Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Гөлчәчәк булырсың, иркәм (тормыштан)

Эшем шуннан гыйбарәт, халык белән аралашам мин. Нинди генә аянычлы язмышлар, нинди генә кызыклы хәлләр белән очрашырга туры килми... Менә бүген дә бүлмәмә пенсия яшендәге бер апа килеп керде. - Кара әле, Зилә акыллым, сиңа бер кечкенә генә үтенечем бар иде, - дип сүзен башлады ул. - Эштән кайтканда безгә...

Эшем шуннан гыйбарәт, халык белән аралашам мин. Нинди генә аянычлы язмышлар, нинди генә кызыклы хәлләр белән очрашырга туры килми... Менә бүген дә бүлмәмә пенсия яшендәге бер апа килеп керде.

- Кара әле, Зилә акыллым, сиңа бер кечкенә генә үтенечем бар иде, - дип сүзен башлады ул. - Эштән кайтканда безгә кереп чыга алмассыңмы икән?

- Апа, ни йомыш? Кулымнан килсә, булдырырга тырышырмын, - дидем.

- Ни, абзаңны бераз куркытып карамассыңмы, дигән идем. Соңгы арада гел ата каз шикелле ысылдап кына тора. Өйдә бөтенләй яшәрлегем калмады, гел чукып кына тора үземне.

- Нәрсә генә эшли алырмын икән соң? - дидем бу апаның сәер үтенеченә аптырап.

- Үзеңне администрациядән дип танытырсың, хәлегезне белергә килдем диярсең. Кереп чык әле, чык, бәлки, бераз булса да акылга утырыр, - дип кич белән өйләренә керергә өндәде.

- Тик мин сиңа үз исемең белән эндәшмәм, Гөлчәчәк булырсың, - диде.

Ә мин бу гадәти булмаган тәкъдимгә аптырап утырып калдым. Эш белән мавыгып, бу хакта инде оныткан идем, кич җитүгә теге апа кәрәзле телефоныма шалтыратты:

- Зилә, акыллым, киләсеңдер бит, мин сине көтәм.

Вәгъдә-иман, рәз ышандырдым икән барырга кирәк. Кат-кат үтенгәч, олы кешенең сүзен аяк астына салып булмас дип алар яши торган фатирга юнәлдем. Үзем барам, үзем уйланам: "Йә Раббым, үземне кем һәм нәрсә дип кенә әйтермен икән. Орчык хәтле гәүдәм белән кемне дә булса куркыта алырмынмы? Ничә ел бергә гомер иткән ир белән хатынга акыл өйрәтү килешеп бетәрме икән?" - дигән уйлар белән "көрәшә-көрәшә" атладым...

Хуҗабикә ишекне ачуга:

- Онытмадыңмы, Гөлчәчәк булырсың, - дип тагын колагыма пышылдады. Миңа димәгәе алчәчәк, нурчәчәк, роза, ландыш... Авызымны ачарга да өлгермәдем, җилтерәтеп ваннага да алып керде.

- Стенага шушы плитәләрне үзем ябыштырдым, түшәмне дә күрәсеңме, ничек ак итеп агарттым. Ваннаны да гел карап, чистартып торам. Шундый булдыклы, уңган хатын мин. Теге зараза гына кадеремне белми, җәфалый үземне. Идәнне пычратып, бөтен инструментларын ванна астына тутырган иде. Ә мин аның бөтен тимер-томырларын коридордагы шкафка чыгарып аттым, - диде. Шундук коридорга чабып чыкты да, андагы шкафны киң ачып:

- Кара инде, күгәргән кадакларга, пычкы-чүкечкә кадәр өйдә асрый бит, чукынчык, - дип ирен әрләргә тотынды. - Арасында үткен балта, зур пычак та бар иде, тик мин аларны гаражга яшереп куйдым, - дип мактанды.

Аннан ишетә күрмәсеннәр дигәндәй, як-ягына каранып:

- Беләсеңме, куркам мин бу адәмнән. Өйдән чыгып китүгә әллә нинди ят хатыннар алып кайта. Ул күршеләрен әйтим тагын, мин чыгып киткәнне генә күзәтеп торалар да, теге сволочь янына керәләр. Вәт менә шундый куркыныч, газаплы тормышта яшим. Бу хайванның бите юмаган, әллә нәрсә эшләтүе бар, Алла сакласын, - дип сөйләнә-сөйлән, алгы бүлмәләренә алып кереп китте. Аннан соң йотылып-йотылып, тәрәзәдәге челтәр-пәрдәсен нинди порошок һәм ничә тапкыр юуы турында, келәмне кышын ничә тапкыр чыгарып кагуын һәм идәнне кайчан юуы - берсен дә төшереп калдырмыйча, бәйнә-бәйнә сөйләде. Ә мин, әле дә болар бер бүлмәле фатирда торалар, дип сөенеп утырдым. Сүзнең кыскасы, бөтен өй буенча экскурсия үткәрде: фатирларындагы һәр почмактагы пәрәвез оясына, һавадагы һәр тузанына кадәр таныштырды. Бу хәл кайчанга кадәр дәвам иткән булыр иде, белмим, бәхетемә, минем монда ник килгәнне исенә төшереп:

-Теге имансыз аш бүлмәсендә утыра. Күбрәк шунда яши, аның территориясе шунда, чөнки ашаудан башка эше юк. Әйдә, ашасын рәхәтләнеп, ашарына ризык мулдан, җитәрлек. Пенсиямнең бер тиенен дә кызганмыйча, суыткычны азык-төлек белән шыплап тутырдым гына, - диде. Беррәттән шушы көннәрдә ничә кило шикәр комы, ничә кап макарон, карабодай-дөге алганын да кызып-кызып сөйләде. Шәһәребездәге кайсы кибеттә нинди ташламалар бар, кайсысында ничегрәк алдыйлар, кайсысында һәрвакыт арзан товар булуын да белдем. Ниһаять, миңа аш бүлмәсенә үтәргә ишарәләп:

- Гөлчәчәк ханым, тартынып тормагыз, әйдә, түргә узыгыз. Керегез, карагыз, - диде.

Бер сәгать тынымны да чыгармый тыңлаган кеше буларак, баштан сүзне ялгый алмый интектем. Аннан соң зиһенемне җыеп:

- Ни хәлләрдә яшәп ятасыз? Исәнлекләрегез ничек? Фатирыгыз үзе якты, үзе иркен, бүлмәләрегез дә җылы икән, - дип тезеп киттем.

- Әйе, әйе фатирдан мең канәгать, - диде хуҗабикә май кояшы кебек елмаеп. Аннан кәнәфидә, солтан шикелле аягын бөкләп утырган тормыш иптәшенә ялкынлы караш ташлап:

- Кадерлем, Гөлчәчәк ханым администрациядән килгән. Безнең ише карт-корыны тикшереп йөри икән, - диде миңа күзен кысып. Мин аның сүзен хуплап:

- Әйе, кичен кайвакытларда рейдлар оештырабыз шулай, пенсия яшендәге абый-апаларның тормышы белән кызыксынабыз, контрольдә тотабыз, - дидем. Аннан җитди кыяфәт чыгарып:

- Үзара тату яшисезме? Әгәр проблемалар булса, яшермәге, - дигән булдым.

Ә апа, май кояшы кебек елмайды да:

- Юк-юк, сез нәрсә? Без шундый тату яшибез, шулаймы әтисе? - дип иренең иңнәреннән кочып алды.

Гаилә башлыгы исә, мин бүлмәгә кергәннән бирле, күзләрен түгәрәкләндереп, тешсез авызы белән елмаюдан башканы белмәде. Бер сүзгә кушылмады-дәшмәде.

- Мин сезнең өчен бик шат, алдагы көнегездә дә бер-берегезне аңлашып, кадерләрегезне белеп яшәгез, - дидем. Икенче сорауны да бирү урынлы булыр дип уйлап:

- Күршеләрегез ничек, әйбәтләрме? Эчкече түгелме? Тавышланмыйлармы? - дип сорадым.

- Күршеләребез дә алтын, хәер, бөтен подъездыбыз белән дус яшибез, -диде хуҗабикә башка сорауларга урын калдырмыйча.

- Алай булгач, афәрин. Ярый, шулай дип теркәп язып куярмын. Димәк, бу йортта тәртип, бернинди зар-ризасызлыклар юк, - дип кәгазь битенә нәрсәдер язгандай кыландым һәм бу сәер фатирдан, сәер кешеләр яныннан тизрәк китү ягын карадым. Мине кунакка чакырган апа:

- Гөлчәчәк ханым, безне хөрмәтләп килгәнегезгә мең рәхмәт! - дип озатып калды.

Чыктым да тагын уйга баттым: "Нәрсә булды инде бу?!"

Дөресен әйткәндә ни уйларга да белмәдем. Ә икенче көнне иртүк тагын теге апа шалтыратты бит.

- Гөлчәчәк-Зилә, акыллым, рәхмәт сиңа. Абзыең син килеп киткә, майлаган кебек. Җанкисәгем белән талашмыйбыз хәзер, әнисе дип кенә тора, - дип шатлыгы белән уртаклашты...

Зилә Мөдәррисова

фото: https://yandex.ru/images/search?p=14&text=рисунок%20разговор%20бабушки%20с%20девушкой&lr=11127

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев