Бәйгебездә яңа катнашучы, сездән дә җәйге фотолар көтеп калабыз
Бәйгебезнең тагы бер катнашучысы Зилә Мөдәрисова. Узган җәйнең истәлекләре белән бүлешә: Быелгы җәйнең иң истәлеклесе менә шушы басмада утырып ял итүем булгандыр. Туган авылыма кергәч, күпер астында урнашкан ул. Тәмле сулы чишмәсе дә бар. Җиләктән кайтышлый, эсседән качып, бала-чага шикелле суда яланаяк йөрдем, шундый рәхәт һәм күңелле булды. Үземне балачакка...
Бәйгебезнең тагы бер катнашучысы Зилә Мөдәрисова. Узган җәйнең истәлекләре белән бүлешә:
Быелгы җәйнең иң истәлеклесе менә шушы басмада утырып ял итүем булгандыр. Туган авылыма кергәч, күпер астында урнашкан ул. Тәмле сулы чишмәсе дә бар. Җиләктән кайтышлый, эсседән качып, бала-чага шикелле суда яланаяк йөрдем, шундый рәхәт һәм күңелле булды. Үземне балачакка кайткандай хис иттем. Ул тагын тәгәрәп-тәгәрәп җиләк җыюлар, ул хәтле күп җиләкне үз гомеремдә беренче тапкыр җыйдым. Дүрт көн рәттән бардым бит!
Дуслар, үтеп киткән җәй сездә нинди хәтирәләр калдырды? Фотоларыгыз белән бүлешегез, бәйгедә катнашыгыз!
Үзенчәлекле фотоларны "Заман сулышы"ның ВКонтакте страничкасында көтеп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев