20 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Күрше шәһәрдә ана белән ике бала эзсез югалган
18 сентябрь көнне төшке вакытлардан соң 28 яшьлек ана ике баласын "Chevrolet Lachetti" машинасына утыртып, билгесез юнәлештә китеп бара. Шактый озак элемтәгә чыкмаган хатын өчен борчылган туганнары полиция хезмәткәрләрен чакырта. Моңа кадәр аның бер тәүлеккә йортын ташлап киткәне булмаган. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре эзләү эшләрен башлаган. http://www.almet-rt.ru
-
Лениногорскилыларны "Эшкә велосипед белән" акциясендә катнашырга чакыралар
Лениногорскилылар 22 сентябрь көнне "Эшкә - велосипедта" гомумроссия акциясенә кушыла ала. Бу көнне машиналарны куеп торып, велосипедка утырып эшкә барырга мөмкин. Әлеге акция берничә ел рәттән үткәрелә, бу юлы да лениногорскилылар теләп катнашыр. Чараның уңай яклары күп: сәламәтлеккә файдалы, экология пычранмый, ягулык та янга кала.
-
Лениногорскига динозавр килгән (фотолар)
Әлеге зур динозавр сыны шәһәрнең Чайковский урамында, Эссен кибете алдында урын алган. Ул безгә Америкадан килгән. Зилә Мөдәрисова фотолары
-
Пенсия: кемнеке арта, кемнеке кими?
Керемнәре зур булган пенсионерларның юл йөрү өчен бирелә торган акчалары киләсе елның 1 гыйнварыннан ике тапкырга киметеләчәк. Бу турыда Татарстанның Министрлар кабинеты карарында әйтелә. Татарстаның премьер-министры Алексей Песошин имзалаган документтан аңлашылганча, әлеге үзгәреш айлык кереме 25 мең сумнан арткан пенсионерларга кагыла. Хәзер җәмәгать транспортында ташламалы юл йөрү билеты 448 сум...
-
Лениногорскида китапханә хезмәткәрләре кызыклы чара уздырды (фотолар)
Шушы көннәрдә Лениногорскиның Үзәк китапханә хезмәткәрләре ачык һавада "Табигатьнең мәңгелек матурлыгы" дигән шигъри сәгать үткәрде. Акция шәһәребезнең яңартылган Юбилейный паркында узды. Ул көнне Александр Пушкин, Иван Бунин, Фёдор Тютчев, Габдулла Тукай, Хәсән Туфан шигырьләре рус һәм татар телләрендә яңгырады. Шәһәребез шагыйрьләре Марат Мавлин, Николай Казаков, Ольга Фёдорова чыгышлары чараның бизәге...
-
Районда кеше үлеме белән тәмамланган бәхетсезлек очрагы булган
Соңгы арада районыбызда бәхетсезлек очраклары ешайды. Шушы көннәрдә тагын берсе булды. Бу хәл узган җомга көнендә була. Районның "Йолдыз" хуҗалыгында (Үрнәк авылы) эшләүче механизатор печән җыя торган агрегатка эләгеп, гомере өзелә. 1982 елгы ир-атның үлеме буенча хәзерге вакытта тикшерү эше бара.
-
Татарстанда фаҗига: 4 кеше гомере өзелеп, машиналардан тимер өеме генә калган (ФОТО)
Алабуга - Пермь трассасында зур һәлакәт: 35 яшьлек «БМВ Х3» хуҗасы зур тизлектә каршы як полосага чыгып, «Лада» белән бәрелешә. 24 яшьлек «Лада» йөртүчесе белән аның хатыны, «БМВ» хуҗасы белән пассажир урында ук һәлак булган. Тагын берсе авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. Үкенечле: яшь пар узган ел гына өйләнешеп, фаҗига көнне...
-
"Тере бомба" Казанны аякка бастырган
Кичә төшке вакытлар тирәсендә кешеләрнең котын алырлык вакыйга күзәтелгән. Казанның бер урамында күпкатлы йорт каршысындагы эскәмиядә әңгәмә корып утырган пенсионерларның игътибарын скотч белән уратылган бик шикле катыргы тартма җәлеп иткән. Аннан әллә нинди сәер тавышлар ишетелгән һәм өлкәннәр тартмага шартлау җайланмасы куелган дип куркып, автомат рәвештә полиция хезмәткәрләре номерын җыйган....
-
2018 елның 1 гыйнварыннан пенсияләр арта
Хөкүмәт 2018 елның 1 гыйнварыннан пенсияләрне 3,7 процентка индексацияләү карарын кабул иткән. Бу хакта хөкүмәт утырышы йомгаклары буенча Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин хәбәр итә, дип җиткерә Татар-информ ТАССка сылтама белән. "Пенсияләрне 2018 елның 1 гыйнварыннан 3,7 процентка индексацияләү карары кабул ителде", - дип җиткергән ул. Топилин...
-
Ришат Төхвәтуллинның Инстаграмдагы ФОТОсы зур бәхәс куптарган
"Мәхәббәтем". Бары тик бер сүз. Әлеге фотосурәт астындагы Ришат элеп куйган язу интернетта шау-шу куптарды. Кем бу кыз? Очрашалармы? Чыннан да мәхәббәтеме? Әллә никадәр комментарий җыелган инде. Берәүләр бәхет теләсә, икенчеләре "шәбрәк кыз табып булмады микәнни" ди. Өченчеләре "берни дә аңламыйсыз сез" дип сүгә. Ә сез аңлыйсызмы? Фотога карап үз...
-
Бәйгебездә яңа катнашучы, сездән дә җәйге фотолар көтеп калабыз
Бәйгебезнең тагы бер катнашучысы Зилә Мөдәрисова. Узган җәйнең истәлекләре белән бүлешә: Быелгы җәйнең иң истәлеклесе менә шушы басмада утырып ял итүем булгандыр. Туган авылыма кергәч, күпер астында урнашкан ул. Тәмле сулы чишмәсе дә бар. Җиләктән кайтышлый, эсседән качып, бала-чага шикелле суда яланаяк йөрдем, шундый рәхәт һәм күңелле булды. Үземне балачакка...
-
Татарстанда бетон плитәсе ир-атның гомерен өзгән
Хәл Апаста була. Кичә 11 сәгатьләр тирәсендә коткаручыларның кайнар линиясенә 29 яшьлек ир-атның бетон плитәсе астында калуы турында хәбәр керә. Мәгълүм булганча, эшчеләр ике катлы таушалган йортны сүтү эшләре белән шөгыльләнгән. Көтмәгәндә, берсенең өстенә бетон плитәсе килеп төшкән. Коткаручылар һәм ашыгыч ярдәм машинасы вакыйга урынына килеп җиткәнче ир-атның гомере өзелгән....
-
Лениногорскида “Пируэт” турында клип төшерделәр
Лениногорскиның "Пируэт" үрнәк бию ансамбле "Созвездие-Йолдызлык республика фестиваленең иң зур бүләге-Гран-прига лаек булган иде. Шушы көннәрдә алар турында видеоклип төшереп киттеләр. Ансамбль турында клип төшерелгән вакытта Мәскәү һәм Казан шәһәрләреннән килгән танылган хореограф, артист, продюсерлар Мәдәният сараенда сәләтле балалар, аларның җитәкчеләре өчен мастер-класслар күрсәтте. Мәсәлән, тамашачылар залында җырчы, актриса, продюсер,...
-
Бүген безне нинди һава торышы көтә?
20 сентябрь. Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Көндез явым-төшемнәрсез. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, талгын. Төнлә һава температурасы +8..+13˚, көндез +15..+20˚ градус.
-
Хәерле иртә, лениногорскилылар!