14 октябрь 2017 яңалыклары
-
Үлгән кешенең әйберләрен нишләтәләр?
Әлеге сорауга Казанның Әмәт бистәсе мәчете имамы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә: "Үлгән кешенең киемнәре, шул ук исән кеше киемнәре шикелле, ягъни кием хөкемендә йөри. Әгәр дә алар искергән, тузган икән, яндырасыз яки ташлыйсыз. Ә инде кияргә яраклы булса, балалары, туганнары кия ала яисә мохтаҗларга биреп була. Әгәр дә үлгән...
-
Кайчак ташлар яхшырак дәвалый
Литотерапия Төрле ташларның кешегә, аның язмышына, сәламәтлегенә, хәтта холкына уңай йогынтысы турында күптән билгеле инде. Кайчак ташлар белән дәвалау үләннәр белән дәвалауга яки медицина ярдәме күрсәтүгә караганда үтемлерәк тә була әле. Бүген ташларның гаҗәп бай төрләре билгеле. Ләкин аларның һәркайсының үз билгеләнеше бар. Авантюрин: Төсе: кызгыл-көрән, алсу яки яшел (фуксит)...
-
Баерга теләүчеләр өчен 3 төп киңәш [белгечләр фикере]
Илдә яшәүче гаиләләр арасында матди хәлен уртача дип бәяләүчеләр саны арткан. Әйтүләренә караганда, акчалары артык та түгел, ким дә. Ә алтын урталыкка ни җитә?! Һәр өч кешенең икесе шул фикердә. Мулрак яши башладыкмы, әллә тиеннәрне санарга өйрәндекме? Банк вәкилләренең моңа үз җавабы. Алар чыгымнарга игътибар итәргә кушкан. //Ватаным Татарстан// Бөтенроссия...
-
Лениногорск бакчачыларына: Октябрьдә бакча эшләре
октябрь - календарь буенча көз уртасы, ләкин безнең якларда бу ай "алтын көз"не тәмамлап куя дисәк тә була. Бу чорда кышкы салкыннарга әзерлек инде башлана. Бакчачыларга һава торышы артыннан күзәтеп торырга гына кала: көндез октябрь ае кояш нурлары белән сөендерсә, төнлә беренче кыраулары, хәтта туңдырулары белән сискәндерә. Бакчалар бушап бара,...
-
Белем алу гомерне озынайта - Британия галимнәре
Белгечләр, 600 меңнән артык кешенең генетик мәгълүматларын анализлап, әлеге нәтиҗәгә килгән. Эдинбург университеты галимнәре белдерүенчә, белем алу һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару гомерне озынайта. «Мир» телерадиокомпаниясе хәбәр иткәнчә, белгечләр 600 меңнән артык кешенең генетик мәгълүматларын анализлаган. Аларның ата-аналарының гомер озынлыгы бәяләнгән, яшәү рәвеше белән бәйле факторлар исәпкә алынган. Тикшерелгән...
-
Лениногорскилылар, сез песиләр яратасызмы? Йомшаккайлар турында кызыклы фактлар
Мәченең борыны өстендәге бизәк, кешенең бармак эзе кебек үк, кабатланмас. Песиләр беркайчан да бер-берсенә мияуламыйлар, бу авазны алар кешеләр өчен генә чыгара. Мәче үз гомерендә 100дән артык бала тудырырга мөмкин. Бер пар мәче һәм аларның балалары, оныклары 7 ел эчендә 420 000 мәче китерә ала. Мәче 100дән артык аваз чыгара...
-
ТӨРЕКЧӘ ПЕШКӘН БИК ТӘМЛЕ БӘРӘҢГЕ
"Саба таңнары" газетасыннан төрекчә пешерелгән бәрәңге рецептын тәкъдим итәбез. Телне йотарлык тәмле бәрәңге, әйтерсең, күмердә пешкән. * бәрәңге - 1 кг; * тимьян, (орегано) - 1 чәй кашыгы; * сумак (яки барбарис) - 1 чәй кашыгы; * пулбибер (төрек борычы) - 1 чәй кашыгы; * сарымсак - 4-5 тырнак; *...
-
Лениногоскилылар, смартфон аша балагызның уңышларын күрә аласыз
Республика дәүләт хезмәтләре порталының мобиль кушымтасында -«Услуги РТ» «Школа, оценки» сервисы эшли. Ул әти-әниләр өчен махсус эшләнгән. Аның ярдәмендә баланың өлгереше белән танышып торып була, дип хәбәр ителә муниципалитет сайтында. фото чыганак: https://go.mail.ru/search_images?
-
6 ай машинада яшәгән иргә фатирын кайтарачаклар
Ата белән кыз арасында ярты ел диярлек фатир өчен сугыш бара икән. Фатир сатып алганда документлар белән аның кызы шөгыльләнгән. 57 яшьлек ир күпмедер вакыт узгач кына фатирның оныгы исемендә икәнен белгән һәм гауга куптарган. Кызы әтисенең канәгатьсезлеге белән ризалашмыйча, аны йорттан куып чыгарган. Шул мизгелдән башлап туганлык хисе эзсез...
-
В аэропорту «Казань» приземлился самолет с делегацией XIX Всемирного фестиваля молодежи и студентов
Сегодня в 9.40 по Москве в Международном аэропорту «Казань» приземлился самолет с делегацией XIX Всемирного фестиваля молодежи и студентов, основная площадка которого будет работать в Сочи с 14 по 22 октября и соберет около 20 тысяч представителей самой активной молодежи мира. На три дня, с 14 по 17 октября, Татарстан...
-
Туклыклы салат
тавыкның түш ите 50 г әстерхан чикләвеге 150 г консервланган кукуруз 3 ананас (колечки консервированные) 50 г сыр майонез Әстерхан чикләвен кыздырып алырга һәм вакларга. Тавык итен пешерегә һәм шакмаклап турарга. Ананасны шакмаклап турарга, сырны угычтан уарга. Бөтенесен бергә кушарга һәм майонез белән болгатырга. https://vk.com/tatarshlari фото: чыганагы шул ук
-
Транспорт чараларын тикшерүне видеога төшерәчәкләр
Агымдагы елның ахырында транспорт өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Ространснадзор) диагностик карта бирә торган техник тикшерү үзәкләрен тикшерү вәкаләтләре барлыкка киләчәк. Әлеге картадан башка ОСАГО полисын сатып алып булмый. Бу хакта "Российская газета"га Ространснадзорда хәбәр иткәннәр. Транспорт чараларын мәҗбүри техник тикшерү турындагы канунга төзәтмәләрне Икътисади үсеш министрлыгы эшләгән. Бу хакта...
-
Магнит бураннары көнендә ял бирергә тәкъдим итәләр
Дәүләт Думасында метеобәйле кешеләр өчен магнит бураннары көнендә ял алырга рөхсәт итәргә мөмкиннәр. "Фобос" һава торышы үзәге мәгълүматлары буенча, 13 октябрьдә Җирне көчле магнит бураны каплаячак һәм 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. "Бүген без метеобәйле кешеләргә "отгул" бирү тәкъдиме белән чыктык", - дип белдергән...
-
Ялларда безненинди һава торышы көтә
чыганак: https://vk.com/gorod_leninogorsk