Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск укытучысы: "Мине иң гаҗәпләндергәне: татар кешеләренең балама татар телен укытудан баш тартам дип гариза язуы булды"

-Безнең мәктәптә унлап татар теле һәм әдәбияты укытучысы бар. Һәрберсенә минималь сәгатьләр җыйдылар, кемдер түгәрәк алып барачак, шулай итеп - беребез дә кыскартылмадык. Мондый үзгәрешләр булачак дигән хәбәрне ишеткәч, башка эш эзләү турында да уйлый башлаган идем инде. Хәзер әзрәк тынычландым, мәктәптә 16 ел эш стажым бар бит инде. Ни...

-Безнең мәктәптә унлап татар теле һәм әдәбияты укытучысы бар. Һәрберсенә минималь сәгатьләр җыйдылар, кемдер түгәрәк алып барачак, шулай итеп - беребез дә кыскартылмадык. Мондый үзгәрешләр булачак дигән хәбәрне ишеткәч, башка эш эзләү турында да уйлый башлаган идем инде. Хәзер әзрәк тынычландым, мәктәптә 16 ел эш стажым бар бит инде. Ни дисәң дә, аз вакыт түгел, эшемне тиешенчә башкарам, балаларны яратам. Уку елы башында атнага 27 сәгать укыта идем, хәзер 18 калды. Эш хакына тәэсир итәр инде, тик дөресме-юкмы ел азагына кадәр безнең элекке эш хакыбыз саклана дип сөйлиләр. Шулай икән, бик яхшы булыр, - дип сөйләде шәһәрдәге бер мәктәпнең татар теле укытучысы. -Мине иң гаҗәпләндергәне: татар кешеләренең балама татар телен укытудан баш тартам дип гариза язуы булды. Рус, яисә башка милләтләрне аңлыйм инде мин, ул аларның туган теле түгел. Күңелемдә шул авыр төен булып утырып калды, - ди ул.
Икенче бер милли җанлы ханым бу хәлләрне ишетеп елап беттем, дип сөйләде.
-Мәктәптә укучы балалары булган барлык туганнарыма татар телен укытуга каршы, дип гариза яза күрмәгез, намусыгыз алдында ничек җавап бирерсез, дип шалтыратып чыктым, - ди.
Алсу Миңнебаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев