14 март 2018 яңалыклары
-
Шөгерлеләрне концертка чакыралар
Хөрмәтле авылдашлар!!! 18 март көнне Шөгер авылы мәдәният йортында "Ак чәчәкләр алып килә язлар" дип исемләнгән ял концертына рәхим итегез - сезне матур биюләр, моңлы жырлар көтә. Башлана 10.00 сәгатьтә. Сезне көтеп калабыз, дип язалар Шөгер авылы мәдәният учагы төркемендә.
-
Айрат Хәйруллин сөтне сатып алу бәясе кимендә 25-26 сум булырга тиеш дип саный
(Казан, 14 март, "Татар-информ", Динә Йосыпова). Россия Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин бер литр сөтнең сатып алу бәясе кимендә 25-26 сум булырга тиеш дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте. Айрат Хәйруллин сөткә бәя төшүне илнең иң зур проблемасы дип саный. "Беларусьтан безгә...
-
Башкортстан юлында туңып үлгән крокодил тапканнар
(Казан, 14 март, "Татар-информ"). Башкортстанда яшәүчеләр туңган крокодил тапканнар һәм гадәти булмаган табылдык фотосын соцчелтәргә куйганнар. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә. Фото авторы сөйләвенчә, крокодилны юлда әнисе тапкан. "Әни төнге сменадан соң, иртән Баймактан кайткан. Баймак районының Сибай белән Мукасово авыллары арасындагы юлда крокодилга охшаш нәрсә күргән, әмма аны...
-
Президент ветеринария, нәсел эше идарәсе, кулланучылар кооперациясенә машиналар тапшырды
Ведомстволарга УАЗ базасында прицеплы 48 авто шасси, 23 "Лада Гранта" һәм "Лада Ларгус", 17 автолавка машинасы ачкычы бирелде. (Казан, 14 март, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы мәйданда ветеринария идарәсе, нәсел эше һәм кулланучылар кооперациясе оешмаларына автомобиль ачкычлары тапшырды. Республиканың баш ветеринария идарәсенә караган...
-
Инсаф Абдулла сәхнәләрдә яңгыраган әдәби телне сарай теле дип атады
Танылган телевидение дикторы һәм артист Инсаф Абдулла сәхнәдә, спектакльләрдә яңгыраган тел үле дигән фикерләргә җавап бирде. Татарстанның атказанган артисты Инсаф Абдулла сәхнәдә әдәби тел яңгырарга тиеш дигән фикердә. Ул "Интертат" электрон газетасында Рәмис Латыйповның блогына җавап бирде. Искәртеп үтик, "Интертат" электрон газетасында ясалма, уйлап чыгарылган телне әдәби тел дип атау...
-
Лениногорскиның коммерцияле булмаган оешмаларын конкурста катнашырга чакыралар
13 - 22 мартта республика территориясендә яшәүче халыкларның телләрен сакларга булышлык күрсәтү грантлар конкурсына заявкалар кабул ителә. Анда закон нигезендә теркәгән иҗтимагый оешмалар катнаша ала. 2018 елда грант күләме - 200 000 сум. Конкурс турында тулырак: http://mon.tatarstan.ru/rus/grantsocial.htm. Белешмә өчен телефон: (843) 294-95-10, Кәримов Рүзал Таһирович
-
Бала өчен витамин комплекслары: файдамы, зыянмы?
Соңгы вакытта төрле витамин комплекслары шул дәрәҗәдә популярлашты ки - халык бер-берсен уздыра-уздыра витамин эчә. Хәер, өлкәннәр бу яңа модага иярмидер, мөгаен. Күп очракта витамин фанатлары - нәкъ менә яшь гаиләләр. Юк, мин витаминнарга каршы түгел. Минем өчен бары бер нәрсә генә сәер: яшь әниләрнең күбесе 1-1,5 яшьлек балаларына да...
-
Лениногорскида 24 мартта «Нәүрүз” бәйрәме узачак
24 мартта 11.00 сәгатьтә сезне "Юбилейный" паркында узачак "Нәүрүз" бәйрәменә чакыралар. Программада: мәдәният учреждениеләре коллективлары һәм милли диаспоралар катнашында театральләштерелгән күренеш, спорт ярышлары, балалар өчен уен программалары, милли сыйлардан авыз итү. Атта йөреп килергә мөмкин булачак, аттракционнар эшлиячәк. Рәхим итегез!
-
Зәй-Каратай укучылары Әлифба белән саубуллашты (фото)
Шушы көннәрдә Зәй-Каратай мәктәбендә "Сау бул Әлифба" дип аталган әлифба бәйрәме утте. Бәйрәмдә сыйныф җитәкчеләре Гүзәлия Якупова укучыларны төрле тукталышларда туктатып, шигыйрьләр укытты, биремнәр чиштерде, матур жырлар башкардылар. Китапханәче тәртипсез кыз ролендә мәктәпкә хәзинә эзләргә килеп, укучылар белән төрле уеннар уйнап, зур хәзинә - Туган тел китабын таптылар. Беренче сыйныф...
-
ЮХИДИ идарәсенә интернет аша языл
Машинаны теркәү өчен интернет аша язылсаң, 30% ташлама ясала. Электрон хезмәтләр тормышыбызда көннән-көн күбрәк кулланыла. Автомототранспортны теркәү өчен дә ЮХИДИ бүлекчәсенә интернет аша язылырга була. Дәүләт хезмәтләре порталына (gosuslugi.ru) электрон вариантта гариза тапшырып, тиешле вакытта ЮХИДИ идарәсенә киләсе генә кала. Шунысын да искәртеп үтик: машинаны теркәү өчен интернет аша язылган...
-
Татарстанда буран көтелә
Татарстан синоптиклары республикада буран, көчле җил турында кисәтә. Татарстан синоптиклары иртәгә, 15 мартта, республикада буран, көчле җил булачак, дип хәбәр итә. Көньяк-көнбатыштан искән җил тизлеге 15 - 18 м/с ка җитәргә мөмкин, дип фаразлый белгечләр. Татарстан Гидрометеорология үзәге һава торышы бозылу турында кисәтү таратты. http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/14/159723/
-
2018 елда Татарстанда 2,4 миллион квадрат метр торак кулланышка тапшырылачак
2018 елда Татарстанда 2 миллион 403 мең квадрат метр торак төзү планлаштырыла. Республикада соңгы җиде елда 18 миллион 874 мең квадрат метр торак кулланышка тапшырылган. 2018 елда 2 миллион 407 мең квадрат метр торак төзү планлаштырыла. татар-информ
-
Автобус һәлакәткә очрап, 10 кешенең гомере өзелгән
Истамбулдан Токатка юл тоткан рейс автобусы юл буенда торган фурага килеп бәрелгән һәм аңа ут капкан, дип хәбәр итә NTV. Һәлакәт нәтиҗәсендә 10 кеше үлгән һәм 18 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара. Чыганак: Татар Информ
-
Лениногорскида яна торган фатирдан хуҗасын коткарып калганнар
Янгын Менделеев урамындагы йортларның берсендә килеп чыккан. Лениногорскида фатирда чыккан янгында 60 яшьлек ир-ат зыян күргән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Янгын Менделеев урамындагы йортларның берсендә беренче катта кичә иртән килеп чыккан. Янгын сүндерүчеләр килгәндә тәрәзәдән куе төтен чыккан. Алар...
-
Бүген – менеджер, иртәгә – пешекче
Ак якалы хезмәткәрләр арасында эретеп ябыштыручы, сатучы кебек һөнәрләрне үзләштерергә теләүчеләр арткан. Интернетта эш табарга ярдәм итүче сайтларның берсе үткәргән тикшерү барышында әнә шул ачыкланган. Барыннан да бигрәк, пешекче һөнәренә кызыгалар икән. Бүген илдә акыл хезмәте белән шөгыльләнүче һәр ун кешенең берсе көнозын компьютер экранына төбәлеп утырудан туйган. Алар, ак...