Ивановка авылы китапханәсе үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан, үзенә нәниләрне, өлкәннәрне, китап укырга яратучыларны һәм шунда эшләп, хәзер лаеклы ялда булган китапханәчеләрне җыйды. Әлеге кичә күтәренке рухта башланып, чын мәгънәсендә, зур бәйрәмгә әверелде.
Китапханә Мәдәният йортының 2 нче катында урнашкан. Ишектән килеп керүгә үк, ул үзенең заманча...
Ивановка авылы китапханәсе үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан, үзенә нәниләрне, өлкәннәрне, китап укырга яратучыларны һәм шунда эшләп, хәзер лаеклы ялда булган китапханәчеләрне җыйды. Әлеге кичә күтәренке рухта башланып, чын мәгънәсендә, зур бәйрәмгә әверелде.
Китапханә Мәдәният йортының 2 нче катында урнашкан. Ишектән килеп керүгә үк, ул үзенең заманча эшләнеше, зәвыклы итеп бизәлгән булуы белән игътибарны җәлеп итә. Бина стеналары ук маҗаралы әкият дөньясына сәяхәткә чакыра, рәсем, кул эшләре, китап күргәзмәләре кызыктырып, үзенә чакырып тора. Монда халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай почмагы, компьютер, интерактив такта, плазмалы телевизор - һәммәсе дә урын алган. Әлеге китапханәне авыл китап йорты дияргә, хәтта, тел әйләнми. Мондый матур, җылы йортка рухи азык алырга килми мөмкин түгел!
Ивановкада китап йорты 1952 елның февралендә Үзәк урамдагы бер катлы иске агач йортта ачыла. Аның мәйданы да 32 квадрат метр тирәсе була. Монда Нина Штенникова исемле китапханәче эшли. Нәкъ менә ул шушы йортка китапханә «исе» кертә: китап туплый, мәгълүмат җыя, укырга яратучыларны җәлеп итә. Китапханә эшчәнлеге әнә шулай башланып китә. Аңа 356 укучы йөри, шул исәптән, 123е - балалар. Китапханә фондында ул вакытта бары 2 мең китап була. Бер елдан китапханәче вазифасы Марфа Макаровага йөкләнә. Ул бу эшкә 14 ел гомерен бирә. Марфа апаның Рәхмәт хатлары, грамоталары күп, эшчәнлеге бәяләп бетергесез.
Еллар үтә, хәзерге китапханә элеккесеннән күпкә аерыла. Бүгенге көндә ул замана таләпләренә җавап бирүче китапханәләрнең берсе. Монда тынгысыз Александра Гарипова хезмәт куя. Бүгенге көн китапханәче эшен ул болайрак бәяли:
-Элек китапханәче эше китап-журнал бирү белән генә чикләнсә, хәзер аның карамагында - төрле кичәләр, әдәби очрашулар үткәрү, конкурсларда катнашып, китапханә эшчәнлеген чагылдыру, "акыллы китап" белән эш итә белү һәм иң мөһиме, китап укырга мөкиббән булганнарны җыйнау, кеше белән аралашу.
Бүгенге көндә китапханәдә 12 меңгә якын китап бар. Үзәкләштерелгән китапханә челтәре системасына кертелгәч, китапханә фонды бермә-бер арткан, күпчелек татар әдипләре китаплары белән тулыландырылган.
Юбилей кичәсе китапханәнең үткәне, бүгенгесе белән бәйләнеп, шунда эшләп лаеклы ялга киткән китапханә хезмәткәрләренең якты истәлекләре, хатирәләре белән үрелеп барды. Авыл җирлеге башлыгы Александр Московец әйтүенчә, кешегә рухи азыкны бирүче китап булса, китапханәгә укучыны җәлеп итүче, аның белән аралашучы, күңел матурлыгына тартучы - ул китапханәче.
-Авылда китапханә булу үзе зур байлык. Китап кешене әхлакка, матурлыкка өйрәтүче кыйммәтле рухи байлык. Безнең авылда, әлегә рухи мәдәният учагы сүнмәгән һәм сүнмәячәк. Рус язучысы Максим Горький әйтмешли, үземдәге барлык яхшы сыйфатларым өчен китапка бурычлымын, -диде авыл җирлеге депутаты Илья Мишин.
Кичәдә әнә шундый эчтәлектәге җылы теләкләр, матур сүзләр әйтелде. Кызганыч ки, бирелгән вакыт бик аз булып, күпләр әйтәсе килгән сүзләрен җиткерә алмый калды. Бәйрәм "Ивушка" җыр ансамбле, "Буратино" балалар театр студиясе һәм Мәдәният йорты үзешчәннәре әзерләгән театральләштерелгән тамаша белән матур итеп үрелеп барып, кунаклар күңеленә сары май булып ятты.
Нет комментариев