16 июнь 2018 яңалыклары
-
Кирлегәч Сабан туе бик матур үтте (ФОТОЛАР)
Читтән чакырып китерелгән артистларыбыз булмаса да, Диләрәбез һәм Илүзәбез Сабантуй мәйданын гөрләтеп тоттылар. Кайткан кунаклар да ялындырып тормады: рәхәтләнеп җырлады, биеде, төрле уеннардла катнаштылар, дип язып җибәрде Әлфия апа Галимова.
-
Зәй-Каратай авылында узган Сабантуй күренешләре (ФОТОЛАР)
Зәй-Каратайда Сабан туе гөрлә үтте.
-
Яхшы йоклыйм, дисәң...
Кытай медиклары, йокы сыйфаты ашаган ашамлыкка бәйле, ди. Әгәр дә кеше кичке ашка майлы яисә авыр эшкәртелә торган ашамлык ашаса, яки ятар алдыннан гына ашаса, аның ашказаны эшләвен дәвам итә, ә бу, үз чиратында, сәламәт йокыны боза. Табиблар кич белән җиңелчә ризыклар гына ашарга киңәш итә: яшелчә-җимеш, тавык ите, дөге ярмасы. Сөт, бал, солы боткасы яхшы итеп йоклап китәргә булышлык итә.
-
САРАБИККОЛ САБАН ТУЕННАН ФОТОЛАР
Сарабикколда Сабан туенда көрәш белән республикада танылган көрәшчеләр судьялык итте, балалар, халык бушлай туңдырма белән сыйланды. Халык рәхштләнеп биеде.
-
САРАБИККОЛДА САБАНТУЙ ГӨРЛӘДЕ (25 ФОТО)
Сарабиккол авылы Сабан туе авыл халкын, шунда туып хәзер читтә яшәүче авылдашларын, күрше авыл халкын бергә җыйды.
-
СОҢАРЫП ЧЫККАН КОЯШ
(Хикәя)
-
Лениногорск хуҗабикәләре колагына: Тавык итен тәмле пешерик
Тавыкны тазартканда калган йонын өтә башлаганчы тиресен он белән ышкыйлар, шул чагында алар яхшырак күренә һәм эшне җиңеләйтә. Тиресендәге канат төпләрен җиңелрәк алу өчен тавыкны бераз салкында тоталар.
-
Балагызга бал бирегез!
Балалар төнлә бәвелен тотмау — киң таралган очрак. 2 яшьләр тирәсендә сабый көндез чүлмәк сорый башлый, ә 3 яшьләрдә, бәвел бүлеп чыгару вакыты җиткәч, төнлә уяна. Әгәр бала 3 яшьтән соң урын-җирне юешли икән, бу инде зур проблема. Баланың үзен генә түгел, гаиләдәге һәр кешене борчуга сала.
-
Белгечләр 40тан соң тазаруның 9 сәбәбен атый
“Их, ябыгасы иде…” Теләсә кайсы хатын-кыз телендә иң еш яңгырый торган сүз бугай бу. (Кайчак кычкырып әйтмәсә дә, уенда гел бар инде ул аның!) Бигрәк тә хәзер, җәй җиткәндә барыбызның да сылу, зифа күренәсе килә. Әмма кырык яшьтән узгач, артык килограммнардан котылу бик җиңел генә түгел шул… Нигә шулай соң бу? Сәбәбе нидә? Дүртенче дистәне ваклый башлагач, нигә күп хатын-кызлар кинәт кенә калынаеп китә?
-
Шөгердә Сабантуйдан соң ял кичәсе була
Шөгерлеләрне Сабантуй узгач, ял кичәсенә чакыралар. Бу хакта "Шөгер авылы мәдәният учагы" төркеме хәбәр итә.
-
БҮГЕН РАЙОНКҮЛӘМ САБАНТУЙ ( Афишасы)
Танышыгыз:
-
Лениногорскида шәһәр Сабан туе көнне нинди һава торышы булачак?
Гисметео фаразы
-
Иреңнең хыянәт итәме, юкмы икәнен нинди билгеләрдән белеп була?
“Иремнең кесә телефонын беркайчан да тикшергәнем юк иде. Гаиләдә бер-береңә ышанычтан да кадерлерәк нәрсә юк, дип саныйм. Тик беркөнне ирем эштән кайткач, кесә телефонын диванга атып калдырды да үзе аш бүлмәсенә чәй эчәргә китте. Мин телевизор карап утырам. Шулчак телефонга: “Кайчан киләсең?” – дигән смс-хәбәр килеп төште. + Иремә “сәлам хат”ын укуым турында сиздермәдем, әлбәттә. Бәлки, юкка шикләнәмдер, дип уйладым. Көннәрнең берендә тагын бер смс-хәбәргә тап булдым. Анда: “Иртәгә көтәм”, – дип язылган иде. Ә бит ирем моңа кадәр генә иртәгә дуслары белән очрашырга җыенуы турында кисәтте. Сулга йөри башлаган дияр идең, үз-үзен тотышында үзгәреш тә сизелми. Иреңнең хыянәт итәме, юкмы икәнен нинди билгеләрдән белеп була?" Айсинә Д. Чаллы (редакциягә хаттан).
-
Татарстанда өч өлкән кеше белән өч яшьлек бала югалган
Әлеге хәл кичә Лаеш районының Тетеево авылында килеп чыккан.
-
КИРӘКСЕЗ ӘЙБЕР АЛМАГЫЗ!
? Әйбер ошаса да, үзегездән: “Кирәкме соң?” — дип сорагыз.