Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск хуҗабикәләре колагына: Тавык итен тәмле пешерик

Тавыкны тазартканда калган йонын өтә башлаганчы тиресен он белән ышкыйлар, шул чагында алар яхшырак күренә һәм эшне җиңеләйтә. Тиресендәге канат төп­ләрен җиңелрәк алу өчен тавыкны бераз салкында тоталар.

Сатып алганда тавыкның картын-яшен аеру өчен түшенә ике бармак белән басып карыйлар. Карт тавыкның күкрәк сөяге — авыр, яшьнеке җиңел кысыла.
Тавык белән әтәч түшкәсе бер-берсеннән аерыла: әтәчнең тиресе юка, зәңгәрсу, аякларында типкесе бар, тавыкның тиресе калынрак, аграк һәм ите симезрәк була.
Симез тавыкны кайнар су белән юмыйлар, аның тәме бетә.
Туңдырган тавыкны суга салмыйча гына бүлмә температурасында эретәләр.
Пешерер алдыннан бераз сөттә яисә каймакта тотсаң, карт тавык ите тәмлерәк була.
Кыздырыр алдыннан кош итен башта тоз белән ышкыйлар, аннары бөтен җиренә тигез итеп сары май сөртәләр. Киресенчә эшләгәндә кош ите тигез кызармый һәм матур булмый.
Кыздырганда әтәчнең өстенә каймак сөртсәң, ите йомшаграк була.
Пешкән тавыкны шулпасыннан алып, өстенә бераз тоз сипкәч, кәстрүлгә салып каплап куйсаң, ул телеңне йотарлык тәмле була.
Чебешне каймакта кыздырсаң яисә томалап пешерсәң, ул тәмлерәк була.
Пешкән тавык белән дөге боткасы яисә бөтен килеш пешерелгән бәрәңге бирәләр.
Каз яисә үрдәк янына томалап пешергән кәбестә, пешкән яисә чылатылган алма куялар.

http://kiziltan.ru/poleznoe/12116-tavyk-iten-tmle-pesherik.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев