27 февраль 2018 яңалыклары
-
М-5 трассасында ике зур йөк машинасы бәрелешеп, ут капкан, ике йөртүче дә һәлак булган
Трассада хәрәкәт вакытлыча туктатылган, тагын бер кеше зыян күргән. Бүген Башкортстанда М-5 трассасының 1284 нче чакрымында ике зур йөк машинасы бәрелешкән. Нәтиҗәдә, аларның икесенә дә ут капкан. Авариядә ике йөк автомобиленең дә йөртүчеләре һәлак булган, тагын бер кеше зыян күргән, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы. Республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы...
-
Лениногорскилыларга март аена намаз ваытлары
-
Лениногорск шәһәре суды хокук бозучыны су саклау зонасыннан койманы алырга мәҗбүр итте
Бетон койманы сүтү юлы белән гражданнарның Дала Зәе елгасына каршылыксыз үтеп керүен тәэмин итәргә. Лениногорск шәһәре суды Писмән авыл җирлеге хакимиятенә карата шундый карар чыгарды. Су объектын саклау кагыйдәләре бозылу очрагын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары теркәде. "РФ Су кодексының 6 статьясының 8 һәм...
-
Лениногорск хуҗабикәләренә ТОЗ турында
Тозның көндәлек тормыштагы файдалары турында * Кулдан суган, сарымсак яки балык исе киләме? Уч төбегезгә бер чеметем генә тоз салып, шуны кулыгызга ышкыгыз, аннары сабынлап юыгыз - начар истән җилләр исәр! * Кайдадыр мич ягасыгыз булып (мунчада, мәсәлән) чи утын эләксә һәм ут элдерә алмый азаплансагыз, утынга бер уч эре...
-
Икенче яки өченче баласы туган гаиләләргә 6 процентлы кредит бирелә
2018-2021 елларда икенче яки өченче баласы туган гаиләләр, торак шартларын яхшырту өчен, ташламалы кредит шартларыннан файдалана алачак. Кредит акчасы еллык 6 процент ставка буенча бирелә. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Пенсия фонды Татарстан буенча Пенсия бүлегенең социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова хәбәр итте. Кредитның...
-
Интернетта зур зыян китерә торган яңа вирус таралган
Белгечләр Интернет челтәрендә күпләп зыян китерә торган Data Keeper вирусын тапкан, дип яза «Известия». Вирус компьютерлардагы файлларны шифрлый һәм криптовалютада акча таләп итә. Белгечләр әйткәнчә, вирус документларның форматын үзгәртми, шунлыктан кайсы файл вирус белән зарарлануын белеп булмый. Моннан тыш, яңа вирус йоктырган кулланучының компьютеры аша тоташкан гомуми Интернет челтәрен дә...
-
Айсылу Габдинова яңа һөнәр үзләштерә (фото)
Айсылу Габдинова яңа һөнәр үзләштерә башлаган. Үзе ул бу хакта Инстаграм тасмасында болай дип яза: "Илһам Шакиров туган авылына кайткач, аңардан: "Син эшкә урнаштыңмы, әллә һаман җырлап кына йөрисеңме?" - дип сораганнар... Шулай итеп, Җырлап кына яшәп булмас, яңа һөнәр үзләштерәбез,"-дигән ул. http://artistlar.ru/aysylu-gabdinova-yana-%D2%BBonar-%D2%AFzlashtera/ фото А.Габдинованың ВК страничкасыннан алынды
-
Мәетне күмүнең икенче көнендә үк табуты-ние белән ботарлап атканнар [+ВИДЕО]
Чәч үрә торырлык хәл шушы көннәрдә Калуганың Некрасово авылында булган, дип хәбәр итә Лайф басмасы. Анда олы яшьтәге мәрхүм булган абзыйның каберен күмгәннең икенче көнендә актарып бетергәннәр. Зиратка килгән якыннары казып алынган табутны күреп чак акылдан язмаган. Мәрхүмнең туганнары бу вәхшилектә ритуаль хезмәт күрсәтү агентлыгын гаепли. Хәзер тикшерү эшләре дәвам...
-
ХАФАЛАНУ ҖИТДИ АВЫРУЛАРГА КИТЕРӘ
Күпләр: "Вакыт тиз үтә, көннең үткәнен сизмичә калабыз", - дип зарлана. Шуңа да гел ашыгып, каударланып гомер итәбез, каядыр чабабыз, ашкынабыз. Психологлар фикеренчә, әнә шулай кабаланып яшәү адәм балаларының күңел тынычлыгын ала һәм алар тынгысызга әйләнә. Ә гел шулай гомер кичерү җитди авыруларга сәбәпче була икән. Сәхифәбезнең даими кунагы -...
-
Татарстанда төзелештә эшче һәлак булган
Фаҗига кичә иртән Чаллыда төзелеш мәйданында булган. Кичә иртән Чаллыда төзелеш мәйданнарының берсендә өстенә бетон плитә төшеп, 60 яшьлек эретеп ябыштыручы һәлак булган. Әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча...
-
Гөлназ Асаеваның Мәскәүгә китүен белгәч, Ришат Төхватуллиның кәефе төшкән
Талантлы җырчы Гөлназ Асаева "Җәннәт" (Джаннат) псевдонимы белән Россия киңлекләрен яуларга әзерләнә. Тиздән ул Мәскәүгә күченеп үз проектын башлап җибәрә. - Ришат Төхватуллин белән аралашасыңмы? Мәскәүгә китүеңне хуплыймы?,- дигән сорауга Гөлназ: " Ришат белән аралашабыз. Ул миңа бик якын кеше. Кирәк вакытта булыша, ярдәм итә, киңәшләрен бирә, миңа яхшылык кына...
-
Лениногорскида грек-рим көрәше буенча Республика беренчелеге узды (ФОТОЛАР)
Анда 16 яшькә кадәрле 180 спортчы катнашты. Алар республиканың 13 шәһәреннән килде. Безнең 3нче спорт мәктәбе егетләре дә сынатмады. Үз үлчәү категориясендә Егор Илюхин белән Степан Таратынов җиңүче булды. Икенче урынга Артем Дәүләтшин, Сергей Чатуров, Илсур Киямов, Антон Давыдов лаек дип табылды. Өченче урында - Айдар Низамов белән Кирилл Маркин....
-
Лениногорскида сәнгать осталары концерт куйды (фотолар)
Шәһәребезнең Мәдәният сараенда республиканың сәнгать осталары бушлай концерт куйды. Кичә башланыр алдыннан район башлыгы Рәгать Хөсәенов артистларны сәламләп, тамашачының рәхәтләнеп ял итүен теләде. Казан кунакларын шәһәрдәшләребез җылы кабул итте. Халык артисты Мирсәет Сөнгатуллинның Лениногорскига беренче генә килүе түгел. Аның чыгышын залда утыручы әби-апалар, абыйлар, шулай ук яшьләр яратып тыңлады. Зарина...
-
новости
-
Уяу булыгыз: машина сатып алу михнәтләре
Соңгы ике елда машина хакларының кинәт үсеп китүе күзәтелә. Бу Русия сумының ике тапкырга диярлек очсызлануына да нык бәйле. Шуңа күрә кеше кулыннан бераз йөрелгән машина сатып алучылар арта башлады. Тик бу четерекле мәсьәлә. Чөнки игъланнар аша булсынмы, машина базарыннанмы, хәтта тотынылган машиналарны сатып алып, бераз төзекләндереп сатучы рәсми автосалоннар...