30 март 2018 яңалыклары
-
Ир белән хатын бәхетле яшәү өчен ни кирәк?
Аллаһ Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 187 нче аятендә гаиләдә ир белән хатынның үзара мөнәсәбәтләре ни рәвешле булырга тиешлеген бәян итә: «Хатыннарыгыз - сезнең өчен кием, ә сез - хатыннарыгыз өчен кием...» Бер-берсен тормыш зилзиләләреннән саклап, бер-берсенә терәк булып яшәгән ир белән хатын Аллаһның бер-берегезгә кием дигән әмерен тормышка ашырып яшәүче бәхетле...
-
Гөлчәчәк булырсың, иркәм (тормыштан)
Эшем шуннан гыйбарәт, халык белән аралашам мин. Нинди генә аянычлы язмышлар, нинди генә кызыклы хәлләр белән очрашырга туры килми... Менә бүген дә бүлмәмә пенсия яшендәге бер апа килеп керде. - Кара әле, Зилә акыллым, сиңа бер кечкенә генә үтенечем бар иде, - дип сүзен башлады ул. - Эштән кайтканда безгә...
-
БИСМИЛЛАЛЫ ЧЫНАЯК ВАТЫЛСА
Дога язылган чынаякны ваттым. Бисмилла сүзе, дога язылган газетларны саклап торырга кушалар бит. Ә ватык чынаяк белән нишләргә? Икенче соравым: мәчет рәсеме төшерелгән сөлге белән сөртенергә ярыймы? Йосыф хәзрәт ДӘҮЛӘТШИН: - Чынаякны чүкеч белән вак кисәкләргә ватып бетереп, ташларга кирәк. Сөлгегә килгәндә, мәчеткә ихтирам-хөрмәт кирәк, әлбәттә. Аяк сөлгесе булмаса, иншалла,...
-
Лениногорскилыларга апрель аена намаз вакытлары
-
Лениногорскиның иң булган калфаклы кызлары (ФОТОЛАР)
11 нче гимназиянең актлар залына шәһәр һәм районның иң уңган, иң булган, иң чибәр кызлары җыелды. Алар шәһәребездә беренче тапкыр уздырылучы "Калфаклы татар кызы" муниципаль бәйгесендә көчләрен сынадылар. Конкурс ике этаптан торды. Беренчесендә кызлар "Татар кызының матурлыгы" дигән темага инша яздылар Нәтиҗәдә, финалга ун кыз чыкты. Араларында шәһәр һәм район...
-
Салаватның популярлыгы нигә төшкән?
Казанда халык арасында бәйсез респондетлар "нигә кайбер татар җырчыларның популярлыгы төшә" , дигән сораштыру үткәргәннәр. Җаваплар шактый кызык, менә шуларның кайберләре: - Иң күп популярлык югалтканы Салаваттыр, чөнки аның җырлары бертөрлегә әйләнде. - Айдар Галимов та картайды шлягерлары юк һаман шул бер җырлар. - Салаватның җырларының музыкасын гел бер композиторлар...
-
Лениногорскида эндоскопия бүлеге ачылды (ФОТОЛАР)
Шәһәрнең үзәк район хастаханәсендә тантаналы шартларда эндоскопия бүлеге ачылды. Аны ачу тантанасында район башлыгы Рәгать Хөсәенов, "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы урынбасары Рәис Галиуллин, үзәк район хастаханәсе баш табибы Айдар Яркаев һәм табиблар, шәфкать туташлары, медперсоналлар катнашты. Шәһәрнең үзәк район хастаханәсендә диагностик характерда эшләүче эндоскопик кабинет бар иде, ләкин ул дәвалау, авыруны...
-
Лениногорск китапханәчеләре яшьләрне җәлеп итү турында сөйләштеләр (фотолар)
Шәһәрнең Г.Тукай исемендәге Үзәк китпаханәдә китапханә хезмәткәрләренең семинары узды. Ул яшьләрне китапханәгә җәлеп итүгә багышланды. Анда шәһәр һәм район китпаханәләрендә яшьләр белән эшләү юнәлешләре турында сөйләштеләр. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсеннән белгеч Ксения Афанасьева да семинарга чакырылды. Ул яшьләр эшчәнлеге белән таныштырды. Китапзанә хезмәткәрләре дз үз тәҗрибәләре белән уртаклашты....
-
Татарстанга яз соңга калмыйча, үз вакыты белән килә
6 апрельдән республикада һава торышы 0 градустан күтәрелә башлый. Март суык торса да, республикага яз үз вакыты белән, соңга калмыйча килә. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Олег Шайтанов әйтте. "Еллык уртача күзәтүләрне без норма дип саныйбыз. Норма буенча, безнең республикада уртача тәүлек температура 6...
-
Әлмәт театрында премьера – «Синсез килгән язлар» (Зифа Кадыйрова әсәре буенча куела)
Бүген Әлмәт драмтеатрында премьера - «Синсез килгән язлар» спектакле Зифа Кадыйрова әсәре буенча куела. Премьерага язучы үзе дә чакырулы. Спектакльгә кадәр 18 сәгатьтән аның белән автограф-сессия планлаштырыла. Биредә үк автор үз китапларын да сатуга куячак. Спектакльне Илтөзәр Мөхәммәтгалиев инсценировкасы буенча Лилия Әхмәтова куя. Төп рольләрдә - Мәдинә Гайнуллина, Рафик Таһиров....
-
Татарстанда 2018 елның җәе кызу һәм коры булачак - галим
Татарстан фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Олег Шайтанов җәйгә фаразлар ясады. "2018 елның җәе кабат коры һәм эссе булачак. Дөрес, 2010 елгы кадәр ук булмас. Анысы бигрәк тә аномаль эсселек булды бит. Табигатьнең тагын шундый зур сынауга энергиясе җитмәс", - диде Татарстан фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Олег...
-
“ОСАГО ПОЛИСЫ БУЛМАСА, СУДКА БИРЕРГӘМЕ?” (Моны белү файдалы)
- Күптән түгел юл һәлакәтенә эләктем, бер машина, иярчен юлдан килеп чыгып, минекенә бәрелде. Гаеп анда булуы көн кебек ачык, әмма егетнең ОСАГО полисы эшкә яраксыз икән. Ул автомобилен күптән түгел алган, ә полис элекке хуҗа исеменә теркәлгән, аның да вакыты чыккан. Бу очракта машинага килгән зыянны суд аша гына...
-
Тимәштә янгында өйләрен, барлык әйберләрен югалткан Вәлиевлар гаиләсенә ярдәм кирәк
Янгын 27 мартта Тимәшнең Молодежная урамында яшәүче Вәлиевлар йортында чыга. Әлеге өйдә өч кеше яшәгән: ирле-хатынлы Әлфия апа һәм Хәниф абый - пенсионерлар, аларның 1974 елгы 2нче группа инвалид малайлары. Күз ачып йомганчы вакыт эчендә алар йортсыз - җирсез калганнар. - Без бүген бик авыр хәлдә, - ди Әлфия апа....
-
Язгы чакырылышта хәрби хезмәткә 128 мең кеше китәчәк
1 апрельдән Россиядә язгы чакырылыш башлана. Бу хакта Россия Кораллы Көчләре Генераль штабының оештыру-мобилизаөия идрәасе җитәкчесе Евгений Бурдинский җиткергән. "Узган елның язында гаскәрләргә 142 мең кеше җибәрелгән иде. Быел аларның саны 10 процентка кимеде һәм 128 меңне тәшкил итәчәк", - дигән ул. Генерал-лейтенант сүзләренә караганда, чакырылыш буенча армиягә алынучылар санының...
-
Лениногорскилылар сораштыруда катнаша ала
Сез шәһәр һәм район территориясендәге кайсы парк, яисә сквер беренчедән булып төзекләндерергә тиеш, дип уйлыйсыз? Бу турыдагы фикерегезне белдереп, сораштыруда катнаша аласыз. Күпчелек тавыш җыйган объектлар 2019 ел төзекләндерү планына кертеләчәк. Республиканың, шулай ук Лениногорск районының парклар, мәйданнар, яр буйлары, урамнары һәм башка мәйданнары төзекләндерү буенча онлайн-сораштыру - республиканың мәгълүматләштерү...