Кызыл балыкны ничек сайларга?
Тиздән Яңа ел бәйрәме җитә. Табында башка сый-нигъмәтләр белән беррәттән, кызыл балык та урын алачак. Кибеттә аны сайлаганда, нәрсәләргә игътибар итәргә соң? Кызыл итле балыклардан аеруча семга, форель, нерка, кета, горбуша затлы санала. Еш кына сыйфатсыз, искергән балыкны буяулар ярдәмендә, алдап саталар. Шуңа да кызыл балык алганда, иң элек аның...
Тиздән Яңа ел бәйрәме җитә. Табында башка сый-нигъмәтләр белән беррәттән, кызыл балык та урын алачак. Кибеттә аны сайлаганда, нәрсәләргә игътибар итәргә соң?
Кызыл итле балыклардан аеруча семга, форель, нерка, кета, горбуша затлы санала. Еш кына сыйфатсыз, искергән балыкны буяулар ярдәмендә, алдап саталар. Шуңа да кызыл балык алганда, иң элек аның төсенә игътибар итәргә кирәк.
Семга балыгының ите - ачык алсу, ә форельнеке исә кызгылт-әфлисун төсендә була. Кета тәме белән семгага охшаган, ләкин аңардан корырак. Нерка балыгының ите - ачык кызыл, ә горбуша исә куе алсу төстә була.
Сыйфатлы кызыл балык итендә буй-буй ак тамырлар күренеп тора. Ә буялган ит бертөсле генә була.
Вакуумлы төргәктәге тозлы кызыл балык сатып алганда, беренче чиратта, шуңа игътибар итегез: аның эчендә һава булмасын. Төргәктәге һава балыкның тиз бозылуына китерә.
Балык өстендә ак лайла булуы аның искергәнлегенә ишарәли.
Балык филесы тыгыз, бармак белән басканга, кире үз хәленә кайтырга тиеш.
Чыгару датасы төргәкнең үзендә булганын сайлагыз. Кәгазь этикеткалылардан сак булыгыз, аларны кибеттә берничә тапкыр алыштырып куюлары ихтимал.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев