Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Иштирәк кызы - тарих фәннәре кандидаты

Мәктәпне 2003 елда тәмамлаган Айгөл Мөхәммәдиеваның фәнни диссертациясен уңышлы яклавы һәм тарих фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе алуы безнең өчен горурлык, ди директор урынбасары Гөлсинә Иванова. Бу шатлыклы хәбәр мәктәп коллективын сөендерде. Авыл кызы, авыл мәктәбен тәмамлап зур уңышларга ирешсен әле! Тырышты, бик тырышты Айгөл белем алырга. Урта мәктәпне көмеш медаль...

Мәктәпне 2003 елда тәмамлаган Айгөл Мөхәммәдиеваның фәнни диссертациясен уңышлы яклавы һәм тарих фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе алуы безнең өчен горурлык, ди директор урынбасары Гөлсинә Иванова.


Бу шатлыклы хәбәр мәктәп коллективын сөендерде. Авыл кызы, авыл мәктәбен тәмамлап зур уңышларга ирешсен әле! Тырышты, бик тырышты Айгөл белем алырга. Урта мәктәпне көмеш медаль белән тәмамлады. Казан шәһәрендә югары уку йортында, аннан аспирантурада укыды.

Яшьләр эшләре һәм гражданлык җәмгыяте проблемалары буенча фәнни эзләнүләр, тарихи язмаларын, документларны тирәнтен өйрәнеп, язылган хезмәтләре фәнни журналларда бастырылып, киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Россия һәм Халыкара дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләрдә, форумнарда үзенең фикерләре белән уртаклашты.

Без аның белән бик горурланабыз! Айгөл үзе дә белем алган мәктәбен, укытучыларын һәм сыйныфташларын бик сагына. Укытучыларына, бигрәк тә сыйныф җитәкчесе Гөлнур Санатуллинага, мәктәп директоры - тарих укытучысы Әсхәт Хаҗиповка рәхмәтле ул. Аның киләчәккә хыяллары зур, максатлары билгеләнгән.

Фәнни ачышлар, студентларга белем бирү өлкәсендә иҗади уңышлар, сәламәтлек телибез сиңа, Айгөл!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев