Моң алиһәсе Хәния Фәрхинең арабыздан китүенә күңел һич тә ышанмый. Башкортстанның Тәтешле төбәгендә гомер кичерүче әнисе Фәния апа, туганнары, якыннары ни хәлләрдә икән дип, җырчының ире Габделхәй Биктаһиров белән юлга кузгалдык. Габделхәй әфәнде: "Йортлары бик үк яңалардан түгел, кышын иза чикмәсеннәр тагын", - дип төзүчеләр дә чакырган иде.
Хәния үзе...
Моң алиһәсе Хәния Фәрхинең арабыздан китүенә күңел һич тә ышанмый. Башкортстанның Тәтешле төбәгендә гомер кичерүче әнисе Фәния апа, туганнары, якыннары ни хәлләрдә икән дип, җырчының ире Габделхәй Биктаһиров белән юлга кузгалдык. Габделхәй әфәнде: "Йортлары бик үк яңалардан түгел, кышын иза чикмәсеннәр тагын", - дип төзүчеләр дә чакырган иде.
Хәния үзе 88 яше белән баручы әнисенең, туганнарының хәлен белергә дип, июль ае башларында юлга чыккан була. Бу юлы ул табигатьне күзәтермен, яшьлекне искә төшерермен дигән нияттән поезд белән кайтырга карар кыла. Пермь краендагы Чернушка станциясендә аны туганнары каршылый, Тәтешледәге әнисе дә колачын җәеп, тәмле ризыклары белән көтеп ала. Хәния дус-ишләре белән очраша, рәхәтләнеп ял итә, уйный-көлә, шаяра. Ул да булмый: "Казанымны сагындым, юлга кузгалырга вакыт", - дигән фикерен дә җиткерә. Юлга чыгабыз дигән кичтә сеңлесе Фирүзәләрдә куна һәм Казаннан Габделхәй җибәргән машинада сеңлесе, аның кызлары белән бергәләп юлга кузгалалар. Хәния әнисе йортына кереп тормый, ишегалдындагы эскәмиягә утырып бераз гәпләшәләр дә дога кылалар һәм Казанга юл чыгалар. Ярты сәгать чамасы үтүгә, әнисенең кесә телефонына кече кызы: "Хәния апа китте", - дип хәбәр сала. "Хәвеф-хәтәрсез, исән-имин барып җитсен", - ди әни кеше. "Әни, син мине аңламадың, апа бу дөньядан бөтенләйгә китте", - дигән сүзләрне ишетү өч баласын, ирен югалту кайгысын татыган Фәния апага авыр, бик авыр була.
Олы кызы Җәмгыя яман шеш авыруыннан дөнья куйган була, аны җирләүгә бер ел тулды дигәндә, кисәк кенә ире Фәрхелислам бакыйлыкка күчә. Нурислам исемле улының гомере бик кыска була, аңа пычак белән чәнчиләр. Тимергалиләре юл һәлакәтендә җан бирә. Хәзер менә - Хәния. "Теле ачылганнан бирле гел җырлауда булды ул, - дип хәтер яңарта Фәния апа. - Әмма тормышы гел җырлап кына узды димәс идем. Түзде, михнәтләрне җиңәргә көч тапты. Иреннән аерылган чагында: "Тилермә, кызым, түз инде", - дип телемне дә әйләндермәдем, аның хәлен белә идем. Баласын карарга кеше булмаганлыктан, Алияне сигез айлык чагында ук миңа кайтарып куйды. Баласын сагынып үлә язды, көн дә шалтырата иде, аз гына җае чыгуга кайтты. Бәхетенә, Габделхәй очрады. Ул Хәнияне дә, Алияне дә үз итте. Мең рәхмәт аңа!"
Авыллар елый һәм... үлә икән
Шундыйларның берсе - Хәниянең туган авылы Салаевка. Аны шулай ук Салаелга, Салаюа дип тә атыйлар. Башкортстан белән Пермь крае чигендә урман кочагына сыенып утырган бер генә урамлы авыл ул. Бу якның табигате сокланып туймаслык. "Урман безне яшәтте, урман безне туендырды", - диделәр безгә кайчандыр шушы салада гомер кичергәннәр. Авыл дин әһелләре, аучылар, гармунчылар белән дан тоткан. Хәниянең бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина авылдашлары, туган төбәге белән бәйле уй-хисләрен кәгазь битләренә дә төшергән. Үзәк китапханәдә очрашу вакытында ул аны хәзер инде кайсы кая таралган авылдашларына укып та күрсәтте һәм халык байтак вакыт сүзсез торды. Иншалла, Фирүзәнең күңел сыкравы - тарихи ядкәре, гаилә чикләрен үтеп, башкаларга да барып ирешер. "Һәр йортның түрендә Аятел- көрси эленеп торды, сәкедә тальян иде, ике көпшәкле ау мылтыгының да үз урыны булды, - дип яза ул. - Бакчаларга терәлеп үк торган көмеш сулы елганы тар басмадан чыгуга бөдрә таллы, зифа ак каенлы, мәһабәт чыршылы урман каршылады. Чишмәләрнең исәбе-хисабы юк. Авыл халкы ихата тутырып мал-туар тотты. Әткәй мәрхүм гомере буе ат асрады. Күлдә атларны су коендыру, ләйсән яңгыр астында картыемның (дәү әнине безнең якларда шулай диләр) зур яулыклары белән күлдә балык сөзүләр, әнкәй-бәгъремнең күмер самавыры кайнап чыккан арада каен җиләге җыеп кайтулар балачак иленең иң татлы мизгелләре иде. Әткәй атын туарып иркенлеккә җибәргән дә, җырлый-җырлый, киң колачлап печән чаба, аңа Хәния апа белән мин дә кушылам".
Шуңа да Хәниянең күңел төпкелләрен тибрәтердәй җырчы булуына һич кенә гаҗәпләнерлек түгел. Салаелга әле ул - Салават Фәтхетдиновның әнисе Тәкълимә апа туып үскән авыл да. Хәния белән Салават бер елны дөньяга килгәннәр, туган тиешлеләр дә.
Башлангыч мәктәбе, клубы, кибете, мөгезле эре терлек, сарык, ат фермалары булган Салаелга хәзер яшәүдән туктаган инде. Берәү дә йорт-җирен сүтеп башка урынга алып китмәгән, каралты-кура әкрен генә хәрабәгә әйләнеп бара. Җимерергә булышучылар да табылып тора булса кирәк. Кемнәрдер, исем-фамилияләрен язып калдырмаганнар, йорттан-йортка йөреп, шул исәптән Хәнияләр йортына да кереп, морҗаларын тузгытып, стенага ябыштырылган рәсемнәрне ерткалап чыкканнар. Алай да Салаюада Себер якларыннан кайткан берәү көн күрә икән. Аның йорты яныннан үткәндә, баскычтан күтәрелә алмыйча, айкала-чайкала азаплануын шәйләдек. Аның үз хәле хәл иде, шунлыктан исәнме-саумыдан ары китә алмадык.
Хатирәләрнең иге-чиге юк
Килгәч-килгәч, район хакимиятенә дә кереп чыгасы иттек. Хакимият башлыгы Рушан Гәрәев бик теләп кабул итте, җырчыбызның истәлеген, иҗатын мәңгеләштерү өчен башкарылачак эшләр хакында да җентекләп сөйләде, шәхесләребезнең һич кенә дә онытылырга тиеш түгеллегенә басым ясады. Хәниянең авылдашлары, укытучылары, классташлары, дуслары белән очрашу кирәклеге турындагы фикерне дә хуплады ул. Кичтән сөйләшү булды, халык иртән үзәк китапханә залына җыелды. Бик күп хатирәләр яңарды, Хәниянең яшьтән халык җырларына тартылуын, Тукай, Есенин шигырьләрен яратуын, башлангыч классларда укыганда ук лидер булуын, яшьлек мәхәббәтен дә, елгада чак кына батмый калуын да, караватка басып концерт куюын да, ягымлылыгын, сабырлыгын, ярдәмчеллеген, кырыслыгын да, кыяр-алма урлавын да һәм башка бик күп истәлекләрне искә төшерделәр.
Боларның барысын да Татарстанда яшәп иҗат итүче язучы - образлар тудыру остасы тыңлап, күңеленә һәм дәфтәр битенә теркәп барды. Мөгаен, өр-яңа бер әдәби әсәр туар һәм ул уйландырырлык та, гыйбрәтле дә, ачы язмыш та тасвирланган әсәр булыр дип көтелә. Нефтекама каласында исә, ахирәт дусты Гөлшат ханым әйтүенчә, шәһәрнең яңа бер урамына аның исемен бирергә һәм җыр фестивале оештырырга ниятлиләр икән.
Хәния, гадәтенчә, туган авылына да барып килә. "Әткәй, туганнарыбыз каберенә шундагы басудан үз кулларыбыз белән җыйган чәчәкләр салдык, каберләрне чистарттык, Казанга киткәнче тагын бер килербез әле дип, Тәтешлегә кайттык, - дип сөйли сеңлесе. - Хәния апа саргылт төскә кергән каеннарны кочып елады, таралып, җимерелеп беткән авыл да аның белән бергә елады кебек".
Сеңлесе Фирүзә килеш-килбәте, сөйләм үзенчәлекләре, үз-үзен тотышы, җитезлеге, мөлаемлылыгы белән койган да куйган Хәния инде. Җырлавы да аның кебек. "Бергәләп дуэт башкарырга исәп бар иде, өлгерә алмыйча калдык", - дип уфтанды ул. Үзәк китапханә хезмәткәрләре: "Казаннан мин сезгә татар китаплары алып кайтам әле", - диюен җылылык белән искә алалар.
Үлем үкенечсез булмый, диләр. Хәния халкыбызга тугрылыклы хезмәт итте, үзеннән буыннардан-буыннарга күчәрлек якты эз калдырып бакыйлыкка күчте. Аны халкыбыз онытмаячак, туган якларына сәфәрдә шуны бик нык тойдык. Киләсе елның 30 маенда, җырчыбызның туган көнендә, Россиядәге берничә шәһәрдә искә алу концертлары - марафоннар булыр дип фаразлана.+
Каберенә исә һәйкәл кую планлаштырыла, һәйкәлнең эскизлары әзер инде.
Габделхәй әфәнде Фәния апаны өен сипләтергә ризалаштыра алмады. "Юк, юк, акчагызны башка кирәк-яракка тотыгыз, - диде ул. - Фирүзәнең дә, Салаватның да балалары, хәлемне белеп, ашау-эчүне әзерләп торалар, Фирүзә кызым гел минем янда диярлек, йортым җылы, мендәрем йомшак, урын-җирем чиста, телевизор сөйләп тора, шулай да нихәл итим: Хәния кызымның җырлавын гына тыңлый алмыйм, күземә яшь тыгыла, хәлем бетә, йөрәк хәлсезләнә, ишегалдына чыксам, гел шул эскәмиядә утырып торадыр сыман..."
Башкортстаннан без Хәниягә чиксез җылы ихтирам тоеп, сәфәрләрнең соңгысы булмас дигән өмет белән кайттык. Хәер, кая гына барсак та, бик сагынып искә алалар Җырчы кызыбызны. Ул, үзе моңланганча, гомерен сүнмәс җыр итеп китте.
Нет комментариев