Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск хуҗабикәләренә аш серкәсенең файдасы турында

Ит турау өчен тәгаен­ләнгән агач такталарны зарарсызландыруның бернинди кыенлыгы да юк. Моның өчен аларны су кушылмаган аш серкәсе белән сөртеп алырга кирәк. Аш серкәсе сальмонелла һәм стафилоккок кебек зарарлы микробларны үтерә. Әлеге максатларда агач­тан эшләнгән турау такталарына бераз чәй содасы сибәргә, ә аннары аш серкәсе бөркергә мөмкин. Аш серкәсе тәэсирендә...

Ит турау өчен тәгаен­ләнгән агач такталарны зарарсызландыруның бернинди кыенлыгы да юк. Моның өчен аларны су кушылмаган аш серкәсе белән сөртеп алырга кирәк. Аш серкәсе сальмонелла һәм стафилоккок кебек зарарлы микробларны үтерә.

Әлеге максатларда агач­тан эшләнгән турау такталарына бераз чәй содасы сибәргә, ә аннары аш серкәсе бөркергә мөмкин. Аш серкәсе тәэсирендә чәй содасы чыжылдап күбек­ләнер. 5-10 минуттан такталарны салкын суда чылатылган чүпрәк белән сөртеп алыгыз.

Аш серкәсенең майга каршы көрәштә кулланылуы һәр пешекчегә мәгълүм. Ул хәтта калын май катламы белән капланган өслекләрне, мәсәлән, казаннарны да яхшы чистарта.

Ризык кыздырганнан соң май чәчрәгән урыннарны аш серкәсе тамызылган чүпрәк белән юыгыз да йомшак чүпрәк белән корытып алыгыз.

Савыт-саба юу сыекчасына 3-4 аш кашыгы серкә кушып болгатыгыз. Ул сыекчаның чистарту үзлеген яхшырта, нәтиҗәдә сыекча да азрак исраф ителә.

http://kiziltan.ru/

Тутыкмый торган корычтан ясалган савыт-сабага ябышкан ризыктан һәм майдан арыну өчен кәстрүлгә табалар күме­лерлек итеп су салыгыз һәм, 200 миллилитр аш серкәсе өстәп, 5 минут кайнатып алыгыз.

фото:https://yandex.ru/images/search?p=7&text=%D1%81%D1%82%D0%BE%D0%BB%D0%BE%D0%B2%D1%8B%D0%B9%20%D1%83%D0%BA%D1%81%D1%83%D1%81%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&noreask=1&img_url=http%3A%2F%2F2017.swlife-horeca.ru%2Fimage%2Fcache%2Fimport_files%2F47%2F4705b941-781a-11dc-86dd-00304885ba0d_45168-800x800.png&pos=296&rpt=simage&lr=11126

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев