Былтыр Татарстан юлларында үлем очрагы алты процентка кимегән
2017 елда юл полициясе хезмәткәрләре 5 миллион ярымнан артык кагыйдә бозу очрагын ачыклаган. Узган елда Татарстан юлларында 425 кеше һәлак булган. Бу сан 2016 елдагыга караганда 6 процентка кимрәк. 2017 елда барлыгы 4654 авария булган, аларда 5 меңнән артык кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем...
2017 елда юл полициясе хезмәткәрләре 5 миллион ярымнан артык кагыйдә бозу очрагын ачыклаган.
Узган елда Татарстан юлларында 425 кеше һәлак булган. Бу сан 2016 елдагыга караганда 6 процентка кимрәк.
2017 елда барлыгы 4654 авария булган, аларда 5 меңнән артык кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин киңәйтелгән йомгаклау коллегиясе барышында ведомствоның узган елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясады.
Узган елда юл полициясе хезмәткәрләре 5 миллион ярымнан артык кагыйдә бозу очрагын ачыклаган. Шуларның 73 процентын күзәтү камералары ачыкларга ярдәм иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев