Күпләр: "Вакыт тиз үтә, көннең үткәнен сизмичә калабыз", - дип зарлана. Шуңа да гел ашыгып, каударланып гомер итәбез, каядыр чабабыз, ашкынабыз. Психологлар фикеренчә, әнә шулай кабаланып яшәү адәм балаларының күңел тынычлыгын ала һәм алар тынгысызга әйләнә. Ә гел шулай гомер кичерү җитди авыруларга сәбәпче була икән. Сәхифәбезнең даими кунагы -...
Күпләр: "Вакыт тиз үтә, көннең үткәнен сизмичә калабыз", - дип зарлана. Шуңа да гел ашыгып, каударланып гомер итәбез, каядыр чабабыз, ашкынабыз. Психологлар фикеренчә, әнә шулай кабаланып яшәү адәм балаларының күңел тынычлыгын ала һәм алар тынгысызга әйләнә. Ә гел шулай гомер кичерү җитди авыруларга сәбәпче була икән. Сәхифәбезнең даими кунагы - психолог Гөлнара Хисамова фикеренчә, иң элек моннан вегетатив нерв системасы зыян күрә.
- Гөлнара ханым, күпләр күңел тынычлыгы булмаудан зарлана, ял иткәндә дә тормыш мәшәкатьләрен оныта алмаучылар бар. Бу замана чиреме?
- Бер урында озак утырып тора алмау күбрәк шәһәр халкына хас. Тынычлык эзләсәң - авылга кайт, диләр бит. Салада алай ашыгып-кабаланып яшәүчеләр күп түгел. Ә менә шәһәрдә тормыш ритмы шулкадәр кызу ки, барысына өлгереп булмас кебек. Әнә шулай ашыгып яшәү сәламәтлеккә шактый тискәре йогынты ясый: кеше һәрвакыт арыганлык хисе тоя, гел нервлана, тиз кызып китә...
- Нинди чирләр башлану куркынычы бар?
- Бүген акыл, аңны һәрвакыт эшләтеп тору таләп ителгән һөнәрләр күп. Андый хезмәттәге кеше эш турында көндез генә түгел, төнлә дә уйлый. Тора-бара ул йокысызлыктан интегә башлый, аннары депрессиягә бирелә. Замана үзгәрә, тормыш кызулана, әмма организм шул килеш, ашыкмыйча яшәгән борынгы бабаларыбызныкы кебек. Бу кызу ритмга, беренче чиратта, нерв системасы чыдамый. Аның гел киеренке халәттә булуы иң элек йөрәк-кан тамыры системасы авыруларын китереп чыгара, башка чирләр дә читтә калмый. Йөрәк ритмы бозылу, тын бетү, ашкайнату системасындагы тайпылышларның 30 %ына нәкъ депрессия сәбәпче...
- Замана ритмыннан артта калмыйча, Сез санап киткән чирләргә бирешмичә ничек яшәргә икән?
- Һичнәрсә турында уйламыйча, ярты сәгать ял итәргә өйрәнегез. Телефон, музыка, яктылык, гаилә әгъзалары комачауламасын. Көн дәвамында 5 минутка булса да туктап, пауза ясап алу комачауламас. Һәм иң мөһиме - спорт турында онытмау. Моның өчен спорт залына барып тимер күтәрергә кирәкми, иң җайлысы - җәяү йөрү, йөгерү, чаңгыда шуу. Болар хисси киеренкелектән котылырга ярдәм итеп кенә калмый, физик яктан да чыныктыра.
Рәзилә РӘСИМ
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев