25 декабрь 2017 яңалыклары
-
Кызыл балыкны ничек сайларга?
Тиздән Яңа ел бәйрәме җитә. Табында башка сый-нигъмәтләр белән беррәттән, кызыл балык та урын алачак. Кибеттә аны сайлаганда, нәрсәләргә игътибар итәргә соң? Кызыл итле балыклардан аеруча семга, форель, нерка, кета, горбуша затлы санала. Еш кына сыйфатсыз, искергән балыкны буяулар ярдәмендә, алдап саталар. Шуңа да кызыл балык алганда, иң элек аның...
-
42 яшендә егерменче баласын тапкан
Шушы көннәрдә Израильдә яшәүче 42 яшьлек хатын-кыз егерменче баласын тапкан. Берничә сәгать барган тулгаклардан соң, сау-сәламәт малай дөньяга килгән. Хатын бала табар вакыты җиткән саен гел бер үк клиникага мөрәҗәгать итә икән. Күп сөйләшми торган бу тыйнак ханымның сәламәтлеге сокланырлык, ул үзен яхшы хис итә. Аның берничә өлкән баласының үз...
-
Кирлегәч балаларына Яңа ел шатлыгы килде (ФОТОЛАР)
Кирлегәч авылында балалар өчен Чыршы бәйрәме үтте. Китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән бәйрәм бик кызык булды. Балалар шатланды, күңелләре булды, дип хәбәр итә Минзилә Вәлирахманова. Автор фотолары
-
Лениногорскида 11нче ТОСС Чыршы бәйрәме үткәрде (фотолар)
Бүген Шашин урамы 53 йорт ишегалдында микрорайон балалары өчен Чыршы бәйрәме узды. Аны 11нче ТОСС "ЖилСервис" оешмасы белән берлектә әзерләде. Чараны үткәрергә 19нче балалар бакчасы коллективы булышты. Бәйрәмгә килүчеләрне чалкын куркытмады. Балалар Кыш Бабайны коткаруда бик теләп катнашты :төрле биремнәр үтәде, биеде, чыршы тирәли әйләнде. Ахырдан Кыш Бабай татлы күчтәнәчләр...
-
Күрше шәһәрдә бер подъездда мәет табылган
Әлмәтнең бер подъездында 21 яшьлек егетнең мәете табылган. Баксаң, аны танышы үтергән һәм фатирыннан баскыч мәйданчыгына чыгарып куйган. Бу хәл 22 декабрьдә була. Кичке алтынчы 15 минутларда Пушкин урамындагы 46 нчы йорт подъездында пычак җәрәхәтләреннән үлгән егетнең мәете табыла. Тикшерүчеләр җинаятьнең шушы йортның бер фатирында кылынганлыгын ачыклыйлар. 41 яшьлек Сергей...
-
новости
-
Зәй-Каратайлыларны тылсымчы белән бергә яңа ел киче көтә
30 ДЕКАБРЬ 18.00 сәгатьтә Зәй-Каратай мәдәният йортында "ТЫЛСЫМЧЫ ҺӘМ ЯҢА ЕЛ КИЧЕ..." исемле театральләштерелгән тамаша, бәйрәм концерты булачак. Программада: Кыш бабай һәм Кар кызы котлавы,төрле уеннар, җыр-бию, конкурслар. Яңа ел кичәсенә чикле күләмдә генә булган "Бәйрәм лотереялары" алдан сатыла, ди оештыручылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләреннән сатып алырга мөмкин. Бәясе 50 сум.
-
Лениногорскида янгын: ике игезәк баланы коткарганнар
Лениногорскида Шашин урамы, 25 нче йортның бер фатирында шимбә көнне янгын чыккан. Күршеләре әйтүенчә, фатирны 5 кешелек гаилә снимать итеп торган. Янгын чыккан вакытта өйдә 2009 елгы игезәк балалар гына булган. Аш бүлмәсе тулысынча яна. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, игезәк балаларны билгесез зат коткарган була инде. Алар үзәк хастаханәгә озатыла,...
-
Лениногорскилыларны елның соңгы атнасында ниләр көтә (йолдызнамә)
КУЧКАР (21.03-20.04)ларга шәхси тоемлауга таянып эш итәргә киңәш итә йолдызлар. Атна башында финанс мәшәкатьләре белән бәйле проблемаларны хәл итү ягын карагыз. Хезмәттәшләр белән мөнәсәбәтләрне җайларга артистлык сәләтегез, эшкә иҗади карый белүегез ярдәм итәр. Ял итәргә, ачык һавада булырга тырышыгыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларның бу атнада бер минут та вакытлары булмас. Тәгәрмәчтәге тиен...
-
2017 елда татар эстрадасында истә калган иң сәер киемнәр хит-парады
Артистлар тамашачыны үзенчәлекле киемнәр белән шаккаттырмакчы. Кием күп "чәйнәлсә", димәк, җырчы морадына ирешкән санала, күрәсең. 2017 ел татар эстрадасы сәхнәсендәге иң сәер киемнәрне барлыйбыз. Элвин Грейның алсу пижамасы Радик Юльякшин (Элвин Грей): "Мәктәптә укыганда, мин ак күлмәк һәм галстуктан гына йөри идем. Ләкин берничә ел элек, ягъни Элвин Грей образы...
-
Шәйдуллиннар гаиләсе "алтын туйлары"н билгеләп үтте
21 декабрьдә Нигъмәтулла Әгълиулла улы һәм Сәвия Шаәхмәт кызы Шәйдуллиннар гаиләсенең тормыш башлап яшәүләренә 50 ел тулуны - "Алтын туйларын" бигәләп үттеләр. Инде күптән билгеле булган гореф-гадәт буенча аларның исеме Лениногорск районының гаилә тормышы юбилярлары почет кенәгәсенә кертелде. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Миннигаләмова исеменнән юбилей таныклыгы тапшырылды. Бүгенге көндә алар...
-
Кама Тамагында гипс руднигы шартлавында ике кеше һәлак булган
Гадәттән тыш хәл бүген иртәнге биштә килеп чыккан.Кама Тамагында гипс руднигы шартлавында ике кеше һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген 3.45 сәгатьтә эшчеләр "Крот" тибындагы машинада шартлаткыч кую белән шөгыльләнгән. 5.05 тирәсендә машина өскә таба чыгарга юл...