КИРӘКСЕЗ ӘЙБЕР АЛМАГЫЗ!
? Әйбер ошаса да, үзегездән: “Кирәкме соң?” — дип сорагыз.
? Кибеткә чыкканда, кирәк әйберләрнең исемлеген төзегез. Акчаны җитәрлек итеп салыгыз. Банк картасын алмагыз.
? Кием-салымның төсен, фасонын алдан уйлап чыгу яхшырак.
? Үзегезгә ышанмыйсыз икән, якыннарыгыздан керем-чыгымны контрольдә тотуын сорагыз.
? Ташламага дөрес карашта булырга кирәк. Ул — тауар сатуны арттыру чарасы. Гадәттә, сатылмаган әйбергә ташлама ясала. Ә сыйфатлы нәрсә очсыз була алмый. Сатучы капкынына эләкмәгез.
https://vk.com/irekmaydani
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев