14 февраль 2018 яңалыклары
-
Мөнир Рахмаев: “Быел өйләнергә уйлыйм» — Гашыйклар көне уңаеннан сораштыру
Бүген "Гашыйклар көне". Эстрада йолдызлары бу көнне ничек каршылый? Сөйгәненә нәрсәләр бүләк итәргә уйлый? Бер-берсенә кем дип дәшәләр? Айсылу Лерон ("Татар радиосы" ди-джее): - Ирем белән 2010 елның 23 февралендә интернет аша таныштык. Шул ук елның октябрендә өйләнештек. Бергә сигезенче ел яшибез. Ирем миңа исемем белән эндәшә, мин аңа "кадерлем"...
-
Лениногорскилылар өчен Май чабу бәйрәменә концерт программасы
Ял көне, 18 февральдә түбән сулык янында Май чабу - Масленица бәйрәме узачак. Лениногорскилылар өчен бәйрәм программасы: 10.00 - 12.00 Праздничная торговля. Выпечка блинов, продажа кондитерских изделий и других продуктов питания, сувениров и изделий декоративно-прикладного искусства 10.00 - 12.30 Катание на лошадях и снегоходах 10.30 - 12.30 Работа батутов для...
-
Авыл хуҗалыгы министры кимчелекләрдә һава торышы һәм базар шартларын гаепләмәскә куша
"Бездән дә авыррак шартларда эшләүчеләр бар", - ди ул. Татарстан авыл хуҗалыгы министры ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында һава торышы һәм базар шартларын гаепләмәскә кирәклеген искәртте. "Үзебезнең җитешсезлекләрдә без һава торышын яки базарны гаеплибез. Әмма идеаль базар шартлары һәм һава торышы булганы да юк. Без алар җаена яраклашырга, алар кагыйдәсе...
-
Лениногорскилының пальтосы химчисткадан ике размерга кечерәеп кайткан
Шәһәребездә яшәүче бер ханымның химчисткада пальтосын бозып биргәннәр. Бу турыда ул дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт бүлегенә хәбәр иткән. Аның сүзләренә караганда, язгылыкка пальтосын чистартып алырга уйлап, аны химчисткага биргән, тик аннан пальтосының ике размерга кечерәйгән булуы ачыкланган. Хатын акчасын кире кайтаруларын сораган, тик үзенә карата тискәре мөнәсәбәт белән очрашкач, хокукларын...
-
Лениногорскилылар, каты салкыннар була, сакланыгыз!
Бүген төнлә Татарстанда -26-27 градус салкын булуы хакында МЧС хәбәр таратты. 14 февральдән 15 ендә каршы төндә каты суыклар булачак. Уйсу урыннарда -30 градуска кадәр булуы бар. Көндез сындырачак: температура -7, -10 градус кына була. http://shahrichalli.ru/
-
Лениногорскида чаңгыда трамплиннан сикерү буенча республика беренчелеге үтте
Трамплиннар комплексында чаңгыда трамплиннан сикерү һәм ике төр чаңгы ярышы буенча ачык республика беренчелеге ярышлары үтте. Ул якташыбыз, республиканың атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре Александр Звягинцевка багынланды. Ул күп еллар «Олимпия резервы» спорт мәктәбен җитәкләгән кеше. Мәктәптән төрле елларда Кышкы олимпия уеннары, Дөнья чемпианаты катнашучылары, бөтенроссия ярышлары җиңүчеләре чыкты. Республика...
-
Фатирын казинога әйләндергән
Уфада 36 яшьлек хатын бер бүлмәле фатирда комарлы уеннар оештырган өчен суд алдына басты. Фатирга 7 уен автоматы куеп, ханым элиталы клуб ачып җибәрә. Берничә айдан ул бизнесын киңәйтә. Букмейкер компаниясе исеме астында тагын шундый бер казино булдыра. Суд хатынны 2,5 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте һәм 3 елга...
-
Лениногорскилылар “Без – Россия гражданнары” конкурсында катнашты
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе "Без - Россия гражданнары" исемле мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр арасында V республика иҗат конкурсы игълан иткән иде. Анда 7 яшьтән 30 яшькәчә кадәрге мөмкинлекләре чиклеләр сайлау темасына карата иҗади эшләрен тәкъдим итте. Әлеге конкурста лениногорскилылар да катнашты. Яшь шәһәрдәшләребез Ләйлә Сәләхова "Рисуем выборы" һәм...
-
Татарстанда посылка урлаган почта үзәге хезмәткәрләрен тоткарлаганнар
Почта үзәге хезмәткәрләре посылкалардан планшетлар, смартфоннар, компьютер техникасына запас частьләрне урлаган. Татарстанда полицейскийлар посылкалар урлауда шикләнелгән почта үзәге хезмәткәрләрен тоткарлаган. Бу хакта "Татар-информ"га хокук саклау органнарындагы шәхси чыганак хәбәр итте. Чыганак мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе оператив хезмәткәрләре бүген "Татарстан почтасы"ның Казан логистика...
-
Лениногорскиның Үзәк китапханәсендә Фёдор Шаляпинга багышланган чара узды
13 февраль көнне шәһәрнең Үзәк китапханәсендә бөек рус артисты Фёдор Шаляпинның тууына 145 ел тулу уңаеннан чара узды. Анда Лениногорск пелагогия колледңы студентлары килгән иде. Алар Фёдор Шаляпинның иҗаты, тормыш юлы белән танышты. Җырчы башкарган ария, романс, җырлар язмаларын тыңлады. Шулай ук артистка, аның иҗатына багышланган китап күргәзмәсе һәм презентация...
-
Якташыбыз Владимир Скрипаль "Ты супер!" проектында катнаша, тавыш бирәбез
10 февральдә НТВ каналында "Ты супер!" проектының икенче сезоны башланды. Анда лениногорскилы Владимир Скрипаль да катнаша. Егет Иске Писмән авылында Наталья Сивачёва гаиләсе тәрбиясендә яши. Володя "Сәрвиназ" ансамбленә йөри һәм җиде ел вокал белән шөгыльләнә. Хәзер Владимирга лениногорскилыларның тавыш бирү кирәк. Тавыш бирү өчен сылтама:http://www.ntv.ru/peredacha/Super/team/68240/17812
-
Лениногорскида Гашыйклар көне уңаеннан акция үтте (фотолар)
Бүген Гашыйклар көне уңаеннан "Ровесник" клубы 10нчы мәктәп укучылары белән берлектә акция үткәрде. Алар урамда шәһәрдәшләребезне бәйрәм белән котлады һәм үзләре ясаган йөрәкләр өләште. Людмила Просвирина фотолары
-
Бер авызың пешкәч, өреп кабасың: Арча балалары ник агуланган?
Балалар агулана, берәмләп түгел, дистәләп. Мәктәп ашханәләрен тикшереп торуга карамастан, узган ел республикада егермегә якын шундый очрак теркәлгән. Белгечләр Арча районындагы күңелсезлек башка мәктәпләрдә кабатланмас дип ышандыра алмый. Чөнки хилафлыкларның сиксән проценты хезмәткәрләрнең санитария кагыйдәләрен үтәмәвенә бәйле. Узган ел Арчаның хоккей клубында шөгыльләнүче балалар һәм тренер кафеда ашап, эчәк инфекциясе...
-
Татарстан синоптиклары 26 градуска кадәр салкыннар булачагы турында кисәтә
Республика территориясендә төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Татарстан синоптиклары иртәгә, 15 февральдә төнлә һәм иртән урыны белән 26 градуска кадәр салкыннар булачагы турында кисәтә. Моннан тыш, республика территориясендә урыны белән томан төшәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җиткерә. http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/14/158007/
-
БАТЫР РЫЦАРЬЛАР ҺӘМ ГҮЗӘЛ ТУТАШЛАР БӘЙРӘМЕ
Валентинкалар ясар көн дә килеп җитте. Ничә валентинка тәтер икән дә сезгә, ничәне үзегез бүләк иттәрсез? Ә валентинкалар сала торган почта тартмасы бармы сезнең мәктәптә? Кыскасы, без бүген иң күңелле бәйрәм - Гашыйклар бәйрәме турында сөйләшәчәкбез. Сөйгәнең өчен - шигырең һәм йөрәгең Язма валентинкалар, тарихта сакланып калган фактларга күз салсак,...