Лениногорск йортлары ишегалларында яңа мәйданчыклар (фотолар)
Хәзер шәһәребезнең Гагарин урамы, 16нчы йорт ишегалдында башка йортлар көнләшерлек кече архитектура формалары - балаларга карусельләр, "таучык"лар, комда уйнау өчен урыннар барлыкка килде. Бу - баш предприятиесе "Лениногорскнефть" идарәсе булган 4нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсенең балаларга бүләге. Шәһәр йорт ишегалларында куелган уен мәйданчыклары мөһим урын булып тора. Бала өйдән чыккач, читкә...
Хәзер шәһәребезнең Гагарин урамы, 16нчы йорт ишегалдында башка йортлар көнләшерлек кече архитектура формалары - балаларга карусельләр, "таучык"лар, комда уйнау өчен урыннар барлыкка килде. Бу - баш предприятиесе "Лениногорскнефть" идарәсе булган 4нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсенең балаларга бүләге.
Шәһәр йорт ишегалларында куелган уен мәйданчыклары мөһим урын булып тора. Бала өйдән чыккач, читкә китмичә шунда уйный ала. Ә яңа типтагы уен мәйданчыклары булса бигрәк тә яхшы, алар аны кызыктыра, үзенә тарта. Әнә Гагарин урамы, 16нчы йорт ишегалдында балалар да яратып, теләп, чыр-чу килеп уйный бит. 4нче ТОС үз карамагындагы йорт ишегалларын төзекләндергән. Бу йорттан тыш, тагын Ленинградская урамы, 35нче, Шашин урамы, 1нче йорт территориясендә дә яңа уен мәйданчыклары куйганнар. Барлыгы 15 данә кече архитектура формалары "Идал" җәмгыятенә тапшырылган. Мәйданчыкларны төзекләндерү шактый чыгымнар таләп итә, ә бу яктан 4нче ТОСка бәхет елмайган: баш предприятиесе - "Лениногорскнефть" идарәсе финанслау ягыннан булышкан. Гомумән, нефть һәм газ чыгару идарәсе һәрвакыт ТОС эшчәнлегендә ярдәмен күрсәтә. ТОСның вәкилләре, микрорайонда яшәүчеләр идарә җитәкчесе - Рафаил Нурмөхәммәтовка, "Татнефть" Компаниясе генераль директоры Наил Магановка таяныч һәм терәк булулары өчен рәхмәт әйтәбез, диләр.
Розалия Мостафина
Сергей Трусов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев