Хәкимовлар гаиләсе 57 ел бергә
Лениногорск ЗАГС бүлегендә гаилә көненә багышланган тантана үткәрелде. Бу кичәгә 57 ел кулга-кул тотынышып тормыш юлыннан атлаучы Хәкимов Каниф Баян улы белән Екатерина Ивановна чакырылган иде. Каниф Баянович Бөек Ватан сугушы ветераны, хатыны Екатерина Ивановна педагог, күп еллар 6 нчы мәктәптә эшләгән. Әлеге мәктәп укучылары аларны котларга дип килгән иде....
Лениногорск ЗАГС бүлегендә гаилә көненә багышланган тантана үткәрелде. Бу кичәгә 57 ел кулга-кул тотынышып тормыш юлыннан атлаучы Хәкимов Каниф Баян улы белән Екатерина Ивановна чакырылган иде.
Каниф Баянович Бөек Ватан сугушы ветераны, хатыны Екатерина Ивановна педагог, күп еллар 6 нчы мәктәптә эшләгән. Әлеге мәктәп укучылары аларны котларга дип килгән иде. Матур гореф-гадәт буенча Хәкимовлар гаиләсе ЗАГС бүлегенең почет кенәгәсенә бу көннең истәлеге итеп имзаларын куйдылар, шулай ук аларга котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев