Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида “Пируэт” турында клип төшерделәр

Лениногорскиның "Пируэт" үрнәк бию ансамбле "Созвездие-Йолдызлык республика фестиваленең иң зур бүләге-Гран-прига лаек булган иде. Шушы көннәрдә алар турында видеоклип төшереп киттеләр. Ансамбль турында клип төшерелгән вакытта Мәскәү һәм Казан шәһәрләреннән килгән танылган хореограф, артист, продюсерлар Мәдәният сараенда сәләтле балалар, аларның җитәкчеләре өчен мастер-класслар күрсәтте. Мәсәлән, тамашачылар залында җырчы, актриса, продюсер,...

Лениногорскиның "Пируэт" үрнәк бию ансамбле "Созвездие-Йолдызлык республика фестиваленең иң зур бүләге-Гран-прига лаек булган иде. Шушы көннәрдә алар турында видеоклип төшереп киттеләр.

Ансамбль турында клип төшерелгән вакытта Мәскәү һәм Казан шәһәрләреннән килгән танылган хореограф, артист, продюсерлар Мәдәният сараенда сәләтле балалар, аларның җитәкчеләре өчен мастер-класслар күрсәтте. Мәсәлән, тамашачылар залында җырчы, актриса, продюсер, Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү губерна театры труппасы мөдире Алина Ивах безнең җырчы кызларга сәхнәдә үзләрен ничек дөрес тотарга, шигырь сөйләгәндә нинди үзенчәлекләргә игътибар итәргә кирәклеген аңлатты.

"Созвездие-Йолдызлык" фестиваленың генераль продюсеры Дмитрий Туманов:

-Әлеге фестиваль республикабызда иң танылган чара, талантлы балаларны үстерүнең иң яхшы ысулы. Ел саен аның кысаларында талантлы балалар таныла, аларга яңа үрләр яуларга мөмкинлекләр ачыла. Шәһәрләрдә мастер-класслар үткәрү дә - әлеге проектның бер өлеше булып тора. Сездә уңышлы эшләп килүче "Пируэт" бию төркеменең дә иҗатын яктыртып, аның видеклибын шәһәргә бүләк итәчәкбез. Бу бик матур һәм истәлекле бүләк булачак, - диде ул.

Әлеге видеоклип ТНВ каналында күрсәтеләчәк. "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең сайтыннан да табып карарга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев