Хөрмәтле редакция, сезгә хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган полиция офицеры Трункин Александр Дмитриевичның тол калган хатыны хат яза.
Җиде ел элек миңа туган авылым Куакбашка кайтып, шунда яши башларга туры килде. Хәзер дә шунда гомер итәм. Шуңа чиксез рәхмәт сүзләремне Куакбаш авылы җирлеге башлыгы Әхмәтҗанова Рушания Рафиковнага җиткерәм. Минем өчен...
Хөрмәтле редакция, сезгә хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган полиция офицеры Трункин Александр Дмитриевичның тол калган хатыны хат яза.
Җиде ел элек миңа туган авылым Куакбашка кайтып, шунда яши башларга туры килде. Хәзер дә шунда гомер итәм. Шуңа чиксез рәхмәт сүзләремне Куакбаш авылы җирлеге башлыгы Әхмәтҗанова Рушания Рафиковнага җиткерәм. Минем өчен кайгыруыгыз, хөрмәтегез өчен чиксез рәхмәт.
Газет аша авылдашларыма рәхмәтемне белдермәсәсм, дөрес булмас иде. Авылның хөрмәтле кешеләре - Сәлманов Инзир Гомәрович, Җиһаншин Салих Хәсәнович, Закиров Мөкатдәс Шакирович, Мансуров Рафис Хәсәнович, Насыйров Марсель Һадиевич, Мөхәммәтҗанов Фәрит Камилович, Галиев Әзгар Әбүзарович, Хәсәнов Махир Гомәрович, Харисов Илгиз Гатинович, Шәйдуллин Наил Набиуллович, Мансуров Айрат Фоатович, Әхмәдиев Рөстәм Абдуллаевич - алар һәрвакыт ярдәмгә итәргә әзер торалар. Кадерлеләрем минем, чын йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләремне кабул итеп алыгыз. Бик зур рәхмәт сезгә минем абыемны соңгы юлга озатырга һәм җыярга булышканыгыз өчен. Туган-тумачаларыма да зур рәхмәт. Сез миңа бик зур ярдәм күрсәттегез.
Хөрмәтле, кадерле кешеләрем, безнең гаиләгә күрсәткән игътибарыгыз һәм изгелекләрегез өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Сезгә нык исәнлек, бәхет-шатлыклар, гаиләгездә иминлек-тынычлык, эшегездә зур уңышлар телим.
Тирән хөрмәт белән, Галия Гизам кызы Трункина.
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев