Лениногорск бакчачыларына: Октябрьдә бакча эшләре
октябрь - календарь буенча көз уртасы, ләкин безнең якларда бу ай "алтын көз"не тәмамлап куя дисәк тә була. Бу чорда кышкы салкыннарга әзерлек инде башлана. Бакчачыларга һава торышы артыннан күзәтеп торырга гына кала: көндез октябрь ае кояш нурлары белән сөендерсә, төнлә беренче кыраулары, хәтта туңдырулары белән сискәндерә. Бакчалар бушап бара,...
октябрь - календарь буенча көз уртасы, ләкин безнең якларда бу ай "алтын көз"не тәмамлап куя дисәк тә була. Бу чорда кышкы салкыннарга әзерлек инде башлана. Бакчачыларга һава торышы артыннан күзәтеп торырга гына кала: көндез октябрь ае кояш нурлары белән сөендерсә, төнлә беренче кыраулары, хәтта туңдырулары белән сискәндерә. Бакчалар бушап бара, инде бәрәңге, чөгендер, кишер һәм тормалар алынган җирне күпләребез сөрдереп, язгылыкка әзерләп тә куярга өлгергәндер.
Гомум эшләр.
Утырту эшләренә көннәр салкынайта төшкәч тотыналар. Утырту өчен чокырларны 2-3 атна кала әзерлиләр, бу туфрак басыла төшсен өчен эшләнә. Карлыганны, гадәттә, рәт-рәт итеп утырталар. Моның өчен туфракны башта калдыклардан тазарталар һәм утыртасы җиргә минераль һәм органик ашлама кертәләр. Мәсәлән, 1 кв.м. туфракка 4 кг. суперфосфат яки торф, яки тирес черемәсе һәм 50- 60 г. суперфосфат, 15-20 г. калийлы ашлама яки көл, әче туфраклы урыннарга 300-500 г. известь кертелә. Әгәр туфрак авыр икән, аны йомшарту өчен елга комы кертегез. Кертелгән ашлама тигезләп таратыла и туфрак чокыла. Утыртыр өчен тик яхшы үсеш алган, сәламәт булган, чиста сортка ия булган берьеллык яки икееллык, тамыр системасы ныклы үсентеләр алына. Кара карлыганны рәт-рәт итеп, араларын 1-1,25 м., кызыл карлыганны 1-1,5 метр аралык калдырып утырталар. Әгәр ике рәт итеп утыртырга телисез икән, аралыкны 2 м. калдырыгыз. Әзерләнгән чокырга үсентене 45 градуска авыштырып, тамырларын 6-8 см. чамасы тирәнлектә калдырып утыртыгыз. Болай иткәндә, тамырлар яхшы үсеш алачак, ә куак үзе киңәеп үсеп, киләчәктә мул уңыш бирәчәк. Үсентене туры утыртканда тик штамблы, озак куандырмый торган куак кына үсәчәк. Үсентенең тамырларын тигезләп яткырабыз да, әкренләп туфрак сибәбез, аны тыгызлый барырга кирәк. Вакыт-вакыт үсентене селкеткәләп алыгыз, бу туфрак тамыр араларына тигез ятсын өчен кирәк. Тамырлар күмелгәч, чокыр әле тулмас борын, үсентегә мул итеп су сибегез (куакка яртышар чиләк чамасы). Аннан чокырны коры туфрак белән күмеп куегыз, юкса, дымның очып бетүе мөмкин. Әгәр коры һава торышы тора икән, суны даими суны сибеп торыгыз. Утыртканнан соң үсентенең очларын кисегез. Кышкы салкыннарны ул җиңелрәк кичерсен дисәгез, төпләрен черемә яки агач чүбе белән мүлчәләгез. Крыжовникны, карлыганнан аермалы буларак, тик көз көне генә утырталар. Вакыт узу белән куак нык тарала, шуңа үсентеләр арасын 1,5 м.дан да аз калдыру киңәш ителми. игътибар: крыжовник үсенте- ләре, карлыганныкына караганда начаррак алына, шуңа күрә даими дымландыру турында онытмагыз.
http://omet-rb.ru/images/archive17/040-06-10-17-50617.pdf
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев