе авырыймы, әллә гаиләсендәге берәрсе чирләп китәме - бу хакта алдан хәбәр итәргә тиеш. Ашханә хезмәткәрләре норовирусның таралуына юл куйган, - диде Любовь Авдонина. - Ашханә белгечләренең кайберләре медицина тикшерүе узмаган булган, азык әзерләү, табак-савытка кагылышлы һәм башка хилафлыклар табылган. Әзер һәм чи ризыклар өчен бер үк җиһаздан файдаланганнар. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Хезмәткәрләр һәм мәктәп җитәкчелегенә карата беркетмәләр төзелгән. Вазыйфаи затларга 70 мең сумга кадәр штраф билгеләнергә мөмкин".
Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин белдергәнчә, әлеге күңелсез хәл норовирус инфекциясе нәтиҗәсендә килеп чыккан. "Агуланган балаларның 22сенең хәле - канәгатьләнерлек, калганнарыныкы уртача. Атна дәвамында алар сихәтләнергә тиеш", - ди министр.
Бер авызың пешкәч, өреп кабасың. Моннан сигез ел элек Казандагы кызлар интернат-гимназиясендәге 50ләп укучы һәм пешекче хастаханәгә эләккән булган. Ул вакытта гаеп кәбестә салатында табылган. Бүген гимназиядә табиб-педиатр һәм шәфкать туташы эшли. Әмма барлык мәктәпләрнең дә мондый мөмкинлеге юк. Ашау-эчү мәсьәләсен контрольдә тотучы табиб Әлфия Нуриева: "Барысы да кул юудан башлана. Ашханәгә укучыларны тикшереп кертәбез. Пешекчеләр, хезмәткәрләр һәр иртәне душ керүдән башлый. Көн саен, гаиләгездә йогышлы авырулар белән чирләүчеләр юкмы, дип сорап, дәфтәргә кул куйдыртам, - ди. - Ризыкны башта үзем ашап карыйм. Көн саен бер өлешен суыткычка тыгып куям. Аны 72 сәгать саклыйбыз. Әти-әниләр ашханәдәге ризыктан баламның эче авырта яки ашау тәмсез дип килсә, шуны күрсәтәм. Ризыкның дөрес әзерләнүеннән дә күп нәрсә тора. Гади генә йомырка тәбәсен дөрес итеп пешермәсәң дә, сальмонеллез авыруы килеп чыгарга мөмкин".
Гимназиядә атнага бер тапкыр яхшылап дезинфекция ясыйлар икән. Белгеч айлык менюны анализлап тора. Монысы балалар организмы өчен барлык төр ризыклар да җитсен өчен. "Елга бер тапкыр укучылар туклану буенча тест тапшыра. Балалар токмач ашарга бик ярата. Кайберләре хәтта көн саен ашарга риза. Тик бер елны 7 сыйныф кызлары арасында бер ел эчендә 10 килога тазаручылар да булды. Шуңа күрә токмачны чикләргә туры килде. Ә кәбестәне бик яратмыйлар. Мәктәпләрдә туклануны тикшереп торучы белгечләр кирәк", - ди Әлфия ханым.
Соңгы елларда Дәүләт Советының комитет утырышларында да туклану мәсьәләсен ныклап тикшерделәр. Узган ел бер төркем мәктәпләрдә Роспотребнадзор белән килештерелгән меню булмавы, күп очракта әлеге менюның үтәлмәве, туклану контроле алып барылмавы, азык-төлекләр документларсыз китертелүе, продуктларның этикеткаларсыз булуы ачыкланган иде. Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима быелның соңгы аенда сыйфатсыз туклану буенча ике шикаять килүен әйтте. Ләкин ул Арча төбәгенә кагылмый. "Узган ел мәктәп ашханәләре тикшерелеп, тиешле чаралар күрелде. Бүген укучыларның 96 проценты кайнар аш белән тәэмин ителгән, 48 проценты ике тапкыр туклана", - ди урынбасар. Татарстанның баш санитария табибы Марина Патяшина ике ел дәвамында тикшерелмәгән ашханәләрне тикшерергә тәкъдим итә.
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев