Ак якалы хезмәткәрләр арасында эретеп ябыштыручы, сатучы кебек һөнәрләрне үзләштерергә теләүчеләр арткан. Интернетта эш табарга ярдәм итүче сайтларның берсе үткәргән тикшерү барышында әнә шул ачыкланган. Барыннан да бигрәк, пешекче һөнәренә кызыгалар икән.
Бүген илдә акыл хезмәте белән шөгыльләнүче һәр ун кешенең берсе көнозын компьютер экранына төбәлеп утырудан туйган. Алар, ак...
Ак якалы хезмәткәрләр арасында эретеп ябыштыручы, сатучы кебек һөнәрләрне үзләштерергә теләүчеләр арткан. Интернетта эш табарга ярдәм итүче сайтларның берсе үткәргән тикшерү барышында әнә шул ачыкланган. Барыннан да бигрәк, пешекче һөнәренә кызыгалар икән.
Бүген илдә акыл хезмәте белән шөгыльләнүче һәр ун кешенең берсе көнозын компьютер экранына төбәлеп утырудан туйган. Алар, ак якалы күлмәкләрен салып атып, тиргә батып эшләргә риза. Сораштыруда катнашкан "акыллыбаш"ларның нибары 14 проценты гына үз эшенә тугры калачагын белдергән. Офис хезмәткәрләре арасында пешекче һәм кондитер булырга теләүчеләр күбрәк. Ә йөк ташучы һәм сантехник һөнәрләренә карата кызыксыну барыннан да азрак. Ак якалы хезмәткәрләрнең капчык ташырга хәленнән килмиме әллә, дип аптырамагыз. Эш анда түгел. Баксаң, һөнәрне алмаштыру теләге барыннан да бигрәк керемне арттыру ниятенә бәйле икән. Кесәне калынайту өчен акыллырак та, җиңелрәк тә ысулны сайлаганнар, күрәсең. Беренчедән, аш бүлмәсендә мәш килгәндә, капчык күтәрәсе юк. Икенчедән, хәзер аш-су осталарына мөмкинлекләр бихисап. Мәсәслән, бүген кибеттән түгел, ә өйдә пешерелгән торт сатып алу гадәти күренешкә әйләнде. Эшче һөнәрен үзләштерергә теләүчеләр табиблар һәм фармацевтлар арасында азрак. Шулай ук Мәскәү һәм Санкт-Петербургта яшәүчеләр дә механик, тимерче булырга ашкынып тормый. Кесә ягы ул дәрәҗәдә үк борчымый, ахры.
Һөнәрне алмаштыруга иң элек акча кытлыгы этәрә, дигән фикер белән Росстат белгечләре дә килешкән. Алар әйтүенчә, арада яраткан шөгылен керем чыганагына әйләндерергә теләүчеләр дә аз түгел. Анысы да монысы, нефтьче буласы килеп китте әле. Росстат мәгълүматларына караганда, былтыр илдә "кара алтын" чыгаручыларның уртача айлык хезмәт хакы 103 мең сум тәшкил иткән. Чагыштыру өчен, узган ел төзүчеләрнең айлык акчасы - 35 мең, укытучыларныкы - 30 мең, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнеке 25 мең сум булган.
Эльвира Вәлиева
http://www.vatantat.ru
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев