Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Илфак Шиһапов: "Авырлыклар биргән өчен, Дөньяга китергән өчен, Рәхмәт, Тәңрем!"

Рәхмәт, Тәңрем! 1. Бүген алсу таңнар атты, Таңда җиргә чыклар ятты - Рәхмәт, Тәңрем. Иркен сулыш, тыныч җаным, Өмет белән яшим тагын - Рәхмәт, Тәңрем. Ялгыз түгел - янда парым, Җиңәрлек бүген барын - Рәхмәт, Тәңрем. Күгем аяз, ачык юлым, Сау-сәламәт аяк-кулым - Рәхмәт, Тәңрем. Кушымта: Ни булса да бу...

Рәхмәт, Тәңрем!

1. Бүген алсу таңнар атты,
Таңда җиргә чыклар ятты -
Рәхмәт, Тәңрем.
Иркен сулыш, тыныч җаным,
Өмет белән яшим тагын -
Рәхмәт, Тәңрем.
Ялгыз түгел - янда парым,
Җиңәрлек бүген барын -
Рәхмәт, Тәңрем.
Күгем аяз, ачык юлым,
Сау-сәламәт аяк-кулым -
Рәхмәт, Тәңрем.
Кушымта:
Ни булса да бу тормышта,
Миңа җан иңдергән өчен,
Сау балалар тудырып, парлар
Биргән өчен, рәхмәт, Тәңрем.
2. Еллар авыр, борма юллар,
Кичә-кичә утлар-сулар
Яши кеше.
Һәр көнендә бәхет көтеп,
Күкләрдән күп өмет итеп,
Яши кеше.
Авырлыклар биргән өчен,
Дөньяга китергән өчен,
Рәхмәт, Тәңрем.
Киләчәк һәм үткән өчен,
Сөю колы иткән өчен,
Рәхмәт, Тәңрем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев