11 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Лениногорскилыларны томан һәм бозлавык булуы хакында кисәтәләр
Бу турыда республика буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә. Синоптиклар хәбәрләренә караганда, иртәгә, 12 ноябрьдә аязучан болытлы булачак. Юеш кар явуы көтелә, Аерым районнарда томан, бозлавык булачак. Көндез җил дә көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы 0 - 4 градус, көндез -1+2 градус булачак.
-
Мини - салатлар (6 иң тәмле вариант)
1. ЭДЕЛЬВЕЙС Тәмнәре бер-берсенә туры килә. Cыр, тавык ите, йомырка, помидор, майонез (сметана). 2. НӘФИС Кара җимеш үзенчәлекле тәм кертә Тавык ите, чернослив, йомырка, кыяр, грек чиуләвеге, йогурт. 3. ЛӘЗЗӘТЛЕ Тавык ите, ананас, болгар борычы, алма 4. ҖӘЙГЕ Кышын да җәйге тәм. Кыяр, помидор, баллы борыч, майонез (сметана), яшел тәмләткечләр....
-
Лениногорск рәссамы Мансур Закировның юбилей күргәзмәсе Әлмәттә ачылачак
Ул Әлмәт картиналар галереясында ачыла һәм 14 ноябрьдән 14 декабьгә кадәр эшлиячәк. Мансур Закиров 1937 елда Яңа Шөгер авылында туган. Кечкенәдән рәсем ясарга ярата ул. Егерме ел Себердә яши. Аның күп картиналары Себернең кырыс табигате турында. Күргәзмәдә бик күп пейзаж, андагы тормыш-көнкүрешне чагылдырган картиналарын күрергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә...
-
Питрәч районында юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән
Питрәч районында юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Россия Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Юл һәлакәте Екатериновка авылы тирәсендә М7 «Волга» трассасының 868нче чакрымында булган. Питрәч районында юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына бүген...
-
Баш миенә зарар китерә торган начар 10 ГАДӘТ
Боларны һәркем исендә тотарга тиеш. Аралашу җитмәү. Мичиган штаты университетында узган тикшерүләрдән күренгәнчә, көненә ун минут аралашу гына да акыл сәләтен үстерә. Моның өчен урамга чыгып сөйләшер өчен кеше эзләп йөрү мәҗбүри түгел, туганыгыз яки дустыгыз белән телефоннан аралашу да җитә. Шикәрне күп куллану. Шикәр баш миендә нейрон барлыкка килү...
-
Духи исе озакка барсын өчен нишләргә? (Бик гади ысул)
Сибенгәннән соң духи исе озакка бармый, бу күп хатын-кызларга таныш проблема. Сезгә бик гади юлын өйрәтәбез. Сезгә духи һәм вазелин кирәк булачак. 1.Вазелин алып, гадәттә духи сибә торган урыннарыгызга сөртеп чыгыгыз 2. Шул урыннарга духи сибегез. Вазелин исне озак сакларга сәләтле. http://cpykami.ru/zakrepit-aromat-duhov/?utm_referrer=https%3A%2F%2Fzen.yandex.com
-
ПӘРӘМӘЧ ПЕШЕРӘБЕЗ
Пәрәмәч өчен безгә кирәк булыр: 200 г кибет каймагы; 200 г эретелгән акмай; 200 г су; 1 кап камыр күперткеч; бер чеметем тоз; ике чеметем шикәр комы; он. Хәзерге оннарның җәелеп китә торган гадәте бар, шуңа күрә камырны чак кына катырак та басарга мөмкин Бер пәрәмәчкә 30 г камыр кирәк....
-
Лениногорскида авария, җәяүлене бәрдергәннәр
Юл һәлакәте Нагорная урамында була. 10 ноябрьдә иртәнге 9лар тирәсендә 87 яшьлек лениногорскилы тиешсез урында юл аша чыгарга уйлый. Көтмәгәндә Hundai Solaris машинасы килеп чыгып, аны бәрдерә. Җәяүленең аягы сына, ул ЦРБга мөрәҗәгать итә. Тикшерү барышында машина йөртүченең 10 еллык стажы булуы, 9 штрафының берсе түләнмәгән булуы ачыклана. Шуның өстенә...
-
Якташыбыз Людмила Аланлының яңа китабы басылып чыкты
Якташыбыз Людмила Аланлының "Күңелемә кояш элдем" дигән өр-яңа китабы дөнья күрде. Ул Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан. Анда аның 87 шигыре кергән, шуның 32се җыр тексты. Яшь шагыйрәнең бу китабына ихлас, садә хисләргә бай лирик шигырьләре туплап бирелде, дип язып куелган анда. - Китапны 27 октябрь көнне алып кайттым, бик...
-
Куакбашлыларга рәхмәт белдерәләр
Хөрмәтле редакция, сезгә хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган полиция офицеры Трункин Александр Дмитриевичның тол калган хатыны хат яза. Җиде ел элек миңа туган авылым Куакбашка кайтып, шунда яши башларга туры килде. Хәзер дә шунда гомер итәм. Шуңа чиксез рәхмәт сүзләремне Куакбаш авылы җирлеге башлыгы Әхмәтҗанова Рушания Рафиковнага җиткерәм. Минем өчен...
-
Мәктәптә балаларның туклануы буенча сорауларыгыз булса - шалтыратыгыз
Республика буенча Роспотребнадзор бүлегендә мәктәптә туклану сораулары буенча "Кайнар телефон линиясе" эшли. 7 ноябрьдән 17сенә кадәр шалтыратып, сорауларыгызны бирә аласыз. Лениногорск муниципаль районы буенча шалтырату өчен телефон: 5-14-37, консультация алу вакыты: 8.00 - 17.00.
-
Лениногорск укытучысы: "Мине иң гаҗәпләндергәне: татар кешеләренең балама татар телен укытудан баш тартам дип гариза язуы булды"
-Безнең мәктәптә унлап татар теле һәм әдәбияты укытучысы бар. Һәрберсенә минималь сәгатьләр җыйдылар, кемдер түгәрәк алып барачак, шулай итеп - беребез дә кыскартылмадык. Мондый үзгәрешләр булачак дигән хәбәрне ишеткәч, башка эш эзләү турында да уйлый башлаган идем инде. Хәзер әзрәк тынычландым, мәктәптә 16 ел эш стажым бар бит инде. Ни...
-
2017 елның октябрендә Россиядә иң популяр 10 автомобиль билгеле булды
2017 елның октябрендә Россиядә иң популяр автомобильләр рейтингында беренче урынны KIA Rio автомобиле алып тора. Бу хакта Европа бизнесы ассоциацияснең хисап мәгълүматында билгеләп узылган. Шулай итеп, октябрьдә россиялелләр 8,779 KIA Rio автомобиле сатып алган. Икенче урынны Lada Granta автомобиле били, шундый 8,208 мең машина сатылган. "Өченче урында - Lada Vesta...
-
Сиксән яше тулган лениногорскилыларның пенсияләре артачак
Бүгенге көндә район һәм шәһәр буенча 3 мең 500 пенсионерга 80 яше тулу уңаеннан өстәмә түләнә, дип хәбәр итә пенсия фонды идарәсе. Кешегә 80 яшь тулгач, страховой пенсиясенең фиксированный өлеше икеләтә күләмдә түләнәчәк, дип аңлатты алар. Моның өчен гариза язарга кирәкми, ул автомат рәвештә башкарыла. Сиксән яше тулган пенсионерга фиксированный...
-
Иске Шөгердә яшәүче Газизовлар мәктәпкә китап бүләк иткән
Иске Шөгер авылында гомер кичерүче Ягъфәр һәм Кадрияләр Газизовлар гаиләсе мәктәп китапханәсенә җитмеш китап бүләк иткән. Аларарасында детектив, шулау ук мәктәптәге укыту программасына кергән китаплар бик күп. Башлангыч мәктәп коллективы, укучылар һәм китапханәче Гөлфия Шәйдуллина Газизовлар гаиләсенә олы рәхмәтен җиткерә, дип хәбәр итәләр "Шугурово" төркемендә.