24 октябрь 2017 яңалыклары
-
Хәния Фәрхинең әнисе Фәния апа: "Ишегалдына чыксам, гел шул эскәмиядә утырып торадыр сыман"
Моң алиһәсе Хәния Фәрхинең арабыздан китүенә күңел һич тә ышанмый. Башкортстанның Тәтешле төбәгендә гомер кичерүче әнисе Фәния апа, туганнары, якыннары ни хәлләрдә икән дип, җырчының ире Габделхәй Биктаһиров белән юлга кузгалдык. Габделхәй әфәнде: "Йортлары бик үк яңалардан түгел, кышын иза чикмәсеннәр тагын", - дип төзүчеләр дә чакырган иде. Хәния үзе...
-
Хөкүмәт 2018 елга тормыш өчен мөһим булган дарулар исемлеген киңәйтте
Исемлеккә өстәмә 60 дару һәм 8 препарат, шул исәптән онкологик, йөрәк-кан тамырлары һәм башка авыруларны дәвалау өчен дарулар кертелгән. Хөкүмәт 2018 елга тормыш өчен мөһим булган даруларның яңа исемлеген раслаган. Бу хакта Россия Министрлар Кабинеты башлыгы Дмитрий Медведев киңәшмәдә хәбәр итте, дип яза ТАСС. "Мин 2018 елга тормыш өчен кирәкле...
-
новости
-
Галимнәр якын көннәрдә Җирдә магнит давыллары булачагын кисәтә
Галимнәр якын көннәрдә Җирдә булачак магнит давыллары турында кисәтә. Бу хакта "Яңалыклар федераль агентлыгы" хәбәр итә. Россия Фәннәр академиясенең Лебедев исемендәге Кояш астрономиясе рентген лабораториясе магнит давылларын 24- 27 октябрьгә туры килер дип белдерә. Алар бу күренешне Кояш матдәләре агымы арту белән аңлата. Галимнәр магнит давылларының ике атна саен кабатлану...
-
Лениногорск йортлары ишегалларында яңа мәйданчыклар (фотолар)
Хәзер шәһәребезнең Гагарин урамы, 16нчы йорт ишегалдында башка йортлар көнләшерлек кече архитектура формалары - балаларга карусельләр, "таучык"лар, комда уйнау өчен урыннар барлыкка килде. Бу - баш предприятиесе "Лениногорскнефть" идарәсе булган 4нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсенең балаларга бүләге. Шәһәр йорт ишегалларында куелган уен мәйданчыклары мөһим урын булып тора. Бала өйдән чыккач, читкә...
-
Айсылу Габдиновадан яңа клип (ВИДЕО)
"Алабута" җыры белән тамашачыга танылган Айсылу Габдинова өр-яңа романтик клип тәкъдим итә. "Сагыну" җырына төшерелгән клип PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе белән бергәлектә эшләнде. Клипның премьерасы GONGTV каналыннан. видео: http://gongtv.ru/ http://matbugat.ru/news/?id=20395
-
Роспотребнадзор ил буенча ипи сыйфатын тикшергән
Россиядә ипинең 2,5 проценты гигиена күрсәткечләре буенча нормага туры килми, дип хәбәр ителә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек (Роспотребнадзор) федераль хезмәте сайтында. Бу хакта РИА "Новости" җиткерә. "Тикшерүгә алынган ипиләрнең 2,5 проценты гигиена күрсәткечләре буенча нормага туры килми", - диелгән хәбәрдә. Токсик элементлар, пестицидлар, микотоксиннар һәм башкаларның...
-
9 яшьлек бала үз әнисен әтисен үтерүдә гаепли
Биш бала анасы ирен үтерүдә гаепләнә. Тәтеш районының кечкенә генә авылында яшәүче биш бала анасы Елена Болонкинаны белмәүчеләр юк. Күптән түгел аның турында район газетасы да язып чыга. Герой-әни турындагы ул язма "Күп бала - чиксез шатлык" дип атала. Тик менә соңгы арада булган бер вакыйга авыл халкын шок хәлендә...
-
Лениногорскилылар "Безнең заман" фестивале җиңүчеләре (фото)
20-21октябрь аралыгында Әлмәттә "Наша время-Безнең заман" яшьләр фестиваленең зональ этабы узды. Безнең шәһәрндән ЭПУ "Лениногорск газ" коллективы катнашып югары урыннар яулап кайтты. Светлана Насибуллина - II урын, Раиль Гыйззәтуллин - I урын яуладылар. Котлыйбыз!
-
Бүген Татарстанда урыны белән кар көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән аз гына кар явачак. Казанда исә явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнбатыштан исә, уртача тизлектә. Төнлә юлларда урыны белән хасил булган бозлавыкның иртәнге сәгатьләрдә дә саклануы ихтимал. Һаваның максималь көндезге температурасы Татарстанда - -1..+4...
-
Кышкы тәгәрмәчкә күчәргәме?
Беренче кар төшүгә шиномонтажларда чират барлыкка килде. Бәласеннән баш аяк дип һәркем тәгәрмәч алыштырырга ашыга. ЮХИДИ хезмәткәрләре дә кышкы тәгәрмәчләргә күчәргә киңәш итә. Беренче кар төшүгә шиномонтажларда чират барлыкка килде. Бәласеннән баш аяк дип һәркем тәгәрмәч алыштырырга ашыга. ЮХИДИ хезмәткәрләре дә кышкы тәгәрмәчләргә күчәргә киңәш итә. - Кагыйдә буенча, урамда...