4 июнь 2017 яңалыклары
-
Татарстан синоптиклары алдагы көннәргә һава торышының нинди булачагын әйтте
Республикада алдагы өч көн яңгырлы һәм җилле булачак. Татарстан Гидромеиеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә, 5 июньдә, алмашынучан болтылы һава торышы саклана, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көттелә. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. исәчәк. Төнлә һаваның минмаль температурасы +1...+6, көндез иң югары температура +12...+17 градус булачак. 6...
-
Лениногоскида бүген көчле җилдән агач авып газ линиясен өзгән (фотолар)
Әлеге хәбәр һәм фотолар "Типичный Лениногорск" төркемендә урнаштырылган. Фотолар һәм комментарийларга караганда, көчле җил нәтиҗәсендә агач авып газ линиясен өзгән. Бу хәл Ленинград урамы 46 һәм 56А йортлар ишегалдында була. Газ исен сизгән йортта яшәүчеләр 04 хезмәтенә хәбәр итәләр. Тиз арада килеп газны ябалар.
-
Лениногорскилы Габдулла абый Галиуллинга бүген 90 яшь (фотолар)
Бүген Лениногорскида гомер итүче тыл хезмәтчәне Габдулла абый Галиуллинга 90 яшь тулды. Ул тумышы белән Яңа Шөгер авыллыннан. Гаиләләрендә биш кызга бер малай булып үсә. Унөч яшеннән колхоза атлар җигеп җирен дә сөрә, чәчә дә. Хезмәт сөючән егет ун елын бораучы булып СУМРда, аннан 27 ел КРСта машинист-подъемника булып эшли....
-
Лениногорск китапханәләре Балаларны яклау көнен билгеләп үтте (фотолар)
Китапханәләрдә балалар өчен төрле чаралар оештырылган иде. Алар кызыклы китаплар, журналлар белән дә танышты. Авыл һәм шәһәр китапханәләрендә уздырылган чараларда 600 ләп бала катнашты.
-
ЦИТАТА
"Кешеләр син уйлаганча уйламаска, син көткәнне эшләмәскә хокуклы икәнен аңла. Алар, мөгаен, сине яраталардыр, тик яратулары башкача чагылырга мөмкин". Лиз Барб.
-
Зәй-Каратай авылында ифтар үтте (ФОТОЛАР)
Оештыручылар - авыл җирлеге, мәчеткә йөрүчеләр, авылның мөслимәләр җәмгыяте, иганәчеләр, дип хәбәр итә "Ислам в Лениногорске" төркеме. Аның барышында вәгазь, Коръән сүрәләре укылды, ифта рдан соң бергәләп тәравих намазы укыдылар. Кунак булып, "Ихлас" мәчетеннән Булат хәзрәт, предприятие җитәкчеләре, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, яшь мөселманнар килгән иде.
-
Лениногорск роддомында яшь әниләрне котладылар
Лениногорск шәһәре ЗАГС бүлеге белгече Хәлимова Кадрия Фәрит кызы яшь әниләрне бәбиләре тууы белән һәм "Балаларны яклау" көне белән Бала тудыру йортына барып котлады. -Балаларыгыз һәрвакыт бәхетле булсынныр, акыллы һәм матур булып, кайгыртучан һәм киң күңелле булып үссеннәр! Ә инде сез, әти-әниләр, балаларыгызның иң якын һәм иң яхшы дуслары булыгыз!...
-
Лениногорскиның «Медицина үзәге» – һәркемгә ярдәм итә
Күп очракта сукыраюга китерүче шикәр диабеты авыруының яңа очраклары турында лениногорскилылар, шулай ук республикада яшәүчеләр арасында еш ишетәбез. Моңа кадәр офтольмологик авыруларны ачыклау һәм дәвалауның төп үзәге булып (Лениногорск халкы һәм якын-тирә районнар өчен) Казан хастаханәсе булып торды. Хәзер бездә дә төрле офтольмологик авыруларны ачыклау һәм ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирүче...
-
Татарстанда юл һәлакәте 5 кешенең гомерен өзгән
Беренчел мәгълүматларга караганда, һәлакәт "Лада Гранта" йөртүчесенең каршы як полосага чыгуы аркасында булган. Үлүчеләр булган юл һәлакәте Тәтеш юлында килеп чыга, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрылыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Кичә 16.28 сәгатьтә кризислы хәлләр белән идарә хезмәтенә Апас - Тәтеш юлының 28...
-
Ата-аналар колагына: Интернет белән мавыккан үсмерләр турында уйланырлык 5 факт
1. Галимнәр дәлилләвенчә, көненә 4 сәгатьтән күбрәк Интернетта утырган үсмерләр депрессия белән интегә һәм үзләрен бик түбән бәяли. 2. Психиатрлар ачыклавынча, социаль челтәрдәге битеңне һәрдаим яңартып тору теләге депрессиягә китереп җиткерә. 3. Daily Mail ачыклавынча, имтиханга әзерлек яки сессия чорында соцчелтәрләргә вакыт бүлгән укучылар, Интернет белән кызыксынмаучыларга караганда, 20 процентка...
-
Бүгенге көн турында халык сынамышлары ни әйтә?
Бүген христиан динен тотучылар Троица (Тырычын) бәйрәм итә. Халыкта бу көн белән бәйле үз сынамышлары да булган. Без дә аларга күз салыйк әле. Троицада яңгыр булса - печән уңа, гомумән яхшы уңыш көтелә. Троицада яуган яңгыр җылы һава торышы килүе, кырау төшмәү билгесе диелә. Әлеге сынамышларга ышанып, бүгенге яңгырлы көнне...
-
Илфак Шиһапов: "Авырлыклар биргән өчен, Дөньяга китергән өчен, Рәхмәт, Тәңрем!"
Рәхмәт, Тәңрем! 1. Бүген алсу таңнар атты, Таңда җиргә чыклар ятты - Рәхмәт, Тәңрем. Иркен сулыш, тыныч җаным, Өмет белән яшим тагын - Рәхмәт, Тәңрем. Ялгыз түгел - янда парым, Җиңәрлек бүген барын - Рәхмәт, Тәңрем. Күгем аяз, ачык юлым, Сау-сәламәт аяк-кулым - Рәхмәт, Тәңрем. Кушымта: Ни булса да бу...
-
Колбасада ит бармы?
КОЛБАСА Колбаса һәм сосискада ит бармы? - Юк! Аның каравы, өстәлмәләр һәм кушылмалар тулып ята. Әйтик, каррагинан матдәсе. Ул колбасаның дымлылык функциясен үти. Әгәр вакуумдагы колбасага катырак басып карасагыз, суның агып чыгуын күрерсез. Икенче күрсәткеч - төс. Чын колбаса ит төсендә булырга тиеш. АТЛАНМАЙ Маргарин, май продуктын үсемлек һәм терлек...
-
Һәлак булган солдатның анасы суд аша 1,5 млн сум акча откан
Башкортстанның Салават шәһәрендә яшәүче солдат анасы Россия Оборона министрлыгыннан, Оренбург өлкәсендәге хәрби частьта һәлак булган улы өчен, компенсация сыйфатында суд аша 1,5 млн сум акча откан. Аның улы, бүлек командирының янауларын җитди кабул итеп һәм алга таба түбәнсетүләрдән качарга теләп, үзүзенә кул салган. http://shahrikazan.com/